16+

Авылда ял итү урыны булдырган Илһам Гарифуллин: «Йортларны арендага гаиләле кешеләргә генә бирәчәкмен»

Һәр җирлектә тырыш, авыл җанлы, туган җиренә тугры калган, аның киләчәге өчен кайгырып торган кешеләр була. Кукмара райо­нының Яңа Сәрдек авылында да бар андый кеше. Илһам Гарифуллин үз авылларына терәлеп үк торган Чәти авылында (халык телендә шулай атала, рәсми исеме – Югары Китәк) ял итү урыны булдырган.

– Авылның иң матур буш торган урыны иде бу, монда бер-берcеннән берничә метр гына ераклыкта өч чишмә дә бар.Чишмәләрне шактый еллар элек үк яңартып куйган идем. Соңрак шушы җирне ял итү урыны итеп күрәсем килде. Урманчылыкта эшләгәндә үк туган иде бу хыял миндә. Унбиш елдан соң гына тәвәккәлләдем, бер гектар җирне үз исемемә рәсмиләштердем, – ди ул.

Илһам бер гектар җирне чистартып, җиләк-җимеш агачлары утырткан, киләчәктә наратлар утыртырга җыена. Зур гына күл казыткан. Аны казытыр өчен махсус экскаватор сатып алган. Казыганда, 200 «КамАЗ» машинасы балчык чыгарганнар. Күлнең тирәнлеге 1,5-2 метр. Ял итәргә килүчеләр күлдә көймәдә йөри ала, балык тота. Илһам әфәнде күлгә ак амур, толстолобик, стерлядь, чуртан балыгын җибәргән. Өчәр килограммлы балыкларны тотарга була, ди ул. Шашлык пешерү өчен мангал, уха пешерәсе килүчеләргә казан асарга җайланма, балаларга атынчык, эскәмияләр, урындык-өстәлләр белән чатыр ясап куйган. Киләчәктә Илһамның йорт белән мунча да салып куярга нияте бар. Аларның фундаментлары әзер инде.

– Узган елны монда килеп ял итүчеләр, туган көннәрен билгеләп үтүчеләр шактый булды. Минем бер генә таләбем – исерткеч эчемлекләр эчмәскә. Мунча, йортын да салып куйгач, аларны арендага гаиләле кешеләргә генә бирәчәкмен. Хәләл ял итү урыны булуын телим. Мин бирегә үзем еш киләм, ялтырап торган күлгә карап, балыклар уйнашканын күзәтеп утыру күңелгә ял, тынычлык бирә, – ди яңа танышым.

Илһам бүгенге көндә төзелеш буенча эшмәкәр. Ул 25 кешедән бригада туплап, йорт һәм мунча буралары салалар. Үзенең агач яру цехы да бар. Авылларында балалар өчен хоккей мәйданчыгы эшләгән.

Кукмара, Яңа Сәрдек

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading