16+

Авылыбызга һәйкәл куелмасын иде

Соңгы елларда Авыл көне бәйрәмнәрен уздыру гадәткә кереп бара.

Авылыбызга һәйкәл куелмасын иде

Соңгы елларда Авыл көне бәйрәмнәрен уздыру гадәткә кереп бара.

Ниһаять, быел Әлки районының Төгәлбай авылында да шундый матур бәйрәм узды. Әлеге чара халык үтенечен искә алып, авыл башлыгы Минзакир Гайфуллин ярдәме белән оештырылды.

Авылыбыз зур түгел, Төгәлбайда 70ләп йорт исәпләнә, барлыгы 80гә якын кеше яши. Аларның да күбесе пенсионер. Авылда колхозлар таркалган, җирләр инвесторлар кулында. Алар пай җирләре өчен халыкка икмәген, акчасын түли. Югыйсә, әби-бабайлар сөйләвенчә, авылыбыз элек бик зур булган, 300дән артык хуҗалык исәпләнгән, кеше саны да 1000нән артып киткән. Авыл уртасыннан Иделгә коя торган Бизнә елгасы ага.

Бәйрәм авылдагы Равил мулланың Коръән укуы белән башланып китте. 250гә якын кеше җыелган иде. 20-30 ел буе күрешмәгән дуслар, танышлар да бу көнне рәхәтләнеп аралашты. Тамаша яңа төзекләндерелгән клубта барды. Озак еллар китапханә мөдире булып эшләүче Әнисә Фасахова бәйрәмне алып барды, матур җырларын да бүләк итте. Хәзер Яшел Үзәндә яшәүче авылдашыбыз Мәрьям Ситдыйкова туган авылына атап язган шигырьләрен укыды. Үзем дә Авыл көне уңаеннан Төгәлбай тарихына багышланган китап чыгарган идем. Аны халыкка тараттым. Бик хуплап кабул иттеләр. Берничә пародия сөйләп, тамашачыны көлдереп тә алдым әле. Дүрт ел элек вафат булган пародия остасы, комбайнчы, сугыш ветераны Нәтфулла абый Гатинны искә алдык. Авылда яшәүче 80 яшеннән узган кешеләргә истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Сугыш ветераны Нургазис Хисмәтовка – 98 яшь, Гөлзәминә Абдрахимовага – 91 яшь. Алар – авылыбызның иң өлкән кешеләре. Шулай ук 60 ел бергә гомер иткән парлар – Сөембикә һәм Абдулла Җиһаншиннарны бүләкләделәр. 50 ел бергә яшәгән Мәрьямбану һәм Гәптерәүф Шәмәрдановларны да тәбрикләделәр. Гәптерәүф авылдашыбыз Ильяс Идиятуллин белән 2000 елда яңа мәчетне төзүдә ярдәм кулы сузган иде.

Ахырдан бәйрәм чәй табыны янында дәвам итте. Бәйрәмне оештыруда матди ярдәм күрсәткән өчен төп иганәчеләр – фермерлар Илнар Гыйльманов һәм Гәрәевләр гаиләсенә зур рәхмәт.

Кызганыч, авылның бүгенге көне аяныч. Азнакай районында юкка чыккан Ташлыяр авылына һәйкәл куйганнар дип укыган идем. Безгә дә шундый язмыш белән очрашырга язмасын иде. Авылда мәктәп ябык. Өч бала клубның бер бүлмәсендә укып йөри. Ярый быел авылда бер сабый дөньяга килгән. Югыйсә, авылда яшәр өчен шартлар тудырылган: һәр өйгә газ, су кергән. Авылның киләчәге бары халык кулында.

Сөләйман Шакиров, Казан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading