Шәһри Казан

Гомерләр узмый, ә озыная...

Хөкүмәт йортында үткәрелгән брифингта Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков республикада илкүләм проектлар ярдәмендә алып барылган эшләр белән таныштырды. Татарстанда быел илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 4,3 миллард сум тотылды. Республика буенча 34 медицина учреждениесе төзелде, 15 бинага капиталь төзекләндерү үткәрелде. 2012 елдан башлап 606 фельдшер-аккушер пункты төзелде, быел янә 23е сафка бастырылды.

Пенсионерлар мәхәббәте – “кысыр чәчәк”
1960-1970 елларда авылларда 5-8 бала һәр гаилә өчен гадәти күренеш иде. 1990 елларда СССР таркатылу, күмәк хуҗалыкларның бетерелүе яшьләрнең шәһәрләргә агылуына китерде. Бүген авылларда яшәүчеләрнең күпчелеге – пенсионерлар. Без – пенсионерларның мәхәббәте “кысыр чәчәк” кенә шул, бәби авазы чыгару чоры артта калган.
Яшь гаиләләр аз булганлыктан, бәби табу да кими. 
– Районнардагы бала тудыру йортларында бәбиләрнең үлү очраклары да күзәтелә. Мондый хәлдә бала тудыру йортларын үзәкләштерми мөмкин түгел. Шәһәрләрдә кадрлар да тәҗрибәлерәк, медицина җиһазлары да яхшырак. Бөтен дөньяда кечкенә саналган бала тудыру йортларын ябу гамәлгә ашырыла, – дип аңлатты бу кискен мәсьәләне Марат Садыйков.
Мәсьәлә чишелешенең бер юлын авылларда колхозларны кабат торгызуда күрәм. Колхозда эшләргә теләгән кеше барыбер булачак. Икенче юлы – авыл җирлекләрендә агропредприятиеләр төзү, совет заманнарындагы кебек заводларның филиалларын ачу. Авылны тернәкләндерү программасы булмаса, бала тудыру йортлары ябылган районнар исемлеге елдан-ел артачак әле. Кызганыч, министр моны дөньякүләм күренеш, ди. Чит илләр теләсә ни эшләсен, безгә бәби тапмыйча ярамый.

Гомерләр узмый, ә озыная
2022 елның 10 аена чыгарылган йомгаклар буенча, Татарстанда кешеләрнең уртача гомер озынлыгы 73,8 елны тәшкил итә. Безнең күрсәткеч Идел буе федераль округында иң беренчесе. 
– Сәламәтлекне саклауга юнәлтелгән илкүләм проектлар халыкның сәламәтлеген кайгыртуга ярдәм итә. Татарстанда быел илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 4,3 миллард сум тотылды. Республика буенча 34 медицина учреждениесе төзелде, 15 бинага капиталь төзекләндерү үткәрелде. 2012 елдан башлап 606 фельдшер-аккушер пункты төзелде, быел янә 23е сафка бастырылды, авыллардагы фельдшерлык пунктларына 3 меңнән артык медицина җиһазлары сатып алынды. Диспансеризациягә игътибар бирелә. Быел 2 миллионга якын кешегә медицина каравы үткәрелде. Саба, Әтнә, Бөгелмә, Кама Тамагы, Югары Ослан районнары халкны диспансеризацияләүдә активлык күрсәтә. Авылларга мобиль комплекслар да бара, тагын бер мобиль автокомплекс сатып алынды, – диде Марат Садыйков.

Чүп-чар ризыкның чире яман
Татарстанда медицина хезмәте күрсәтү заманча технологияләр белән ныгытыла барса да, әле йөрәк-кан тамырлары, шулай ук яман шеш авырулары чигенергә җыенмый. Яман шеш балаларда да күзәтелә, хәтта. Быел 2 меңнән артык бала әлеге авырудан дәвалану узган.
– Сәламәт яшәү рәвешен саклау мөһим. Ашказаны-эчәклек безнең беренчел иммунитет, ягъни, организмны саклаучы органнар. Сыйфатлы, табигый ризыклар ашарга тырышырга кирәк. Ашказанын теләсә нинди әйберләр белән тутырырга ярамый, – дип, җавап бирде министр Марат Садыйков “Шәһри Казан” газетасы хәбәрчесе соравына.

Реклама

Төзибез һәм цифрлашабыз

 Республика клиник хастаханәсе быел HIMSS стандартларындагы сертификат алуга иреште, бу Россиядә төбәкләр арасында бердәнбер әле. Шундый ук сертификат МЧСның медицина частендә генә бар. 
 Киләсе елда тагын 27 медицина учреждениесе төзеләчәк. Дәрвишләр бистәсендә, Осиновода башланган төзелеш дәвам иттерелә. “Салават күпере” торак комплексында киләсе елда 10 мең квадрат метр мәйданда дәваханә (поликлиника) төзелеш башлана, аны 2024 елда тәмамлау бурычы куелган. Яңа Савин районында Гаврилов урамында 1нче шәһәр балалар хастаханәсенең проекты әзерләнә. Казансу ярында балалар медицина шәһәрчеге барлыкка киләчәк.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: