16+

Арахис белән абрикос кайнатмасы әзерләү ЫСУЛЫ

1,5 кг абрикос 5 стакан шикәр комы 2/3 стакан арахис 6 аш кашыгы лимон согы

Арахис белән абрикос кайнатмасы әзерләү ЫСУЛЫ

1,5 кг абрикос 5 стакан шикәр комы 2/3 стакан арахис 6 аш кашыгы лимон согы

Арахис өстенә кайнар су агызып, өстен каплап, 15-20 минут тотабыз. Аннары суын сыгып, кабыгын салдырабыз. Абрикосны юып, төшләрен алабыз. Эмаль савытка тутырып, өстенә арахис, лимон согы һәм шикәр салабыз да 2,5 сәгать тотабыз. Абрикосның согы чыккач, утка куябыз. Кайнап чыкканнан соң, ярты сәгать утта тотабыз, ара-тирә агач кашык белән болгатабыз, күбеген алып торабыз. Әзер кайнатманы стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз.

Фото: razzhivina.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading