16+

Кышкы суыкларда, чиләкләп яңгыр койганда да килеп җитәләр

21 мая 2025, 10:54
424
0
0
Уку өчен 4 минут

Розалия Исхаковага оештыру, лидерлык сәләте тумыштан бирелгәндер.

Кышкы суыкларда, чиләкләп яңгыр койганда да килеп җитәләр

Розалия Исхаковага оештыру, лидерлык сәләте тумыштан бирелгәндер.

Мамадышта бу тынгысыз ханымны җитәкчелек тә, гади халык та яхшы белә. Махсус хәрби операция башланганнан бирле хәрби зонадагы егетләрне кайгыртып яши ул. Араларында үз улы да була.

Улы Эмиль мобилизацияләнеп, махсус хәрби зонага юл алганнан соң Розалия апа «өйдә елап ятып булмый» дип, үз-үзен тиз генә кулга ала. Үзе кебек үҗәт, битараф булмаганнарга кушылып, егетләргә ярдәм итү ысулларын барлый башлый. Дуслары, туганнары белән җыелып, гуманитар ярдәм җыеп җибәрү генә аз тоела аңа. Җирле волонтерлар белән берләшеп, чиркәүдә окоп шәмнәре ясый башлыйлар. Аннары шул ук тирәдәге бер складта хәрби зонага илтү өчен кирәк-яраклар барлауга, ялга кайтучы хәрбиләргә пакетлар туплауга алыналар. Нинди генә эшкә алынмасын, аңа ире Николай ярдәмче була.

Ел ярым шулай кайнашып узып та китә. Чиркәүдәге эш тә тынмый: руслары да, татарлары да берләшеп, егетләребезгә кулыннан килгән ярдәмне күрсәтә. Әмма Розалия ханым рус гыйбадәтханәсенә килергә кыенсынган татар апаларын да күрә. Шул чакта: «Ни өчен соң руслар чиркәүләрендә шундый зур эш оештыра алган да, ә мәчетләребез читтә кала» дип уйлана башлый. Тота да бу хакта хәзрәтләр белән сөйләшә. Үзәк мәчеттә аны хуплыйлар һәм игелекле эшкә кечкенә генә бүлмә бүлеп бирәләр. 2023 елның сентябреннән алар биредә үз берләшмәләрен «Тынгысыз йөрәкләр» дип исемләп, эш башлыйлар. Башта маскировка челтәрләре үрәләр, кемдер окоп шәмнәре ясавын дәвам итә. Һәр эшләрен дә “бисмилла”дан башлыйлар.

Соңрак коры ашлар ясарга алыналар. Максатлары – туган яктан еракта өй ризыгыннан мәхрүм булган егетләрне әниләре пешергән кебек ашлар белән тәэмин итү.

- Һәркайсыбызның диярлек үз бакчасы бар, яшелчәләр үстерәбез. Үзебез үстергән яшелчәләрне пешереп, аннары киптерергә куябыз. Кемдер өендә чөгендер, кемдер кишер, кемдер кәбестә, бәрәңге киптерә. Итне дә шулай ук. Токмач ясап кисәбез. Аннары төрлесеннән туплап, пакетларга тутырабыз. Шул рәвешле борщ, борчак, токмач ашы ясыйбыз. Бер карашка кечкенә генә пакет шикелле, ләкин кайнар су салсаң, куе һәм кайнар аш килеп чыга. Бик тәмле! Безгә бу ашлар өчен егетләребездән рәхмәт сүзләрен ирештереп торалар, – ди Розалия Исхакова.

Бүген «Тынгысыз йөрәкләр»нең активистлары рәтендә 40ка якын кеше исәпләнә. Күпчелектә, бу – олы яшьтәге апалар. Әмма яшьләре 70тән узган булса да, Розалия ханым аларны яратып «кызларым» дип атый. Чөнки күңелләре белән яшь алар. Көн саен диярлек, хәтта ялларда да җыелып эшлиләр. Кирәк чакта ике сменада хезмәт куйган чаклары да була. Кышкы суыкларда, бозлавыкта да, язын-көзен чиләкләп яңгыр койганда да шәһәрнең икенче читеннән килеп җитә алар. Розалия ханым «Килеп тормыйк, өйдә генә калыйк бүген» дисә дә,  барыбер өйдә тик утыра алмыйлар. Юкка гына үзләрен «Тынгысыз йөрәкләр» дип атамаганнар бит.

Ә күптән түгел апалар үзләренә яңа юнәлеш тапкан – тактик браслетлар үрәләр. 5 метрлы баудан җыйнак кына җайланма булдыралар. Аның  ярдәмендә яраланган очракта жгут салырга мөмкин, кыр шартларында киемнәрне киптерү өчен бау да кул астында дигән сүз, палатка корырга да мөмкин... Аннары яраланганнар өчен кечкенә генә мендәрчекләр дә тегә башлаганнар. Кыскасы, нинди генә юнәлешләрне колачламаган алар.  

Улын гына түгел, хәрби зонадагыларның барчасын якын күреп эш итә Розалия ханым. Чит балалар юк, барысы да үзебезнекеләр, ди ул. Аның улы да инде хәзер махсус хәрби операция зонасында түгел – узган ел ахырында яраланып, хәрби хезмәттән азат ителгән.  Әмма ул тыныч тормышка кайткач та алгы сызыкта калганнарга ярдәм итү юнәлешен сайлаган.

«Тынгысыз йөрәкләр»нең эше шулай ук тукталмый – меңләгән егетебез әле дә шунда бит. Шөкер, эшләгән эшләрен күрә беләләр. Розалия Исхакова «Махсус хәрби операциягә ярдәм иткәне өчен», «Мамадыш районы алдындагы казанышлары өчен» медальләре белән бүләкләнгән. Шулай ук ул «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесендә «Хатын – кыз лидер» номинациясендә җиңүче дип табылган. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading