Яшь укытучы Азат Хәмидуллин мәктәпне ничек үзгәртер иде?
Яшь укытучы булу ул – үзеңне көн дә сынау һәм даими камилләшү. Үсмерләр белән бер дулкында булу, шул ук вакытта, алар өчен абруйлы остазга әверелү җиңел эш түгел. Азат Хәмидуллин, үзенә нибары 25 яшь булуга карамастан, балалар күңеленә сукмак сала алган.
Азат Арча педагогика көллиятен тәмамлаганнан соң, туган авылына – Биектау районы Коркачык урта гомуми белем бирү мәктәбенә эшкә кайта. Яшь укытучы физкультура һәм ОБЖ дәресләрен дә алып бара башлый. Җаваплылыгы һәм эшен җиренә җиткереп башкаруын күреп, аңа тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазыйфаларын йөклиләр. Ә шушы көннәрдә егет югары белемле белгеч дипломын кулына алган. Читтән торып Казан федераль университетында педагог-психолог белгечлеген үзләштергән ул.
Азат Хамидуллин – яшьлек һәм җаваплылыкның берләшү үрнәге. Ул бу һөнәрне ни өчен сайлаган, үсмерләр белән уртак телне ничек таба, мәктәптә нәрсәләрне үзгәртер иде – яшь белгеч белән шул турыда сөйләштек.
– Сезне мөгаллим һөнәре нәрсәсе белән җәлеп итте? Белемнәрегезне психология юнәлешендә дә үстерү нинди өстенлекләр бирде?
– Балалар белән эшләү теләге үсмер вакытта ук барлыкка килде. Көннәрнең берендә музыка укытучысы дәресне миңа алып барырга тапшыргач, күңелемдә бу орлык шытып чыкты. Соңрак лагерьләрдә эшләгәндә, үсмерләр белән уртак тел таба алуымны аңладым. Шуңа күрә мәктәпкә килгәч, кыен булмады. Ләкин укытучы ул – белем бирүче генә түгел, ул балаларга остаз, кирәк чакта, киңәшче дә. Һәрбер укучының күңелдәгесен күреп, дөрес киңәш бирү, дөрес юл күрсәтү бик мөһим. Шуңа күрә мин психология юлын сайладым – балаларга профессиональ ярдәм күрсәтәсем килә.
– Яшь ягыннан үсмерләргә якын булу – бер яктан, өстенлек. Әмма укучы-укытучы мөнәсәбәтләрен булдыруда бу комачауларга да мөмкиндер?
– Мин үсмерләр арасында «үз кеше» булырга тырышмыйм – бу ялгыш юл. Хөрмәт яулау һәм чикләр кую кирәк. Үсмерләр сине сынап карый ала, ләкин алар белән ярышу – отышсыз. Абруй бары тик ышаныч, һөнәри осталык һәм тотрыклылык аша туа.
– Сезнең өчен бу һөнәрнең иң көтелмәгән тискәре ягы нинди?
– Кайчак җәмгыять сүздә укытучыны мактый, ә гамәлдә, аның эше бәяләп бетерелми. Бервакыт миңа, дипломлы белгечкә, боз кисәкләре ташырга туры килде. Менә шул вакытта укытучы абруеның никадәр түбән булуын тойдым.
– Мәктәптәге ролегезне өч сүз белән ничек тасвирлар идегез?
– Күпер. Фонарь. Буфер. Күпер – балалар һәм олылар арасын тоташтыра. Фонарь – эчке дөньяны яктырта. Буфер – аңлашылмаучанлыкны йомшарта һәм кешеләрне якынайта.
– Әгәр мөмкинлегегез булса, мәктәптә нәрсәне тыяр идегез?
– Гадәти кыңгырауларны! Алар нервларны какшата һәм борчылу тудыра. Алар урынына музыкаль сигналлар куяр идем, ә укучылар уңышлары өчен көй сайлау хокукын алыр иде. Бу мәктәптә уен элементын кертер иде һәм көндәлек тормышны җанландырыр иде.
– Югалып калган һәм киләчәген тәгаенли алмаган чыгарылыш сыйныф укучысына төп киңәшегез нинди булыр иде?
– Бер генә «дөрес юл» юк. Иң мөһиме – курыкмыйча сынап карау, ялгышулар аша өйрәнү. Дөнья тиз үзгәрә, ә хәрәкәттә булган кеше һәрвакыт үз урынын таба. Бернинди карар да ахыргысы түгел – һәрвакыт яңадан башларга мөмкин.
– Укытучыга үзен яхшы хис итеп, эшкә тулы көч белән тотынырга нәрсә булыша?
– Педагог ул – һөнәр генә, тормыш түгел. 18:00дән соң эш чатларында җавап бирмим. Янмау, ялыкмау өчен ял итәргә, гаилә һәм мавыгуга вакыт табарга кирәк. Бәхет – теләсә нинди авыр эшне җиңеләйтүче энергия.
– Рәхмәт. Эшегездә уңышлар!
Айзилә Гатауллина
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар