16+

“Апрель”нең үз йорты булды

Казанда инвалид балалар һәм үсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең яңа бинасы  ачылды.

“Апрель”нең үз йорты булды

Казанда инвалид балалар һәм үсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең яңа бинасы  ачылды.

Айнур Фәтхуллин Алсуның икенче улы. Өч яшендә генә булса да, ике операция кичерергә өлгергән нарасый. Тугач та сабыйда йөрәк авыруын ачыклаганнар, икенче операциядә бүсерен алганнар. “Айнурның теле начар ачыла, үсеш ягыннан да яшьтәшләреннән калыша кебек, наркозлар нәтиҗәседер, күрәсең,”, – ди Алсу. Алар өчен “Апрель” тернәкләндерү үзәге бер өмет. Әле бер генә ай баласын бирегә китерсә дә, нәтиҗәсен күрә башлаган әңгәмәдәшем. Айнур аз булса да сүзләр әйтә, уйный, кәефе яхшырган. 
Айнур кебек “Апрель” үзәгенә мохтаҗ балалар шактый. Аларның  бүген күбесе  физик яктан мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен “Апрель” тернәкләндерү үзәгенең яңа бинасы ачылышына җыелганнар иде. 

Бу үзәкнең 1990 елларда Мәскәү районындагы өч бүлмәле фатирда эшли башлаган чакларын яхшы хәтерли Татарстан Дәүләт советы рәисе урынбасары,“Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова. 
- Үзәкнең эшли башлавы физик яктан мөмкинлекләре чикле балалары булган әти-әниләр өчен урамга чыгарга бер сәбәп, аралашу урыны иде. “Апрель” үсте. Зуррак бинаны арендалый башлады. Ләкин ул йорт аларныкы түгел иде. Шөкер, хәзер сәламәтлек саклау министрлыгы элеккеге 21нче сырхауханә бинасын “Апрель” үзәгенә тапшыргач, аларның үз йортлары булды. Анда балаларга уңайлы булачак, барыгызга да бәхет телим”, – диде Татьяна Ларионова. 

“Апрель” үзәге турында Татарстанда гына түгел, чит төбәкләрдә дә яхшы беләләр. Биредә беренчеләрдән булып иң катлаулы авыруларны кабул итә башлаганнар. Нинди диагноз белән килүләреннән бигрәк, хезмәткәрләр өчен иң мөһиме – бала үзе. Үзәкнең директоры Наталья Трифонова, бүген актуаль булган фикерне моннан күп еллар элек әйткән булган: авыру сабыйны мөмкин кадәр иртәрәк дәвалый башларга кирәк. Тернәкләндерү үзәкләренә баланы кечкенәдән алып килсәң, аның сәламәтлеген яхшырырга була. Татарстанның хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да, “Апрель” үзәгенең өстенлекләрен искәртеп узды. “Үзәктә эшләүче 50 кеше могҗиза тудыра”, – диде ул чыгышында. “ Бу могҗиза хакында бөтен Россиядә беләләр. Тәҗрибәле белгечләр ничә баланы аякка бастырды, күпме гаиләгә ярдәм итә алды. “Апрель”гә яңа бина кирәк иде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән моны тормышка ашыра алдык. Әлбәттә, йортны диварлары түгел, кешеләре бизи. Биредәге хезмәткәрләр олы эшләр башкара, монда тернәкләнү узган балалар савыгып кына калмый,  тормышта үз урыннарын таба, – ди Эльмира Зарипова. 

Тамара Ченскаяның улына целебраль паралич диагнозы куйганнар. Үзәккә баласын 3 яшьтән үк йөрткән. “Ул чакта бина Восстание урамында урнашкан иде. Берсендә бинаны ябарга теләделәр, бер төркем әниләр бердәм булып пикетка чыктык, “Апрель”гә күп бала мохтаҗ. Уңайлыклары булмаса да, тәҗрибәле белгечләр эзләп бирегә килә идек. Безнең үтенечне җитәкчелек ишетте, ниһаять, матур, якты, зур бина ачылды. Улыма инде 18 яшь, хәзер монда сирәк килсәк тә, башкалар өчен сөенәм,– диде үзәк ачылышына килгән Тамара ханым. 

Игезәк кызлар Эльвира белән Эльвинаның әниләре Алсу Гыйзәтуллина да “Апрель” үзәгенең яңа бинасы ачылуына шат. Аның балалары сигез айлык булып туганнар, карында һава җитмәү нәтиҗәсендә, балаларның сәламәтлекләренә зыян килгән. Бу 15 яшьлек ике чибәр кыз бер-берсенә нык ошаганнар, аерып та булмый. “Апрель”дә алар кул эшләрен яратып башкара икән, төркемдә шөгыльләнәләр, физик күнегүләр эшлиләр. Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев әйтүенчә, тернәкләндерү үзәге заманча технологияләр белән җиһазландырылган. Биредә балаларны тернәкләндерү өчен бар уңайлыклар да тудырылган. 

“Апрель” үзәге ачылышыннан соң, чакырылган кунаклар киңәйтелгән утырышта “Бергә булдырабыз” республика проектының үтәлеше хакында фикер алыштылар. Әлеге проект Татарстанның хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан Дәүләт Советы депутатлары ярдәме белән 2017 елдан бирле тормышка ашырыла. Былтыр проект социаль приютларга юнәлтелгән булган. 
Приютларга гадәттә авыр хәлдәге мохтаҗ гаиләләрдән балалар килә, моны күздә тотып проект балаларга уңайлыклар тудыруны, аларны нинди дә булса һөнәргә өйрәтүне, сәламәт яшәргә өндәүне максат итеп куйган. Быел исә “Бергә булдырабыз” проекты физик яктан мөмкинлекләре чикле балаларны тернәкләндерү үзәкләре белән эшли. Төп бурыч – инвалид балаларны тормышка яраклаштыру. Республика проектын “Мәрхәмәт” хатын- кызлар берләшмәсе, бала хокукларын яклау буенча вәкәләтле вәкиллек дә хуплаган.   

Ел саен “Апрель” физик яктан мөмкинлекләре чикле балаларны һәм үсмерләрне  тернәкләндерү үзәгендә 500 бала дәвалана. Үзәк 50 кешегә исәпләнгән. Монда 3тән 18 яшькәчә балалар дәвалана ала. “Апрель”гә Казаннан гына түгел, Татарстанның күп кенә башка районнарыннан да киләләр.  
 

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading