16+

Аш-су остасы Аида Нигъмәтҗанова: “Көненә 120 килограмм чәкчәк тә ясаганым бар”

Аида Нигъмәтҗанова үзенең һөнәрен әти-әнисе теләген истә тотып кына сайлаган. Ә алар ялгышмаган.  “Әти белән әни миңа дөрес юнәлеш бирде. Күңелемә якын эш белән шөгыльләнәм”, – ди чәкчәк ясау остасы Аида.

Аш-су остасы Аида Нигъмәтҗанова: “Көненә 120 килограмм чәкчәк тә ясаганым бар”

Аида Нигъмәтҗанова үзенең һөнәрен әти-әнисе теләген истә тотып кына сайлаган. Ә алар ялгышмаган.  “Әти белән әни миңа дөрес юнәлеш бирде. Күңелемә якын эш белән шөгыльләнәм”, – ди чәкчәк ясау остасы Аида.

Төп эше исә сөт комбинатында, цех башлыгы булып эшли. Аңа кадәр икмәк заводында эшләп алган. Чәкчәк ясарга да шунда өйрәнгән.   
Тумышы белән ул Арчадан. Мәктәпне тәмамлагач, юрист һөнәрен үзләштерергә хыялланган булган. “Юристлыкка укып эшсез йөрүчеләр дә күп. Тәмле һәм оста итеп пешерә белгән кеше беркайчан да эшсез һәм акчасыз утырмый. Һөнәр ашарга сорамый, үзе ашата дигән кебек, аш-су тирәсендә булган кешенең тамагы да ач булмас. Хатын-кыз өчен менә дигән һөнәр...” 

Гомер буе май комбинатында эшләгән әнисенең шуларны әйтә-әйтә үгетләвеннән соң, кыз Казан химия-технология институтына укырга кереп, икмәк эшләнмәләре буенча инженер-технолог белгечлеген ала. 

Өченче курсны тәмамлагач, 2нче икмәк заводына ипи пешерүче булып эшкә урнаша. Чәкчәк белән дуслыгы шуннан башлана да инде. Уңган кызны шунда ук күреп алып, үзләрендә эшкә калырга өндиләр һәм өч цехның технологы итеп куялар. Аида укуын читтән торып дәвам итә һәм институтны уңышлы тәмамлап, кулына диплом ала.

– Технолог булып эшләгән дәвердә чәкчәкнең тәмен тагын да камилләштерергә дигән бурыч куелды. Бик күп төрле рецептларны өйрәнеп, һәрберсен эшләп карадым. Шуның белән тәҗрибә дә барлыкка килде. Соңрак производство мөдире итеп куйдылар. Берничә кеше чәкчәк ясау цехын ачуда ярдәм итүләрен сорады. Алар хәзер дә уңышлы эшләп килә. Үз цехымны да ачкан идем, әмма аны соңрак сатарга туры килде. Хәзер сөт комбинатында цех башлыгы булып эшлим. Өйдә заказга чәкчәкләр ясыйм, – ди ул.         

Аның чәкчәкләрен авыз итеп караган кеше, “авызда эреп китә торган”, ди. “Коръән ашында тешсез әбиләр дә бик мактап ашады”, – дип, кабат-кабат заказ бирәләр. Аиданың әйтүенчә, моның бөтен сере үз күңел җылыңны биреп эшләүдә. Чәкчәк ясаганда, күңелем тынычлана, шуннан рәхәтлек алам, ди ул. Икенче сере – чәкчәкне фәкать юкә балы белән генә ясый. Аны да сыйфатлымы-юкмы икән дип читтән эзләп аптырамый, икетуган абыйсының үз умарталыгы бар икән. 
Балы җитә, вакыты гына кирәк. Аида әйтүенчә, кайбер көннәрдә 100-120 килограмм чәкчәк ясарга да туры килә икән. Бу эштә аңа ире Илнар булыша. Аида камыр белән эш итсә, Илнарга чәкчәкләрне майда кыздыру эше йөкләнгән. Әле киләчәктә эшләре тагын да артырга тора. Аида бәлешләр дә пешереп сатарга хыяллана.   

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аиданын чэк-чэклэре искиткеч, ана исэнлек-саулык hэм унышлар телим!

    Мөһим

    loading