16+

Армия генералы Мәхмүт Гәрәев вафат

Бүген, 25 декабрь көнне, Совет һәм Россия Хәрби җитәкчесе, Хәрби фәннәр академиясе президенты, хәрби һәм тарих фәннәре докторы, Бөек Ватан сугышы ветераны Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәев вафат булган.

Бүген, 25 декабрь көнне, Совет һәм Россия Хәрби җитәкчесе, Хәрби фәннәр академиясе президенты, хәрби һәм тарих фәннәре докторы, Бөек Ватан сугышы ветераны Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәев вафат булган.

Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә. Мәрхүмгә 96 яшь тулган иде. Кайгылы хәбәр белән якын туганнарына сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы утаклаша.

Википедиядән. Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәев татар гаиләсендә Чиләбе шәһәрендә 1923 елда туган. Аның әтисе – Әхмәт Гәрәев – эшче булып эшләгән, әнисе – Рәхимә Гәрәева Чиләбегә Уфа губернасының Салих авылыннан килеп төпләнәләр.[1]

1939 елда үз теләге белән Кызыл Гаскәргә киткән. Ташкәнт җәяүле гаскәр уку йортын 1941 елда тәмамлаган.

1941-1942 елларда Урта Азия хәрби округында хезмәт иткән.

Бөек Ватан сугышы 1942 елның декабреннән Бөек Ватан сугышында катнаша. Көнбатыш һәм Өченче Беларус фронтларында сугышкан.

1942 елда Ржев сугышында яраланган, 1944 елда башына янә яраланган. 1945 елның февралендә Ерак Көнчыгышка 5-нче армиягә җибәрелгән.

1945 елның августында Совет-Япония сугышында катнашкан. 5-нче армия эчендә Япониянең Квантун гаскәрен тар-мар итү операциясендә катнашкан. Сугыштан соң Бөек Ватан сугышыннан соң башта Ерак Көнчыгышта хезмәт итә, 1950 елда Фрунзе исемендәге Хәрби академиясен тәмамлый.

1950-1957 елларда Беларус хәрби округының штабында хезмәт итә.

1959 елда Генераль штабның Хәрби академиясен тәмамлый.

1959 елдан танк төмәне башлыгы, Беларус хәрби округы штабының җитәкчесе.

1970-1971 елларда – Берләшкән Гарәп Җөмһүриятендә баш киңәшче булып эшли.

1971 елдан – Урал хәрби округының башлыгы.

1974 елдан – Генераль штабының Хәрби-фәнни идарәсенең җитәкчесе.
1984 елда Совет Берлеге Кораллы көчләр Генераль штабы җитәкчесенең урынбасары.

1989 елда Әфганстаннан совет гаскәре киткәннән соң Нәҗибулла көчләренә хәрби киңәшчесе булып булышкан.

1990 елда Хәрби киңәшче.

1992 елдан отставкада. Фәнни-хәрби эшчәнлеге

1960 еллардан Мәхмүт Гәрәев хәрби-фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнә. 100 фәнни хезмәт, 300 артык мәкалә языла.

1995 елдан Хәрби Фәннәр Академиясе президенты. Икенче бөтендөнья сугышы тарихын бозып күрсәтүгә каршы чыгыш ясый.

2018 — Александр Невский ордены белән бүләкләнгән иде.

Фото: соцчелтәрләрдән

Матбугат.ру

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading