16+

Авыл халкы борчыла: «Кәҗәләр зиратны таптый, малларны көтүгә кумыйлар, клуб эшләми – безгә нишләргә?»

Редакциябезгә Спас районының Татар Такталысы авылыннан шалтыраттылар.

Авыл халкы борчыла: «Кәҗәләр зиратны таптый, малларны көтүгә кумыйлар, клуб эшләми – безгә нишләргә?»

Редакциябезгә Спас районының Татар Такталысы авылыннан шалтыраттылар.

«Күптән түгел генә зиратны рәшәткә белән әйләндереп алдык. Ә анда кәҗәләр бәреп керә. Кабер өсләрендә йөриләр, бөтен чәчәкләрне ашыйлар. Көне-төне авыл буйлап терлекләр йөри. Аларны көтүгә кумыйлар. Авылда клуб та юньләп эшләми», – дип шикаять белдерделәр.

Татар Такталысы Аргамак авыл җирлегенә карый. Авыл башлыгы Румия Галәветдинова аңлатуынча, зиратны үзара салым акчасына калай рәшәткәләр белән әйләндереп алган булганнар. Җәй көне чынлап та кәҗәләр зиратка бәреп кергән. Шул хәлдән соң авыл башлыгы хуҗалар белән сөйләшкән, кисәтү ясаган. Кәҗәләрне урамга чыгармаска сүз биргәннәр.

– Бу авылның үзенчәлеге шунда инде, көтүне чират белән көтәләр. Берничә гаилә, көтү көтәсе килмичә, малларын көтүгә кумый, – ди Румия Галәветдинова.
Ә менә клуб юньләп эшләми дигәне белән килешмәде авыл башлыгы. Бу мәсьәләдә Татар Такталысы авылы клубы җитәкчесе Земфира Сафина белән сөйләштек.

– Мин октябрь башына кадәр отпускта идем. Күрәсең, шуңа кеше, клуб ачылмый, дип борчылгандыр. Алай да, ялда булсам да, Өлкәннәр көнен уздырдык. Клубыбыз эшли, ике ел элек яңа бина салынды. Ир-атлар кичләрен бильярд уйнарга теләп киләләр. «Җыр белән гомергә» коллективы эшли. Анда өлкәнрәкләр шөгыльләнә. «Фантазия» түгәрәгендә кул эшләре белән мәшгульбез, – диде Земфира ханым.
Хәтта клуб эшчәнлеген яктырткан фотоларны да редакциябезгә юллады. «Авылга кунакка кайтып китеп йөргән кешеләр белдерәләрдер ул шикаятьне. Авыл халкының моңа вакыты юк»,– дип тә өстәде.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    авылларында бэракат юктыр инде..авылнын ижтимагый хэрэкэте , махалля йоклый булса киряк. Авыл клубы бэтен авыл халкынын мэнфэгатен кайгырта алмый. Бер завклуб , белмим махсус белеме бармы? Булсада кэндэлек системалы рэвештя ни эшляп була..?

    Мөһим

    loading
    2
    X