16+

Архив өчен чикләр юк

Соры пиджактан, документлардан башы чыкмаган хезмәткәр... Архивчыларны күпләр әнә шулай күзаллый. Бәлки элегрәк заманнарда шулай булгандыр да, тик хәзер архивчының престижлы һөнәрләрнең берсе икәнен күрсәтергә тырыштылар Татарстан дәүләт архивында.

Архив өчен чикләр юк

Соры пиджактан, документлардан башы чыкмаган хезмәткәр... Архивчыларны күпләр әнә шулай күзаллый. Бәлки элегрәк заманнарда шулай булгандыр да, тик хәзер архивчының престижлы һөнәрләрнең берсе икәнен күрсәтергә тырыштылар Татарстан дәүләт архивында.

Анда ай-ти белгечләр, компьютерда эшләүчеләр, радио буенча белгечләр, фильм төшерә белгән операторлар, тарихчылар таләп ителә. Иң мөһиме, архив хезмәткәре булып эшләү өчен бернинди каршылыклар да юк, физик яктан мөмкинлеге чикле кешеләр дә биредә күңеленә ошаган шөгыль таба ала.

Республиканың Дәүләт архивы «Физик яктан мөмкинлекләре чикле балаларның һөнәри адаптациясе һәм профориентациясе» проектын башлап җибәрде. Беренче дәрес кысаларында архив хезмәткәрләре физик мөмкинлекләре чикле һәм әти-әнисез калган балалар өчен Казанның 11нче интернат мәктәбе, Идел буе балалар йортында тәрбияләнүче чыгарылыш сыйныф укучыларына экскурсия уздырдылар.

Баштарак күңелсезләнеп торган балаларның, архив эшенең серләренә ныграк төшенгән саен, күзләрендә очкыннар күренә башлады. Документлар саклана торган салкынча бүлмәдән кайберләренең китәселәре дә килмәде хәтта. Бу бүлмәләр чынлап та үзенчәлекле, анда розеткалар, җылыткычлар да юк, һава температурасы һәрчак 17-19 градус җылылык саклана, дымлылык – 50 процент. Барысы да документларны саклау өчен уңайлы шартлар тудырылсын дип ясалган. Ишекләрдәге: «Сак бул, порошок! Сак бул, газ!» кебек язулар да укучыларда кызыксыну уятты. Баксаң, бу янгын куркынычсызлыгы белән бәйле икән. Тарихи документлар турында сүз барганда, янгын була калса, ялкынны су белән сүндерергә ярамый, шуңа да бу максатларда порошок, газ кулланалар.

Балаларга китапларны реставрацияләү эшен дә күрсәттеләр, кино, видео, фонотасмалар саклану урыны, документларны цифрлаштыру турында сөйләделәр. Укучылар үзләре дә документларны тегеп карады. Архивның Нет фильм порталында саклана торган 1930-1940 елгы каралы-аклы, сүзсез видеоязмалар да кызыксындырды аларны.

Укучылар үзләре: «Хезмәт хакыннан бигрәк, һөнәрнең күңелгә ятышлы булуы кирәк», – диләр. Бәлки алар арасында архивка эшкә килүчеләр дә булыр.

Римма Сибгатуллина, Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары:
– Гомумән, экскурсияләр бездә еш уза. Архивчылар әзерли торган һөнәри, югары уку йортлары белән хезмәттәшек итәбез. Студентлар бездә практика үтәләр. Әле яңа гына Казан төзелеш колледжы укучылары тәҗрибә туплап китте, хәзер Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укучылар практика уза, аннары тарих институтыннан фәнни эш белән шөгыльләнергә киләчәкләр. Кеше өчен һөнәр сайлау ни дәрәҗәдә җаваплы икәнен аңлыйбыз, физик яктан мөмкинлекләр чикле булганда, хәл тагын да катлаулана. Шуңа да дәүләт архивы чыгарылыш укучыларына һөнәр сайлауда ярдәм иткән махсус проект башларга булды. Ай саен төрле категория балаларны архив эше белән таныштырачакбыз. Физик яктан мөмкинлекләр чикле булу архивчы булып эшләргә комачауламый. Кешеләр яхшы да, начар да түгел, алар «төрле». Бездә нәкъ менә «төрле» кеше эшли ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading