16+

Авыр ел булды бу дуңгыз елы: хәвеф артыннан хәвеф, хәтәр артыннан хәтәр

И бу дуңгыз елы. Авыр булды. Хәвеф артыннан хәвеф, хәтәр артыннан хәтәр. Әле корылык, әле су басу.

И бу дуңгыз елы. Авыр булды. Хәвеф артыннан хәвеф, хәтәр артыннан хәтәр. Әле корылык, әле су басу.

Монда машина бәрелешкән, тегендә автобус ауган, интернетка керсәң дә, телевизорны ачсаң да, йөрәкләр тетри. Дуңгыз елы дуңгызлык эшли дә тора. Әле уйлап утырдым, 60 ел элек тә дуңгыз елы булган икән, 1959 ел. Бөтен авылны кара кайгыга салган фаҗига. Башыннан башлыйм әле.

Элек безнең якларда бөтен тирә-якка бердәнбер Китәк базары булган. Бездән 12 чакрымдагы мари авылы ул Китәк. Һәр атна саен булган базарга халык бик ераклардан җыелган. Базарда бөтен нәрсәне табып булган. Безнең авылда әйтелгәнчә, атаң белән анаң гына юк.

Бу ул заман үлчәве белән инде, ипи белән бәрәңгегә тамагың тук булса, мең шөкерләр иткән заман инде. Әйбер кирәк булса да барган кеше базарга, болай гына, бәяләр карап кайтыр өчен дә. Ат белән дә, күбрәк җәяү дә инде. Кыскасы, Китәк белән ике арада кеше өзелмәгән якшәмбе көннәрдә. Сатасы мал-туарын да җитәкләп киткән, аласы булса да. Бәйләгән бияләй-оекбашын да, ә элегрәк ясаган чабатасын да. Ә менә безнең авылның армиягә китәсе егетләре атка төялеп, Китәк базарын әйләнеп кайтканнар, бу бер гадәт булган.

Шунда таныш-белеше дә очрагандыр, аннары марилар элек-электән көмешкә кайнату осталары бит инде. Бераз тамак чылатып та алганнардыр бәлки. Рәхәтләнеп, арбага төялеп, җырлашып йөреп кайт­каннар. Өч елга китәләр бит, өч ел әллә бик әз гомерме? Ат башы тотарга яшьрәк егетне алганнар. Ул көзне дә шулай төялешеп, күңелле итеп Китәк базарына киткән авыл яшьләре. Ат башында Илсур Шәрипов. Әле аңа армиягә киләсе елга гына. Атны бер белешләренең ишегалдына кертеп бәйләгәннәр дә үзләре базар әйләнергә киткәннәр.

Илсур абый ат янында калган. Нинди сыер бөтен көтүне пычрата, диләр әле? Менә шундый җүнсез сыер, Изи Минние, белеш чирмешеннән эчеп чыккан да, әллә берсен якалаганмы шунда, әллә сукканмы инде, урысча итеп әйткәндә, чёрт разберёт инде. Үзебезнең авылда үзебезне кыйныйлар? Базар көнне дөм аек чирмеш булды микән инде.

Безнекеләрне кыйныйлар! Чирмешчәсе ничек булгандыр инде? Сугыш киткән, йодрыклар гына түгел, күсәкләр дә эшкә җигелгән. Миннигә нәрсә, ул качкан. Ә менә безнең егетләргә бик каты эләккән. Алар бит сугышырга дип бармаган. Уйламаганда-көтмәгәндә, илне сакларга китүчеләр Китәк базарында сугыш эчендә калганнар. Бик каты эләккән шул безнең егетләргә. Ә ат саклап чирмеш ишегалдында калган Илсур Шәрипов күзләрен мәңгелеккә йомган. Минегазиз абый белән Әминә апа бер мизгелдә өрлектәй улларын югалтканнар.

Шул хәлләрдән соң төшерелгән бер фото җибәргән иде күршебез – хәзер Кукмарада яшәүче Вакиф абый. Моңсу гына карап утыралар бер төркем авыл егетләре, ә Габделхәй Шәриповның башы кат-кат марля белән чорналып беткән. Гомер буйларына берсенең дә күз алларыннан китмәгәндер бу фаҗига. Судлар да булган, кемнәрнедер утыртканнар да. Тик вакытсыз өзелгән яшь гомер генә кабат ялганмаган. Шуннан соң рекрутлар, безнең авылча әйтсәң, никрутлар Китәк базарына бүтән бармаганнар да. 1959 ел. Дуңгыз елы.

Авылыбызның бәет остасы, Сәрдек кызы, Мәмәшир килене Мәликә апа бәлки бәет тә язган булгандыр бу фаҗига турында. Әй күп иде аның бәетләре! Бу дөньяның фаҗигасе бетәсе бармыни аның?!

Рәйсә Галимуллина, Кукмара, Мәмәшир

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading