16+

Авылда эш сәгате кыскара

Соңгы арада авылда яшәүче хатын-кызларга аеруча игътибар бирелә башлады кебек.

Авылда эш сәгате кыскара

Соңгы арада авылда яшәүче хатын-кызларга аеруча игътибар бирелә башлады кебек.

Авыл җирендә беренче баласын тапкан әниләргә – 50 мең сум, гаиләдә туган өченче балага 100 мең сум пособие түләнә. Хәзер авылда яшәүче хатын-кызларның эш көнен кыскарту турында уйлана башлаганнар. Бу хактагы канун проектын Дәүләт Думасы икенче укылышта кабул итте, дип яза «РИА Новости».
Хезмәт кодексына үзгәрешләр кергән очракта, авылда яшәүче хатын-кызлар атнасына 36 сәгатьтән артык эш­ләмәячәк. Хәзер эш сәгате, гадәттә, атнасына 40 сәгатькә җыела. Әлеге канун нигезендә авыр хезмәт шартлары өчен өстәмә түләү дә каралган.

Сүзен-сүзгә

Таһир Һадиев, Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, аграр һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе, депутат:
– Бу уңай күренеш, сүз дә юк. Авылда эш бер-берсенә бәйләнеп бара бит. Син кайтканчы ишегалдында, абзарда, бакчада тагын эш көтеп тора. Авылда яшәгән кешеләргә төрле яклап өстенлекләр бирелергә тиеш. Уңайлы шартлар, өстенлекләр булмаса, авыл турында зурлап сөйләүдән мәгънә юк. Кеше бу өстенлекләрне үзе сизеп яшәгән очракта гына нәтиҗә булачак. 2гә, 3кә кадәр эшләсен авыл хатыннары, әгәр өстәмә эш башкарырга туры килә икән, аның өчен өстәмә түләү кертү дә мөһим.

Алинә Яруллина, Яшел Үзән районы, Яке урта мәктәбендә укытучы:
– Гомумән, хатын-кызның эшен тавык та чүпләп бетерә алмаслык. Иртә белән эшкә чыгып китәм, төштән соң дүртләргә генә кайтып керәм. Аннары ашарга пешерәм, сәгать җиделәрдә мал-туар карарга чыгып китәбез, кич белән балаларга дәрес әзерләргә булышам, үзем дәрес­кә әзерләнәм, йокларга соң ятам. Көн саен шул сценарий. Гаиләгә вакыт бик аз кала. Шул ук вакытта эш сәгатен кыскарту нәтиҗәсендә хезмәт хакы да кими икән, бу авыл җирендәге кеше өчен бик отышлы түгел.

Дамир Бәдриев фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading