16+

Авылын таныту өчен, Мексикада татарча язалар

Интернет челтәре елдан-ел камилләшә бара. Шул исәптән татар телендәге сайтлар, социаль челтәрдәге сәхифәләр дә. Блогер дигән «һөнәр» дә бик популяр хәзер. Кем иренми – кулына телефон алып, фото-видеолар төшерә, интернетка урнаштыра, хәтта акча да эшли.

Авылын таныту өчен, Мексикада татарча язалар

Интернет челтәре елдан-ел камилләшә бара. Шул исәптән татар телендәге сайтлар, социаль челтәрдәге сәхифәләр дә. Блогер дигән «һөнәр» дә бик популяр хәзер. Кем иренми – кулына телефон алып, фото-видеолар төшерә, интернетка урнаштыра, хәтта акча да эшли.

Татар телендә сайтлар саны да арта. Хәзер безнең үзебезнең татар домены да («.tatar») бар. Димәк, телне, милләтне таныту өчен мөмкинлекләр дә җитәрлек.
Шундый мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмыйча, милләткә хезмәт итеп, үз сайтларын яисә корпоратив сайтлар булдыручылар, татар телендә сәхифәләрен алып баручылар арасында ел саен «Белем җәүһәрләре» дип исемләнгән бәйге оештырыла. Быел ул унынчы тапкыр үткәреләчәк.

Акча эшлисең килсә, татарча яз
Проект авторы, Татнетны үстерү фондының башкарма директоры Раил Гатауллин сүзләренчә, беренче елны бәйгедә 20-30 кеше генә катнашкан булган. Бүләккә дә ул вакытта китаплар бирелгән. Хәзер исә, ун ел вакыт узганнан соң, «Белем җәүһәре» исемен алу өчен 120ләп катнашучы дәгъва кыла.

– Хәзер бәйге дөньякүләм һәм без аның дәрәҗәсен сак­ларга тырышабыз. Конкурсның нигезләмәсе бар һәм катнашу өчен сайтның шул нигезләмәгә туры килүе, татар телендә булуы шарт. Бәйгенең үз сайты бар һәм нигезләмә белән анда танышырга була, – ди Раил Гатауллин.

Аның әйтүенчә, конкурс­та берничә номинация билгеләнә. Алдагы еллардан аермалы буларак, быел «Иң файдалы татарча мобиль кушымта», «Татарча Википедияне үстерүдә иң зур өлеш керткән википедияче» номинацияләре дә өстәлгән.

– Без Татарстанда гына түгел, аннан читтә эшләүче оешмаларның да сайтларының татар телендә эшләвен телибез. Мондый мөмкинлекләр бар. Оешмаларга бу – бонус, чөнки клиентларының саны артачак кына. Моны кайбер сайт­лар аңлады да инде. Татар телендә сайтның бер өлешен ясау яисә татарча аккаунтлар булдыру компанияләргә тагын өстәмә керем генә бирә.

«Википедиядә чикләр юк»
Википедия – дөньядагы барлык телләрдә дә, шул исәптән татарча да эшли торган интернет ресурс. Татар телле интернет ресурслар арасында ул 4-5нче урында бара.

– Татарча Википедияне күбрәк Россиядән читтә яшәүче татарлар укый. Россиядә безнең ресурстан файдаланучылар 30-40 процент чамасы гына. Бездә Википедиянең чикләре юк. Польшада үз туган шәһәре, аның трамвай линияләре турында татарча язучылар бар. Яисә Мексикада үз туган авылын халыкара дәрәҗәдә таныту өчен, башка телләр белән бергә, татарча да язучылар бар, – ди татарча википедия волонтеры, тәрҗемәче, Россия Викимедиа волонтерлар чаптеры һәм халыкара татар телле викимедия­челәр юзер төркеме әгъзасы Фәрһад Фәтхуллин.

Сайт популяр булсын өчен кагыйдәләр
«ВКонтакте» социаль челтәрен татар теленә тәрҗемә итүчеләр төркеме координаторы, программист Рөстәм Хәйруллин сүзләренчә, конкурста катнашучыларның сайт­лары берничә платформада, шаблоннар буенча ясалган.

– Аларның төп проблемалары – реклама. Рекламаларның кайберләрен ябып булмый һәм сайтка кире кайту теләге бетә, кулланучыларны сайттан читләштерә. Укытучыларның сайтларында спортка акча куюны рекламалау дөрес түгелдер. Шулай ук әлеге конструкторларда сайтны ясаучылар булганмы – булган дип ясаган тәэсир кала. Кайберләре ашыгып эшләнгән сыман, бик чуар, артык күп төсләр кулланылган, – ди Рөстәм Хәйруллин.

Программист билгеләп узганча, кайбер шаблоннарда татар хәрефләре башкалардан аерылу очраклары да бар.

Бәйгедә катнашкан сайтларга бәя биргәндә, интерактив булу-булмавына да игътибар ителгән. Форум, чат, кунак китабы кебек бүлекләр сайтларга инде кирәкми, чөнки аралашу социаль челтәрләргә күчеп бетте, дип саный Рөстәм. Яңалыклар астында фикер калдыру, авторлар белән элемтәгә керү мөмкинлеге булса, шул җитә дип саный ул.

Аның сүзләрен Раил Гатауллин да хуплый.

– Чыннан да, безнең сайтларда интерактивлык җитеп бетми. Кайбер сайтларны конкурста катнашу өчен генә дә ясыйлар. Әгәр сайт безнең бәйгедә беренче урын алып, өч ел дәвамында үсештә була икән, аңа Гран-при тапшырыла.

PS. Конкурсның җиңүчеләрен 15 ноябрьдә бүләк­ләячәкләр. Финалга узучылар исемлеге белән «Белем.ру» сайтында танышырга була. «Белем җәүһәрләре»ндә җиңүчеләр белән бергә «Әдәби марафон»чыларны да бүләкләү күздә тотыла. Бүләкләр исә арзан түгел. Беренчелекне яулаучыларга оештыручылар ноутбуклар вәгъдә итә.

Лилия ЛОКМАНОВА.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading