16+

Авыр, әмма рәхәт шөгыль: «Шәһри Казан» журналисты «Түбәтәйле йөгереш»тә катнашты

Йөгерә алмаганнар үрмәләде бу көнне. Әмма азактан берсе дә финишка үзенең ничәнче булып килүе белән артык кызыксынмады. Биредә көндәшеңне түгел, үз-үзеңне җиңү мөһим. Елдан-ел күбрәк халыкны үзенә җыя алган һәм чын мәгънәсендә спорт тамашасына әйләнә барган илкүләм йөгерешкә чыгучылар арасында без дә бар идек.

Авыр, әмма рәхәт шөгыль: «Шәһри Казан» журналисты «Түбәтәйле йөгереш»тә катнашты

Йөгерә алмаганнар үрмәләде бу көнне. Әмма азактан берсе дә финишка үзенең ничәнче булып килүе белән артык кызыксынмады. Биредә көндәшеңне түгел, үз-үзеңне җиңү мөһим. Елдан-ел күбрәк халыкны үзенә җыя алган һәм чын мәгънәсендә спорт тамашасына әйләнә барган илкүләм йөгерешкә чыгучылар арасында без дә бар идек.

Берләштерде

“Милләтләр кроссы-2019” Бөтенроссия йөгерү көне илнең барлык төбәкләрендә дә ике атна элек узды инде. Казан исә кабат шаккатырырга булды – традицион көзге ярышларны бераз соңрак, “Казан ярыммарафоны” белән бер көндә уздырырга булды. Йөгерергә яраткан барлык шәһәр халкын берләштерү өчен кирәк иде бу. Максатка ирешелде кебек: “Казан ярыммарафоны” узган елгыга караганда ике тапкыр күбрәк катнашучыны үзенә җыйган.

– Без әле ике ярышны беренче тапкыр гына берләштердек. Оештыру эшендә авырлыклар туса да, катнашучыларның ике тапкыр артуы сөендерә, – дип сөйли бу уңайдан “Тимерман” спорт чаралары сериясе директоры Вадим Янгиров. – Бәлки алдагы елларда формат үзгәрер һәм йөгерешләрне ике көн дәвамында уздырырбыз.

Арту, дөрестән дә – сизелерлек. Узган ел 10 һәм 21,1 чакрым арага 1700ләп кеше йөгерсә, бу юлы аларның саны 3 меңнән артып киткән. Былтыр түбәтәйле йөгерешчеләр 1 меңләп булса, быелгыларының саны 1500 чамасы булган. Соңгысыларының артуында минем дә өлеш булды.

Әзерлек кирәк

Мондый ярышларда әзерлексез катнашырга ярамый! Табибларның фикере шундый. Каршы килергә маташсаң, узган “Казан марафоны”нда кеше үлеме белән төгәлләнгән күңелсез хәлне, ярышлар вакытында үлем очраклары буенча марафонның Америка футболы, бокс һәм кикбоксингтан гына калышуын да искә төшерәләр.

Тәҗрибәлерәк йөгерешчеләр фикерне башка төрлерәк җиткерә: үз-үзеңә ышанычың бар икән, мондый ярышларга берничә ай алдан теркәлеп куй һәм хурлыкка калмас өчен әзерлекне башла.

...Һәр ике төрле фикергә дә колак салып, әзерлекне берәр ел алдан ук башладым. Мәктәп елларындагы активлык та искә төште, студент еллардагы спорт белән ныклап шөгыльләнү дә ярдәмгә килде. Кыскасы, соңгы биш-алты ел сәламәт яшәү рәвешен онытып, спорт залыннан диванга күчүнең тәэсире атна-ун көннән юкка чыккан иде инде. Организмның: “Син өч чакрымны җырлап узасың!” – дигән фикерен тыңлап, нәкъ менә шул арага – “Түбәтәйле йөгереш”кә язылырга булдым. Үзем белән 9нчы сыйныфта укучы кызымны да иярттем.

Бәйрәм өчен рәхмәт

Ошбу ярышларда катнашуның рәхәтлеген тату өчен йөгерешчеләр арасында булырга кирәк икән. Чын мәгънәсендә бәйрәм! Һәм әлеге рухны йөгерешчеләр үзләре булдыра: һәрберсе шат, музыкага кушылып җыр сузучылар, хәтта биючеләр дә бар. Оештыручыларга рәхмәтле булулары ерактан ук “сәлам биреп” тора.

...Әлеге чарага берәр ай чамасы кала “Яңа гасыр” каналында “Таяну ноктасы” тапшыруы марафоннар темасына багышланган иде. “Дөнья массштабында тенденция шундый – сәламәт яшәү дигән гыйбарә барлыкка килде. Сәламәтлеген кайгырту халык арасында беренче урынга чыкты. Моны көндәлек тормышыбыз да раслый, күп кеше моңа игътибар бирә”, – дигән иде шул вакытта тележурналист, үзе дә йөгерү ярышларында катнашучы Данил Гыйниятов. Менә шул тенденциянең чагылышын “Казан Арена” стадионы янында күрергә була иде дә инде.
Тапшыруда икенче бер катнашучы, журналист һәм марафончы Наил Нәбиуллин йөгерү ярышларына игътибар артуны тамырларыбызга әйләнеп кайту, дип аңлатты ул чакта. “Халкыбыз көчле, тамырларыбызда көч бар”, – дигән иде ул.

Наил белән якшәмбе ярышларында старт сызыгы алдында да күрештек. Моңа кадәр 21,1 чакрым арага йөгерүне төгәлләп, берничә сәгать ял итеп алырга өлгергән иде инде ул. “Арымадым. Артык көчәнми генә йөгереп уздым. Мөфтиебез дә янәшәдә иде. 3 чакрым арага да хәл калды әле”, – диде безгә Наил һәм түбәтәен киеп шул араны да йөгереп узды.


Мөфти димәктән, Татарстан мөселманнары башлыгы Камил Сәмигуллинның ерак арага йөгерүе беренче тапкыр гына түгел инде. Быелның маенда ул Рамазан ае алдыннан “Казан марафоны”нда 42,2 чакрым араны да узган иде. Ярыммарафонны узар өчен 2 сәгать тә 11 минут вакыт җиткән үзенә.

“Бөтен шәһәр йөгерәчәк әле”

“Таяну ноктасы” тапшыруы юкка гына мисалга алынмады. Шуның кысаларында медицина фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган табибы Ринат Таҗиев белән кызу гына бәхәскә керергә туры килгән иде. “Сәламәт яшәү дигән әйбер бер хәл: спорт һәм физик культура бар. Спорт – спортчылар өчен. Бөтен кеше спортчы була алмый. Моның өчен һәр көн шөгыльләнергә тиеш. Марафон иң авыр, сәламәтлеккә зыян китерә торган спорт төре”, – дип белдерде табиб. – Кеше йөгерергә түгел, йөрергә тиеш. Ул йөрү өчен яралган”.

Табиб сүзендә күпмедер хаклык булса да, модага ияреп, хәтта инстаграммга фото кую өчен генә булса да массакүләм йөгерешкә чыкканнарны күбрәк хуплыйм. Әлеге йөгерештән соң фикерләр ныгыды гына. Әти-әнисен күреп баласы йөгерә, кайберләренә хәтта җиденче-сигезенче дистәсен ваклаган әби-бабайлары да үрнәк күрсәтә. Табиблар марафон кеше үлеменә китерә торган спорт төре, дип чаң сукканда диванда ятып, хәрәкәтсезлеге аркасында йөрәк-кан тамыры авыруларыннан дөнья куючылар күбрәк түгелме икән? Шуңа да теориягә нигезләнеп кенә нәтиҗә чыгарырга яраткан табибларны да киләсе ярышларга чакырыр идем. Менә шул сорауга җавап табыр өчен. Һичъюгы тамашачы буларак кына.

– Барлык Казан халкы якын киләчәктә “Түбәтәйле йөгереш”тә катнашачак әле. Елдан ел катнашучылар санын арттырып, рекордлар куячагыбызга ышанам, – дигән Татарстанның спорт министры Владимир Леонов ярыммарафон кысаларында уздырылган массакүләм йөгереш хакында. Спорт җитәкчесе үзе “Милләтләр кроссы”нда катнашып, түрәләр арасында финишка цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллиннан гына калышып килгән. “Икенче булуыма да шакаттым. Берәү дә җиңүне максат итмәгәндер. Нәтиҗә өчен йөгерүчеләр 10 чакрым һәм ярыммарафонны сайлый”, – дигән Леонов.

Бу көнне министр белән дистәләгән мең йөгерешче килеште. Мин дә... Күрсәткечләрең ничек, дисезме? Финишка кергәндә алда да артымда да йөгерешчеләр җитәрлек иде әле!

Фото: Татар-информ

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading