16+

Август киңәшмәсе: тәрбия төп рольне уйнаячак

Педагогик хезмәткәрләрнең август конференциясе – мәгариф өлкәсендә ел саен үткәрелә торган иң төп вакыйгаларның берсе. Биредә эшләгән эшләргә йомгак ясала, киләсе уку елына бурычлар куела. Яшел Үзәндә яңа уку елында ачылачак М.В. Ломоносов исемендәге 18 нче күппрофильле лицейда үткән август киңәшмәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Мәгариф министры урынбасары Татьяна Васильева катнашты.

Август киңәшмәсе: тәрбия төп рольне уйнаячак

Педагогик хезмәткәрләрнең август конференциясе – мәгариф өлкәсендә ел саен үткәрелә торган иң төп вакыйгаларның берсе. Биредә эшләгән эшләргә йомгак ясала, киләсе уку елына бурычлар куела. Яшел Үзәндә яңа уку елында ачылачак М.В. Ломоносов исемендәге 18 нче күппрофильле лицейда үткән август киңәшмәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Мәгариф министры урынбасары Татьяна Васильева катнашты.

Яңа уку елына санаулы көннәр калып бара. Мәгариф өлкәсе алдына яңа бурычлар куела. Төп бурычларның берсе булып укучыларны шушы илнең гражданнарын, шушы илнең патриотлары итеп тәрбияләү тора. Шуңа бәйле рәвештә безне ил күләмендә яңа үзгәрешләр көтәчәк. Аның беренчесе бәйрәм көнендә флаг күтәрү, “Мөһим сөйләшү” дип аталган сыйныф сәгатьләре үткәрү белән бәйле. Укучыларга туган җир, ватан алдында бурыч, патриотизм темаларына сөйләшүләр алып барылачак. Россия Мәгариф министры Сергей Кравцов белдерүенчә, бу уку елында укытучылар “кәгаз боткасы”ннан котыла алачак. Укытучы һөнәренең дәрәҗәсе турында ныклап уйлаячаклар.
Укыту барышында сыйфатлы белем алу, укучыларны тиешле шартларда укыту мәсьәләләре һәрвакыт тикшерелеп торыла. Моның өчен республикада шартлар җитәрлек тудырыла. Яңа мәктәпләр салына, капиталь төзекләндерү эшләре алып барыла. 2021 елда ике илкүләм проектлар ярдәмендә 16 балалар бакчасы салынган. Тагын берсе республика бюджеты ярдәмендә салынган. Шулай ук Биектау, Буа,  Тукай, Түбән Камада балалар бакчасы ачылачак. Моннан тыш заманча мәктәпләр ачыла. Быел Татарстанда 11 мәктәп кулланышка тапшырыла, шуның тугызы 1 нче сентябрьгә үк ачылачак. 
–Республика мәктәпләр төзү эше актив алып барыла. Соңгы 5 елда 41 гомумбелем бирү биналары сафка баскан. Ун ел дәвамында мәктәпләргә капиталь ремонт эшләре алып барыла. 2022 елда бу эш дәвам итәчәк, – диде Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин. 
Аерым алганда, мәктәпләрнең уку-укытуга ярдәм итәчәк махсус профильле сыйныфлары, махсус кабинетлар, олимпиада юнәлешләре, имтиханнар турында сөйләде министр. Олимпиада нәтиҗәләре буенча Татарстан Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән кала 3 урында тора. Халыкара олимпиада да уңышларыбыз бар. 100 һәм 200 балл җыючы укучыларыбыз күп. Сүз уңаеннан, Татарстан Президенты 200 балл алучылар белән махсус очрашты. Алгарышлар белән беррәттән, мәгариф өлкәсендә проблемалы урыннар да юк түгел. Мәсәлән, аерым мәктәпләрдә алтын медальгә баручылар үз-үзләрен акламаган, БДИ тапшырганда түбән чикне үтә алмаган мәктәпләр бар. Шулай ук кайбер белем йортларында төрле тәртипсезлек күренешләрен турында да сөйләшмичә кала алмадылар. 
–Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча минималь күрсәткечне уза алмаган чыгарылыш укучылары бар. Андыйларның күпчелеге химия һәм биология предметларын сайлаучылар. Белем бирү оешмалары арасында кара исемлектә Казанның 41 нче мәктәбе беренче урында. Мәктәпне тәмамлаган укучыларның 26 проценты иң түбән күрсәткеч бусагасын уза алмаган. Бөгелмә кадет мәктәп-интернатында андыйлар 17 процентка якын. Ютазы районының 2 нче Урыссу мәктәбендә алар 15 проценттан артык, – дип сөйләде министр Илсур Һадиуллин. – Ютазы районында медальгә баручыларның 36 проценты, Тукай районында – 31, Әлки районында – 25, Буа районында 23 проценты медальгә лаек түгел дип табылган. Әлмәтнең 17 нче мәктәбендә медальгә барган 6 кешенең икесе генә лаек булуын ачыкланган. Казанның Совет районындагы 11 нче гимназиясендә дә шул ук хәл. 
Әлки, Арча, Нурлат, Казан, Чаллы медалистлары арасыннан 13 кешенең бер дисциплина буенча да 70 балл туплый алмаганлыгы ачыкланган. Аерым алганда, ясалма медалистлар мәсьәләсе урыннарда тиешле чаралар күрүне сорый. 
“Цифрлаштыру чорында тәрбия һәм белем бирү: традицияләрне саклап, киләчәккә барабыз” шигаре астында узган август киңәшмәсендә цирлы дәресләр, цифлы тәрбия турында сүз булды. Цифрлаштыру чорында да тәрбия һәм белем бирү беренче урында кала. Бүген балалардан гаджетларны тартып ала алмыйбыз. Моның киресенчә, тискәре нәтиҗәсе булырга мөмкин. Мәктәптә 15 ел информатика фәне укыткан  Бөгелмәдән Наталья Белоусова әйтүенчә, “интернетка ышанмаска, ә анда эшләргә кирәк”. Һәм, әлбәттә, укучыларга, әти-әниләргә  бу турыда укытырга туры киләчәк.    
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та төп игътибарны үсеп килүче буынның тәрбия мәсьәләренә  бирергә чакырды.
– Тәрбия процессында әти-әниләрнең потенциалын бәяләмичә калырга ярамый. Әти-әниләр берләшмәләрен эштә актив кулланырга кирәк, бигрәк тә челтәр ресурслар аша эшләргә була. Тәрбия мәсьәләсендә төп рольне сыйныф җитәкчеләре уйнаячак, – диде ул. Россия күләмендә “Мөһим сөйләшү” проекты барышында да Ватанны ярату, туган телне хөрмәт итү, патриотик тәрбия турында да сөйләшүгә дә игътибар итәргә кушты. 
Гомумән, август киңәшмәсендә укучыларны тәрбияләү, замана шартларында укучының белем сыйфатын арттыру, укытучы кадрларны әзерләү турында ныклы сөйләшү булды. 

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading