16+

Авыл яшьләре... яңа шәһәр төзи

Яшьләр һәрвакыт грандиоз идеяләр белән янып, алга омтылып яшиләр. Алар өчен махсус форумнар оештыру – замана белән бергә бару дигән сүз.

Авыл яшьләре... яңа шәһәр төзи

Яшьләр һәрвакыт грандиоз идеяләр белән янып, алга омтылып яшиләр. Алар өчен махсус форумнар оештыру – замана белән бергә бару дигән сүз.

«Шәһәрләр» хакатоны (башкача әйткәндә форум) Россиянең 17 төбәгеннән 30 яшь урбанист, архитектор һәм 14 татарстанлыны җыйды. Яшьләр республиканың иске биналарын яңа яшьләр үзәге итү өчен проектлар әзерләделәр. Хакатонда җиңү өчен бүләк – капиталь төзекләндерү программасы хисабына проектны тормышка ашыру. 

Катнашучылар бер атна эчендә республика районнарына барып, объектның һәм җирлекнең үзенчәлекләрен өйрәнделәр, район халкын борчыган мәсьәләләргә нигезләнеп эшләделәр. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, җиңүченең максаты – яңа төзелеш түгел, ә районда булган бинаны төзекләндерү хисабына проект булдыру иде. Атна ахырында жюри әгъзаләренә Азнакай, Арча, Баулы, Мамадыш, Лениногорск һәм Казанда үзәкләрне модернизацияләү буенча җиде проект тәкъдим ителде. Шулар арасында «Баулы эффекты» проекты – өченче, Азнакай – икенче, ә «Мамадыш» яшьләр үзәге проекты беренче урынга лаек булды. ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов әйтүенчә, тиздән җиңү яулаган проектны чынга ашыру буенча эшләр башланып китәчәк. Шулай ук башка проектлар да игътибарсыз калмаячак. Район башлыклары хезмәте белән алар да яшьләр үзәгенә әйләнер дип көтелә.

«Яшьләр проектларын булдыруның әһәмиятенә аерым тукталып үтәсем килә. Узган елда «МАРШ» дип аталган шундый ук чара нәтиҗәләре буенча республика президентына проектлаштыру алымын тәкъдир иткән идек. Яшьләр үзәге директоры һәм яшьләр кызыксыну белдергәннән соң, проектның мөһим булуын аңладык. Нәтиҗәдә, без яшьләргә кирәк булган һәм аларны үстерә алган үзәкне сайлаячакбыз», - диде министр.

Чыннан да, хакатонда үз проектларын яклаган һәр команда барлык нечкәлекләрне исәпкә алган. Барысы да диярлек район халкы белән сөйләшеп, аларның фикерләрен белешкәннәр, яшьләр өчен кызык булган уеннарга нигезләнеп проект булдырганнар. Шуларның берсе – Мамадыш яшьләр үзәге. Алар барыбызга таныш булган «Монополия» уенын «чынга ашырмакчы». Төзекләндерү өчен алынган бина – өч катлы йорт, анда банк урнашкан беренче катның бер өлеше генә эшли. Яшьләр банк белән яшьләрнең иҗади булуын берләштергәннәр. Шуңа күрә уен кагыйдәсенә таянып, яшьләр үзәге проектын төзегәннәр. Мамадыш Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Алексей Смирнов яшьләрнең тырышлыгын, проектның ни дәрәҗәдә кирәкле булуын ассызыклап үтте:

«Республикада бу безнең беренче зур тәҗрибә. Бигрәк тә район өчен бу алымны куллану дөрес дип саныйм. Элегрәк төрле проектларны төзегәннән соң гына аны ничек куллану турында уйласалар, хәзер киресенчә, башта проектның кулланылышы беренче урынга куела. Хакатон Яшьләр үзәге белән аларны «төзүче» - яшьләрне берләштерә һәм бу миңа калса, уңай нәтиҗәгә китерәчәк. Без әлеге проект өчен бүтән биналарны караган идек, ә Яшьләр үзәге өчен менә дигән бина каршыбызда гына булган. Безнең банк бинасының күпчелек өлеше буш тора. Киләчәктә яшьләр белән тулып торыр дип ышанабыз. Финанслау мәсьәләсе хәл ителгәч, киләсе елга ныклап тотынырга уйлыйбыз». 

Якын киләчәктә яшьләр әлеге биналарда үз идеяләре белән уртаклаша, күңел ача, кыскасы, хыялларын тормышка ашыра алачак. Үз районнарында бик зур эшләр башкарасылары алда әле яшьләрнең!

Рәфидә Галимҗанова

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading