16+

Атна башы буранлы, атна ахыры салкын булачак

Республикада буран алдагы тәүлекләрдә дә дәвам итәргә мөмкин. Татарстан актив циклон йогынтысы астында калган.

Республикада буран алдагы тәүлекләрдә дә дәвам итәргә мөмкин. Татарстан актив циклон йогынтысы астында калган.

Ул Кара диңгездән Югары Иделгә таба күтәрелә, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеофаразлар бүлеге башлыгы Ирина Трущина хәбәр иткәнчә, алдагы өч тәүлектә республика территориясендә урыны белән кар явачак, 23 гыйнвардан 24енә каршы төндә көчле буран көтелә. 23 гыйнварда шулай ук аерым районнарда буран көтелә, җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин, юлларда кар көртләре хасил булачак.

23 гыйнварда температура тәүлек дәвамында -8-13 градусны тәшкил итәчәк. 24 һәм 25 гыйнварда температура -10-16 градуска кадәр түбәнәя, 24 гыйнварда көндез -6-11, 25 гыйнварда 9-14 градус салкын булачак.

Эш атнасы ахырында һәм ял көннәрендә республика Себер антициклоны йогынтысы астында калачак. Нәтиҗәдә явым-төшемнәр туктый, һава температурасы - 20 градуска кадәр төшә.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading