Моннан берничә ел элек кенә безнең Балтач районы Арбор авылында алты кеше җигү өчен ат тота иде. Һәркайсына диярлек шалтыратып чыктым да хәйран калдым. Бүген Сәләхетдинов Фәләхетдин абыйда гына җигүле ат калган. Аның да инде яше бар. Фермада эшләү өчен тота торган атларның да саны нык кимегән.
Авылдашым Вафин Мәсхүтнең кече яшьтән ат көтүе көткәнен хәтерлим. Аның әтисе дә атлар карады, хатыны Нурҗиһан үскән гаилә дә гомер буе диярлек атлы булып яшәде. Мәсхүт миңа гомер буе җигүле аттан аерылмас кебек иде, ни кызганыч, бүген алар да атны ит өчен генә үстерә икән.
– Трактор алдык та, атны бетердек шул. Бәлки торыр да иде әле ул – җигү кимеде. Җикмәгәч, ул колынлый алмады. Атны көнгә бер тапкыр булса да җигү кирәк шул, – ди Мәсхүт.
– Ат тоту үз-үзен аклыйдыр бит?
– Ат үзен туендыра инде ул. Җигеп бер басу-кырларны әйләнсәң, ризыгы кайта. Ул ризыкка да талымсыз, сыер кебек кабарганчы да ашамый. Шуңа күрә соңгы елларда ит өчен ат үстерүчеләр артты. Җигүле атка килгәндә, анысының үз нечкәлекләре бар. Иң беренчесе – атны җигәргә, эшләтергә кирәк. Искә төшкәндә, әллә нигә бер генә җигәр өчен кем генә абзарында ат тотар икән?! Колынлатып ел да артым алам дип уйласаң да, аны көн дә җигү кирәк. Югыйсә артык симерә.
Иң элек атны җигәргә өйрәтергә кирәк. Бер дә ат тирәсендә чуалмаган кеше аның да рәтен белми. Янына барырга да курка. Әле хәзергә сирәк булса да чана, арба ясый белүчеләр бар. Ә менә ат дагалый белүчеләр юк диярлек.
Сүз дә юк, тере малны ашату, үстерүнең үз мәшәкатьләре. Шулай да югалмасын иде ул атлар. Һич югы һәр районның бер авылында ат дворлары булсын иде. Теләгән кеше шунда чанага, арбага утырып йөрсен, атка атланып чапсын, җигеп карасын. Белгечләр атларның дәвалау үзлеген исбатладылар. Аяк-кул, умыртка баганасы авырулары, кешенең психик-эмоциональ халәтенең бозылуы, акыл үсешендәге тоткарлыклары, психик авырулар, кан әйләнеше, сулыш органнары, эндокринология чирләре... Саный китсәң, хәйран каласың, менә нинди җан иясе бит ул ат. Үзе бер шифаханә! Бүгенге көндә зур шәһәрләрдә ипподромга дәва эзләп йөрүчеләр күп, бигрәк тә балалар. Авыл районнарында моны эшләү тагын да уңайлырак кебек. Акча эшләү, табыш алу мөмкинлеге дә була ала түгелме соң?
Бәлки киләчәктә бу хыяллар чынбарлык булыр. Ә хәзергә булган мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйк дип, Мәсхүт белән фермага ат җигү серен өйрәнергә киттек.
– Ат җигә беләм дип йөрүчеләрнең дә күбесе чат дөрес итеп җикмиләр. Өйрәнсәң, ат җигүнең бер нәрсәсе дә юк. Иң мөһиме: бар әйберне алдан әзерләп куй һәм аттан курыкма. Хайваннарга курыкканыңны сиздерсәң, бетте инде ул. Күпме ат арасында йөреп, минем алардан зыян күргәнем булмады. Аллага шөкер, авырып ятканым да юк. Монысын да атлардан күрәм, алар чирләргә ирек бирми, – ди авылдашым.
Атны ничек җигәргә кирәклеген «Шәһри Казан» сайтында урнаштырылган видеодан карап өйрәнергә була. Сүз уңаеннан шуны да әйтергә кирәк, Балтач районында булган авыл хуҗалыгы бәйрәмендә бөтен хуҗалык җитәкчеләре дә ат җигүдә ярышканнар. Район җитәкчесе Рамил Нотфуллин да ат җиккән. Йөгән ныклыгын тою җитәкчеләргә бик кирәк шул.
Комментарийлар