16+

Ашка чебен төшсә нишләргә? (Туклану урыннарында хокукларыңны яклау буенча 5 сорауга ҖАВАП)

Тамак ялгарга дип кергән җиреңнән кәефең бозылса: официант дорфа сөйләшсә йә син теләгән ризыкны китермәсәләр нишләргә? Ашка чебен төшсә, кемне гаепләргә?

Ашка чебен төшсә нишләргә? (Туклану урыннарында хокукларыңны яклау буенча 5 сорауга ҖАВАП)

Тамак ялгарга дип кергән җиреңнән кәефең бозылса: официант дорфа сөйләшсә йә син теләгән ризыкны китермәсәләр нишләргә? Ашка чебен төшсә, кемне гаепләргә?

Туклану урыннарында хокукларыңны яклауга кагылышлы сорауларга Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Марсель ШАҺИДУЛЛИН җавап бирә.

1. Ресторанда миңа салкын ризык китерделәр. Бу очракта мин ни эшли алам?

Самира Фәйзуллина, Казан.

Туклану урыннарындагы кагыйдәләр буенча, әгәр дә хезмәт сыйфатсыз күрсәтелгән икән, кулланучы аннан баш тартырга хаклы. Әйтик, ризык дөрес әзерләнмәсә, тиешенчә җылытылмаса, ингредиентлар алышынса, ризыктан чәч, чебен чыкса, кеше хокукларын яклый ала. Бу очракта кулланучы ризыкны сыйфатлысына алыштыруны, бәясен киметүне яки акчаны кире кайтаруны таләп итәргә була. Поварларның, официантларның хаталары өчен кулланучы җавап бирергә тиеш түгел. Әгәр дә ресторан дәрәҗәле икән, хезмәткәрләр үзләре дә, оешманың исеменә тап төшермәс өчен, бу мәсьәләне тыныч хәл итәчәк. Бушлай десерт, эчемлек тәкъдим итәргә дә мөмкиннәр.

2. Кафедагы салатны ашаганнан соң, хәлем начарланды. Әллә ризык бозылган булды, әллә бер яшелчәгә карата аллергия күзәтелде. Миңа хокукларымны ничек якларга була?

Алинә Ярмиева, Казан.

Әгәр ризыкка аллергия килеп чыккан икән, йә ашаганнан соң үзегезне начар хис итсәгез, сыйфатсыз, бозылган ризыкны фотога, видеога төшереп алыгыз. Администраторны чакырып, барысын да җайлап кына аңлатыгыз. Ризыкны алыштыруны таләп итә аласыз. Әгәр администратор белән уртак тел табып булмый икән, шикаятьләр китабын сорагыз. Килеп чыккан вазгыятьне анда аңлатып языгыз. Шикаятьне ресторанның администрациясенә карата язуыгызны, аларның килеп чыккан мәсьәләне тыныч кына хәл итәргә теләмәүләрен искәртергә онытмагыз. Язганнарыгызны фотога төшерегез. Әгәр дә аллергия көчле икән, хәлегезне сырхауханәгә барып теркәтергә кирәк. Бу белешмәнең, судка мөрәҗәгать итәргә туры килсә, мораль зыянны кайтару өчен кирәк булуы бар.

3. Кафега килдем. Буш урыннар юк. Миңа башка туклану урынына барырга куштылар. Кафедан шулай чыгарып җибәрергә хаклары бармы?

Зәйнәп Сафиуллина, Чаллы.

Ресторан, кафе бөтен кешене дә сыйдырып бетерә алмый, әлбәттә. Шуңа да урын юк дип башка туклану урынына барырга киңәш итүләрендә хаклык бар. Шулай ук ут, су булмаганда, махсус хезмәт күрсәтергә туры килгәндә, кафеның ябылуы да законны бозу булып саналмый.

4. Әгәр дә аштан чәч, чебен чыкса, мин кафе хезмәткәрләренә нинди шикаять белдерә алам?

Рамил Шәрипов, Казан.

«Халыкның санитар-эпидемиология хәлен яхшырту турында»гы закон нигезендә (N 52, 11, 15нче маддәләр, 1999 елның 30 мартыннан кабул ителгән), шәхси эшмәкәрләр, юридик затлар продуктларны саклаганда, сатып алганда, күчергәндә, кулланганда санитар нормаларны үтәргә, кеше сәламәтлегенә куркыныч тудырмасын өчен, барлык таләпләрне күздә тотарга тиеш. Контрольне лаборатор тикшерүләр ярдәмендә алып бару да хуплана. Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законның 18нче маддәсе буенча, әгәр дә ризыкта кимчелек күрсә, кулланучы аны сыйфатлысына алыштыруны, бәясен киметтерүне, җитешсезлекне төзәтүне, түләгән акчаны кире кайтаруны таләп итә ала. Ризыктан чәч чыкса, йә ашка чебен төшкән булса, аны алмагыз. Барысын да фотога, видеога төшерегез. Күршеләрегез дә шаһит була ала. Аннары ресторан, кафе хезмәткәрләрен чакыртып, бу хәлне тасвирлап күрсәтегез. Гадәттә, алар конфликтны тыныч юл белән хәл итәргә тырыша. Әгәр матди зыянны кайтарырга телисез икән, судка мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк.

5. Официант үзен бик дорфа тотса, мин хокукларымны ничек яклый алам?

Зәринә Харисова, Мөслим.

Россиядә «Сәүдә хезмәтләре. Персоналга куела торган таләпләр» халыкара стандартлар гамәлдә. Анда һөнәри этиканы саклау, кулланучы белән үзеңне ягымлы тоту, игътибарлы булу һәм башка таләпләр әйтелгән. Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон буенча, хезмәткәрләрне сыйфатсыз товар, алдау кебек хокук бозулар өчен административ җаваплылыкка тартып була, ә менә дорфа сөйләшкән өчен, закон нигезендә җәза каралмаган. Әмма бу очракта ресторанның, кафеның администраторы белән сөйләшергә мөмкин. Персоналга карата язмача шикаять юлларга да була. Бер генә ресторан хуҗасы да хезмәткәрләренең дорфалыгы белән клиентларны куркытуын теләми. Шуңа администрация официанттан дисциплина кагыйдәсен үтәүне таләп итәчәк. Шулай ук Россиянең Гражданнар кодексы нигезендә, кеше үз хокукларын суд ярдәмендә яклый ала. Әгәр дә кешене мыскыл итәләр икән, бу административ хокук бозу булып санала. Үз чиратында 1 меңнән 30 мең сумга кадәр штраф дигән сүз. Юридик затлар исә клиентны мыскыл иткән өчен 50-100 мең сумлык штрафка тартылырга мөмкин. Гражданинны административ җәзага тарту өчен полиция хезмәткәрләрен чакыртып, хәлне теркәргә кирәк. Кеше үзен мыскыл итүне дәлилләү өчен фото, видеоязмаларны да файдалана ала.

Фото: politeka.net

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading