16+

Авылга кайтыгыз, укытучылар, 1 миллион сум бирәчәкләр!

Россия Президенты Владимир Путин үзенең Федераль җыенга Юлламасында укытучыларны авылга кайтару проблемасын күтәреп чыккан иде.

Авылга кайтыгыз, укытучылар, 1 миллион сум бирәчәкләр!

Россия Президенты Владимир Путин үзенең Федераль җыенга Юлламасында укытучыларны авылга кайтару проблемасын күтәреп чыккан иде.

Президент 2020 елдан башлап «Авыл укытучысы» программасын гамәлгә кертергә тәкъдим итте. Әлеге программа буенча авылларга һәм кече шәһәрләргә күчкән укытучыларга 1 миллион сум акча биреләчәк. «Авыл табибы» дигән мондый программа медицина тармагында күптән бар инде.

Яшьләр өчен генә түгел

Россия мәгариф министры Ольга Васильева сүзләренчә, әлеге программа яңа гына укуларын тәмамлаган яшь укытучыларны гына түгел, тәҗрибәле, стажлы укытучыларны да авылга кайтарачак. Министр сүзләренчә, «Авыл укытучысы» программасы яшьләргә генә кагылмый. Путин яшь чикләрен киңәйтергә кушкан.
Ольга Васильева сүзләренчә, авылда эшләүче яшь укытучыларга төбәкләр болай да үз көченнән чыгып ярдәм итә иде инде. Әйтик, кайбер укытучыларга җирле җитәкчеләр хезмәт хакын арттырып түли.
– Төбәкләр яшь укытучыларга һәрвакыт ярдәм итеп торды. Яшь белгечләргә эшли башлаган беренче өч, биш ел дәвамында өстәмә түләүләр бирелде. «Авыл укытучысы» программасы, моннан аермалы буларак, шәһәрдән авылга күченгән зуррак стажы булган укытучыларга да кагылачак. Минемчә, бу – бик мөһим әйбер, – ди Ольга Васильева.

Татарстан да бу өлкәдә авыл укытучыларын бар яктан тәэмин итеп тора. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итүенчә, республика авыл мәктәбендә эшләргә риза булган яшь укытучыларга 100гә якын грант бүлеп бирергә ниятли.
– Югары квалификацияле педагогик һәм идарәче кадрларны мәгариф өлкәсенә җәлеп итү максатыннан, авыллардагы гомуми белем бирү оешмаларында эшләргә теләк белдергән 35 яшькә кадәрге укытучылар һәм директорларга, торак шартларын яхшырту өчен, Татарстан хөкүмәте тарафыннан 100гә якын грант бирү күздә тотыла, – диде ул.

Бүген Татарстан авыллары мәктәпләрендә 19 меңгә якын мөгаллим эшли. Казан Кремле вәкиле сүзләренчә, Татарстан «Авыл укытучысы» программасы юнәлешендә дә эшли башлаган инде.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, быел мәктәпләргә 600 яшь укытучы килгән. Авыл җирендә укытучылар белән тәэмин ителеш – 98,4 процент. Математика, физика, башлангыч сыйныф, рус теле һәм әдәбияты, чит тел укытучылары җитми.
Авыллар һәм кече шәһәрләргә укытучылар җитмәү проблемасын хәл итү өчен, республикада инде сигез ел «Безнең яңа укытучы» гранты тормышка ашырыла. Аны алган, яше 35кә кадәр булган укытучыларның хезмәт хакына ай саен 8620 сум акча өстәлә торган булган.

«Бөтен кешегә дә җитәрме?»

Инглиз һәм немец теле укытучысы Назлыгөл Минһаҗева берара укытучы булып эшләгән дә, аннан «Алгарыш» гранты отып, Германиягә магистратурага укырга киткән. Ләкин чит илдә алган икенче югары белеме инде мәгариф өлкәсенә кагылышлы түгел.

– Авылдан чыккан яшьләр өчен бу яхшы мөмкинлек, – дип саный Назлыгөл. – Әлбәттә, бер караганда, авылда еллар буе укытыр өчен бу бик зур акча түгел кебек, ләкин төпләнеп китү өчен яхшы сумма. Минемчә, күп яшьләр моңа кызыгыр иде. Мин 18 яшьтән балалар белән эшлим инде. Эшемне яратам. Ләкин хәзергә дөнья мирасын өйрәнәм. Киләчәктә ЮНЕСКО кебек зур оешмаларда эшләргә ниятлим. Үземне башка өлкәдә сынап карыйсым килде. Россиядә укытучылык бик үк дәрәҗәле һөнәр түгел. Германиядә, киресенчә, аларны зурлыйлар. Биредә югары уку йорты профессорлары илнең иң дәрәҗәле биш һөнәре исемлегенә керә. Хезмәт хаклары да бик югары. Укытучылыктан китсәм дә, балалар белән эшләргә һәрвакыт җай табармын дип уйлыйм.

Кукмара кызы Айгөл Гатауллина, киресенчә, Казанны үз итмичә, туган ягына кайтып киткән. 2014 елдан бирле үзе укыган Зур Кукмара урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирә.
– Мин инде укырга кергән вакытта ук үземнең авылга кайтачагымны белә идем. Беренчедән, мин районнан юллама буенча белем алдым. Икенчедән, Казанны бер дә үз итмәдем. Хәтта шау-шулы Казан урамнарын ташлап, үземнең чәчәкле, итекле туган ягыма кайтачакмын, дип, инша да язган булганмын беренче курста. «Авыл укытучысы» программасы чыннан да яшьләрне авылга тартыр иде. Тик авылга кайтырга теләүче барлык укытучыларга да аның кадәр акча биреп бетереп булырмы икән?! – дип борчыла мөгаллимә.
Айгөлләрнең мәктәбендә 239 укучы белем ала, 35 укытучы эшли.

– 2015 елда «Безнең яңа укытучы» проектында җиңү яуладым. Ярты елга бер тапкыр зур суммада акча бирәләр. Хезмәт хакымнан да канәгатьмен. Университеттагы төркемдәшләремнең 80 проценты мәктәптә эшли, кайберләре балалар бакчасында тәрбияче, – ди Айгөл.

Бүген Россия буенча авыл мәктәпләренә 12 мең укытучы җитми. Илдә барлыгы 42 мең мәктәп эшли. Шуларның 26 меңе авыл мәктәбе статусын йөртә.

Фото "ШК" архивыннан

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Балалар саны җитмәүдән ябылган мәктәпләргә укытучылар нигә кирәк? Юк-бар мәкаләләр сездә басыла инде!

    Мөһим

    loading