16+

Автомобильдә «очсаң», тизрәк барып җитәсең... төрмәгә

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин юл-транспорт хәрәкәтенә кагылышлы яңа канунга имза куйды, әлеге документ 2022 елның 10 гыйнварыннан гамәлгә керде. Транспорт чарасы тизлеген күрсәтелгән чиктән арттырган һәм каршы як полосага чыккан кешеләр җинаять җаваплылыгына тартылачак.

Автомобильдә «очсаң», тизрәк барып җитәсең... төрмәгә

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин юл-транспорт хәрәкәтенә кагылышлы яңа канунга имза куйды, әлеге документ 2022 елның 10 гыйнварыннан гамәлгә керде. Транспорт чарасы тизлеген күрсәтелгән чиктән арттырган һәм каршы як полосага чыккан кешеләр җинаять җаваплылыгына тартылачак.

Җинаятьләр һәм Җинаять-процессуаль кодекска кертелгән төзәтмәләр транспорт чарасын идарә итү хокукыннан инде элек тә мәхрүм ителгән булган, шулай ук берничә мәртәбә административ җавапка тартылган йөртүчеләргә кагыла. Сүз агрессив йөртүчеләр турында бара: болар – сәгатенә тизлекне күрсәтелгән чиктән 60 чакрымга һәм аннан да күбрәккә арттыручылар, хәрәкәттә каршы як полосага чыгучылар һәм каршы хәрәкәттәге трамвай юлына чыгучылар.

Хәзер яңа канун нигезендә “лихачларга” 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр штраф, моннан тыш, 2 елга кадәр иректән мәхрүм калу яный. Канунны кабат бозган очракта, 3 елга кадәр төрмәгә ябылуың да ихтимал, ә штраф 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр салына.

Кодекска кертелгән яңа маддәдә 6 елга кадәр билгеле бер вазифаларны яки эшчәнлекне башкару хокукын чикләү һәм төзәтү яки мәҗбүри эшләргә тарту җәзасы да күрсәтелгән.

Ләкин, хәлнең күзгә күренеп яхшырачагына шик туа. Чөнки, юллардагы камералар теркәгән очраклар җинаять эше кузгатырга нигез була алмый.  Тизлекне нык арттырган очракны ЮХИДИ инспекторлары фактта теркәргә тиешле була. Димәк, йөзләрчә экипажның урамнарга яки автотрассаларга чыгып басып, камерасын тотып, көне буе күзәтеп торуы зарур. Моның кадәр штатны каян табасың?

Статистика күрсәткәнчә, транспорт чараларын идарә итүчеләрнең 40 процентын административ чаралар куркытмый, алар барыбер тизлек режимын боза бирә. Тизлекне сакламаучыларның һәр унынчысы юл хәрәкәтендәге башка кагыйдәләрне дә тупас боза.

Россия автомобильчеләре федерациясе җитәкчесе Сергей Канаев: “Зур тизлектә каршы як полосага килеп чыгучы йөртүчеләр үзләренең генә түгел, юл хәрәкәтендә катнашучы башкаларның да гомерләренә куркыныч тудыралар”, –дип, чараларны кырысландыруның урынлы булуын әйтә.

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары быелның февралендә хәвефле йөртү буенча да канун проектын карый башларга җыена.

Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге пропаганда хезмәте хәбәр иткәнчә, узган ел Казанда транспорт чарасының тизлеген арттыру сәбәбендә 242 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан – 14 кешенең гомере өзелгән, 286 кеше төрле авырлыкта имгәнүләр алган. ЮХИДИ хезмәткәрләре тизлек режимын сакларга, юл хәрәкәтендә үзеңнең дә һәм башкаларның да гомерен куркыныч астына куймаска чакыра.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading