Шәһри Казан

Асрамага бала алам, ярдәм итегез!

1 гыйнварга булган мәгълүматлар буенча, республикада 7380 гаилә тәрбиягә бала алган һәм аларда 9486 бала үсеп килә. Шуларның 3602се – опекун гаиләләр, 2470 гаилә уллыкка-кызлыкка бала алучылар.

Гаиләгә бала аларга теләү, төгәлрәге кәгазь боткасын җиңеп, бөтен кирәк белгечләрне узып, тагын бер кешене бәхетле итү – ул зур батырлык! Андый кешеләргә һәрвакыт сокланып карадым һәм караячакмын да! Җан җылыңны үзең тапкан бала гына түгел, башка кеше баласы белән дә бүлешүне батырлык димичә, тагын нәрсә дияргә инде?!

Асрамага бала алам, ярдәм итегез!
Асрамага бала алырга теләүчеләргә беренче эш итеп опека органнарына мөрәҗәгать итәргә һәм гариза язарга кирәк. Тагын нинди документлар кирәк икәнен, гаризаларны ничек тутырырга – барысын да опека органнарында белешергә мөмкин.
Документлар тапшыру ул әле ярты “җиңү” генә. Бала алганчы һәр гаиләгә башта дәресләр узарга кирәк. Республикада тәрбиягә бала алырга теләүче гаиләләр белән эшли торган 11 мәктәп бар.

2012 елдан алып гаиләгә бала алучылар 80 сәгать дәвамында курслар уза. Дәресләр якынча 2,5 ай дәвамында, атнага бер тапкыр үткәрелә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: уллыкка-кызлыкка бала алырга теләүчеләрнең һәркайсына индивидуаль алымнар кулланыла.
– Күп очракта үз туганнарын тәрбиягә алалар. Бу очракта баланың да ниндидер психологик кризис кичергән булуы ихтимал. Миңа баланың үткәне кирәкми, бу миңа кызык түгел. Баланың узган тормышында казынасым килми, дигән әти-әниләр хаклы түгел. Чөнки аларга бу бала белән киләчәктә дә яшәргә кирәк. Баланы кире кайтармау очраклары булмасын өчен, әлеге мәктәптә тиешенчә әзерлек курслары узарга кирәк, – ди психолог Ксения Трушкова.

Кире кайтармагыз аларны!
Бер тапкыр гаиләгә килеп эләккән, әмма анда үз урынын таба алмаган балаларны кире кайтару очраклары да юк түгел. Моның өчен канун тарафыннан җаваплылыкка тарту каралмаган. Әмма бала күңелендә бу мәңгелек эз калдырачак.
Һөнәре буенча укытучы, тәрбияче, табиб булганнар үзләренә бик ышанганга күрә, балаларны ешрак кире кайтара икән. Алар үзләрен бу гамәлгә әзер дип саный һәм тәрбиягә бала алучылар өчен юнәлдерелгән дәресләрдән баш тарта. Шул сәбәпле, балалар кабат-кабат ятим кала.

Реклама

– Без, беренче чиратта, хисләр белән эшлибез. Әйткәнне онытып була, ә хис-кичерешләрне онытмыйбыз, – дип аңлатты Ксения Трушкова.


Ташламалар нинди?
18 яшькә кадәр өч яисә аннан да күбрәк баласы булган гаиләләргә һәм 6 яшькә кадәр баласы булган гаиләгә дарулар алу өчен 142 сум күләмендә субсидия каралган.

Шулай ук дәүләт тарафыннан коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең 30 проценты күләмендә субсидия түләнелә.
Укучылар, урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә белем алучыларга җәмәгать транспортында йөрү өчен 320 сум күләмендә субсидия бирелә. Дөрес, бу 18 яшькә кадәр генә күрсәтелә торган ярдәм.

Опекуннарга баланы гаиләгә алганда 18004 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган пособие каралган. Физик мөмкинлеге чикләнгән, яисә 7 яшьтән өлкәнрәк, бертуганнарны тәрбиягә алучыларга 144 306 сум күләмендә бер тапкыр пособие бирелә.
Ай саен укучыга 10790 сум, мәктәпкәчә яшьтәге балага 9357 сум күләмендә пособие, опекуннарга 3 мең сум күләмендә акча түләнә.

Лилия Локманова

Фото: http://«Татар-информ» архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: