Бүген авыл халкы печән әзерләү белән мәшгуль. Дөрес, печән чабу, җыю, киптереп алып кайту элеккечә күңелле түгел хәзер. Печәнне рулон итеп төреп кенә кайтарып куялар. Чалгы белән сәнәк кояш яктысын да күрми кала. Элек исә бөтен гаилә, җыелып, печән җиренә бара иде. Печәнгә төшкәнче, бүлеп бирелгән җир өчен шактый гына тарткалаш та булып ала әле.
Безнең ике як күршебез терлекләренә азыкны елга-күл буйларыннан чабып, җәй буе үз җайларына әзерли иде. Иртән ат җигеп чыгып китәләр дә кич белән генә кайталар. Җәй буе өй белән болын арасында йөриләр. Әмма кайвакыт ике күрше арасында, минем җир дигән булып, бәхәсе дә чыккалап ала.
Без үзебез 20 чакрым ераклыктагы Идел буена бара идек. Ара-тирә күренгән җиләген каба-каба, берочтан мәтрүшкәсен дә, каен себеркесен дә җыеп, казан асып чәйләр кайнатып, печән чабабыз, аннан соң киптереп, трактор арбасына төяп алып кайтабыз. Печән өсте вакытында тракторын табу да мең бәла. Алдан ук майлап-җайлап, килешенеп куйсаң гына. Трактор капка төбенә килеп туктауга, сәнәкләр күтәреп, бөтен гаилә шунда чыга. Урамда печән исе тарала. Печән тузанына күмелеп эшне бетереп кергәндә, кич җиткән була. Печәнчеләрне кайнар коймак белән мунча көтә. Бөтенесе дә шат, канәгать. Иң мәшәкатьле эш эшләнде. Малларга азык әзер, кышны тыныч күңел белән чыгачакбыз.
Бүген исә чалгыны бензин белән эшли торган чапкычлар алыштырды. Ничек кенә булса да, авыл кешесе терлек азыгын вакытында әзерләп калдырырга тырыша. Биектау районының Торнаяз авылы фермерлары Латыйповлар бүгенге көндә люцернадан сенаж әзерләү белән мәшгуль.
– Быел печән әйбәт, үләннең массасы куе, витаминнарга бай чагы. Һава торышы да безнең җайга гына тора. Техника сынатмаса, эшләр гөрләп бара. Беренче покосны сенаж өчен тотарга булдык. Өч бик зур чокырыбыз бар, ел да шуларны тутырып куябыз, – ди Минсинә Латыйпова.
Узган елны 240 баш терлеккә алар 5 центнерлы 1 мең рулон печән әзерләгән. Быел да кышка шуның кадәр әзерләп куярга ниятлиләр.
Әтнә районының Ары авылында яшәүче даими газета укучыбыз Фидаил Кадыймов печән җыйган фотоларын безгә бер-ике атна элек үк җибәргән иде. Печән чабарга да, матур фотолар төшереп җибәрергә дә өлгерә ул.
Быел аларның печәннәре юкарак булган.
– Яңгырлары да булмады түгел. Көннәр салкын тору аркасындадыр, печәнебез сыеграк. Аның каравы, печәнне җыеп алырга көннәре әйбәт торды, – диде ул.
Кадыймовлар печәнне өч бакчага чәчә. Җәй буена ике тапкыр чабып алалар. Өч баш терлеккә шул җитә, дип сүзгә кушыла Фидаилнең тормыш иптәше Раилә. Үләнне трактор яллап чаптыралар, аннары үзләренең кулдан җыйган тракторлары белән ташыйлар.
Яшел Үзән районының Сөнчәләй авылында яшәүче Фәния Хәйбуллина: «Атна буе печәндә йөреп, төшләргә керә башлады инде», – ди. Быел аларда да печән мактанырлык түгел, юка икән, чөнки яңгырлар яумаган. Узган елны исә печәннәре бик әйбәт булган.
Хәйбуллиннар печәнне авылда буш йортлар яки ялгыз әбиләр яши торган бакчаларга чәчә. Быел ун бакча печән чәчкәннәр.
– Бездә болынлыклар юк, чокыр-чакырлы җирләр генә. Шуңа да бакчаларга чәчәбез. Хәзер рәхәт, мотоблок белән генә чабабыз. Элекке еллардагы печән өсләрен бер дә сагынмыйм. Үзәкләргә үтте ул чокырлардан кача-поса печән чабып, аны бау белән менгезүләр. Аннары атка төяп алып кайта идек. Соңрак күрше Чувашия җирләренә дә чыгып чапкаладык, – ди Фәния ханым.
Авылга Чувашиядән килеп печән сатучылар да күренә башлаган. Кечкенә генә тюкны 80 сумга саталар, диде Фәния. Без шалтыраткан башка авылларда әлегә печән бәясе билгесез, диделәр.
Сүз уңаеннан: Татарстан хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Николай Титов республика басуларындагы агымдагы кыр эшләре турында хәбәр итте. Ул искәрткәнчә, хуҗалыклар алдында терлек азыгы өчен беренче кат печән чабуны 20 июньгә тәмамлау бурычы куелган.
– Республиканың бөтен территориясендә печән чабу өчен оптималь дәвер башланды. Тулаем тиешенчә кышлау өчен кимендә 1,8 млн тонна азык берәмлеге әзерләргә кирәк, – диде Николай Титов.
Фидаил Кадыймов ,Әлфия Хәлиуллина фотолары
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар