16+

Арча кешеләре кибеттән суыткыч алып кайтканда, товарларын юлда төшереп калдырган...

Арча районында бик кызыклы (бераз кызганыч та) хәл булган. Авылларына морозильник сатып алып кайтып барганда, яңа товарлары машинадан төшеп калган. Олы яшьтәге ир белән хатын бик нык кайгырган, иренең йөрәге дә авырта башлаган.

Арча кешеләре кибеттән суыткыч алып кайтканда, товарларын юлда төшереп калдырган...

Арча районында бик кызыклы (бераз кызганыч та) хәл булган. Авылларына морозильник сатып алып кайтып барганда, яңа товарлары машинадан төшеп калган. Олы яшьтәге ир белән хатын бик нык кайгырган, иренең йөрәге дә авырта башлаган.

Бу турыда Арск-информ яза. Редакция хезмәткәрләре морозильникларын югалткан ханымга шалтыратып, хәлгә ачыклык кертергә булган.

- Без Яңа Кенәрдән, - дип сөйләгән ханым. - Ирем белән Арчага лар-морозильник алырга бардык. 50 белән 60 арасындагы кешеләр без. Ирем группада. Мин әлегә эшлим. Әмма хезмәт хакым күп түгел. 10 мең сум тирәсе. Икебез генә яшибез. Морозильникны 6 ай эчендә түләргә дип рәсмиләштердек. Акчасы да түләнмәгән әле. Без 22 мең сумлык морозильникны җиңел машинаның арбасына салдык. 12 туларга 15 минутта Арчадан кузгалып киттек. Өчиле тирәсендә туктап, машина арбасын карасак - морозильник юк! Машинада музыка уйный иде, зур төргәкнең төшеп калганын шуңа ишетмәгәнбездер инде. Кире кузгалдык. Әмма юлда морозильникны тапмадык. Шул арада алып киткәннәр. Иремнең болай да йөрәге авырта иде, аның йөрәгенә ябышты.

Шуннан алар, ярдәм сорап, социаль челтәрләргә телефон номерын куялар. Шөкер, бу алым үз эшен эшләгән. Морозильникны КамАЗ машинасында эшләүче алып киткән булган. Икенче көнне иртән сатып алучыларга шалтыраткан ул. "Ярый әле чит регион шоферлары алып китмәгән", дип шатлана ир белән хатын.

Фото: Арск-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эле ничек хатыны тошеп калмаган.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Музыка бик монлы булган ахры.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Намусын югалтмаган бэндэлэргэ очраса , кире кайтарырлар , билгеле !

        Мөһим

        loading