16+

Тукай туган якта 500 укучыга исәпләнгән татар мәктәбе ачылды

Арча районында 500 укучыга исәпләнгән 6нчы гомумбелем бирү мәктәбе ачылды. Биредә балалар федераль дәүләт белем бирү стандартлары кысаларында беренче сыйныфтан тугызынчыга кадәр татар телендә белем алачак.

Тукай туган якта 500 укучыга исәпләнгән татар мәктәбе ачылды

Арча районында 500 укучыга исәпләнгән 6нчы гомумбелем бирү мәктәбе ачылды. Биредә балалар федераль дәүләт белем бирү стандартлары кысаларында беренче сыйныфтан тугызынчыга кадәр татар телендә белем алачак.

Балалар – безнең киләчәгебез, район үзәгендә мондый мәктәп ачылу, һичшиксез, яхшы фал. Арчалылар да әлеге вакыйганы зур түземселек белән көтүләрен һәм шатлык хисләре кичерүләрен яшерми. Бу кичерешләр чарада катнашкан һәр ата-ананың, балаларның һәм укытучыларның йөзләрендә һәм күзләрендә чагылды.
Әлеге тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Аның сүзләре буенча, республикада соңгы биш ел эчендә 926 мәктәп төзекләндерелгән. Ә кичә Арчада ачылган белем бирү йорты – быел Татарстанда ишекләрен ачкан дүртенче яңа мәктәп. Алар барысы да федераль үзәк ярдәме белән төзелә. Шулай ук Президент әйтүенчә, киләсе елда җиз кыңгырау балаларны тагын биш яңа мәктәпкә дәшеп алачак, балалар бакчаларын төзекләндерүгә тагын да зуррак көч куелачак.

Арча мәктәбенә быелның 15 гыйнварында гына нигез салынса да, ноябрь башында инде ул укучыларны кабул итәргә әзер дә булды. Заманча технологияләр, сәләтле балаларга ярдәм итү, инглиз телен тирәнтен өйрәнү –  болар барысы да яңа мәктәп турында. Шәһәр мәктәпләреннән бер дә ким булмаган мондый белем бирү йортында уку зур куаныч, ә үз туган телеңдә белем алу – икеләтә бәхет. Туган тел атмосферасында белем алуның ни кадәрле мөһим икәнлеген Президент та билгеләп узды. Аның сүзләренчә, мәктәптән соң укучыларга татар теле укытучысы белгечлеген алыр өчен колледжка укырга керү мөмкинлеге дә тудырылачак.
– Ә татар теле укытучылары безгә бик кирәк, – диде ул.
Татарстанлылар Рөстәм Миңнехановның Интернет белән бик яхшы “дуслар” икәнен дә белә. Аның инстаграм аккаунтын да зур кызыксыну белән күзәтеп баралар. Әлеге вакыйга да тарихта калачак, чөнки Президент берничә тапкыр туры элемтәгә чыкты һәм пост калдырды.

Яңа мәктәп укучылары да Рөстәм Миңнехановны милли биюләр, җырлар һәм шигырьләр белән сәламләде, илебез Президентына, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховка һәм барлык җитәкчеләргә дә рәхмәт сүзләрен әйттеләр. Аннан соң Рөстәм Миңнеханов ачык дәрестә булды.

Мәктәп ачу тантанасыннан соң ул, Энгель Фәттахов һәм Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров белән бергә тагын бер мөһим чарада – социаль ипотека программасы буенча төзелгән йортта булды. Өч катлы, 24 фатирга исәпләнгән әлеге йорт 2 ноябрьдә кулланылышка тапшырылган иде. Димәк, 24 бәхетле гаиләнең үз куышы булган.  

Биредә Рөстәм Миңнеханов берничә фатирга кереп, анда яшәүчеләрне өй туйлары белән котлады. Алар бик канәгать икәнлекләрен, хәтта балконнарга тәрәзә куелган булуын әйттеләр. Президентның үзләренә карата булган игътибарына алар рәхмәт хисләрен белдерделәр. Яшәгән йорт янында үсеш алган инфраструктура булса тагын да уңайлырак. Яңа куышларын булдырганнар бу яктан да бәхетле – яшәгән урыннарынан ерак түгел генә хастаханә, балалар бакчасы, кибетләр һәм Җиңү паркы бар. Иң куандырганы шунысы: йорт быелның 15 маенда төзелә башлаган һәм инде көз ахырында кешеләр өй туйларын уздыру бәхетенә дә ирешкән. Гомумән, соңгы айларда әлеге программа белән фатир алучылар саны айлап түгел, ә атналап арта. Озак вакыт дәвамында алга китеш сизелмәгән төзелешләрдә дә эшләр гөрли. Кешеләр, яңа йортларына тиз арада күченсеннәр дә, нигезләренең куанычын күрсеннәр иде, дип кенә телисе кала.    


Татарстанда 2005 елдан бирле эшләп килә торган социаль ипотека программасы кысаларында 97,5 мең фатир тапшырылган. Быел исә 6 мең 196 гаилә фатирлы булган. Ә ел ахырына кадәр тагын дүрт мең фатир биреләчәк.        

   
   

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading