Аякта тула оек белән чабата, әнисе шәленнән тегелгән чалбар, гади ситсы күлмәк булса да, 3 ел 10 чакрым җәяү йөреп укырга туры килсә дә, мәктәп елларын сагынып искә ала ул. Аеруча балаларны яратучы, тырыш, укуга мәхәббәт уяткан укытучыларга рәхмәтле.
Иске Ибрай урта мәктәбе районда бердәнбер татар урта мәктәбе була ул чакта. Күрше авыллардан да балалар бирегә килеп белем ала. Мәктәп янында интернат эшли. Соңрак анда ашханә ачыла.
– Колхоз көн дә бер фляга сипарат сөте бирә. Минҗиян апа бәрәңге белән сөтне пешереп безне тәмле ашата иде. Без чиратлап аңа булыша идек. Без укыган чорда безнең кебекләргә 12 сум пенсия түлиләр иде әле. Ул акчага дәфтәр, китап ала идек, – дип искә ала Асия апа.
Сугыштан соңгы еллар да җиңел булмый. Колхозда эшләгән чакта да авырга туры килә.
– Эшкә барган өчен исемлеккә таяк куялар иде. Ел ахырына нәтиҗә ясап икмәк бирәләр. Берсендә бер ел эшләгән өчен 28 килограмм арыш, 32 килограмм бодай бирделәр, – ди әңгәмәдәшем.
Башак җыйган чаклар аеруча күңеленә кереп калган аның.
– Кырда кул белән дә, комбайн белән дә уралар. Камыл арасында башаклар кала. Без яланаяк көне буе кырда шул башакларны җыябыз. 16 учма җыйсаң, 1 чиләк бодай бирәләр иде. Камыл арасында йөреп аяклар “чеби”ләсә дә, арсак та ризык булу шатлыгы авырлыкларны оныттыра иде. Тик төрле чак булды. Берсендә көне буе җыйган башакны, көн кичкә авышкач өйгә алып кайтырбыз дигәндә генә, авыл ягыннан атка атланган кыр сакчысы килгәне күренде. Без эшнең нидә икәнен аңлап, елгага таба чаба башладык. Тик сакчы тиз килеп җитте. Безне сүгә-сүгә капчыкларыбызны бушаттырды. Елый-елый буш чиләкләр белән кайтып киттек, – дип искә ала Асия апа.
“Гомереңнең кайсы вакытын сагынасың дисәләр, студент елларын дип җавап бирер идем”, – ди әңгәмәдәшем. Казан дәүләт университетында биология факультетында укый ул. “Зәңгәр күл” буенда, Питрәч урманнарында практика узганы, беренче тапкыр Валентина Терешкованы күргәне, Бауман урамындагы “офицерский” ашханәсенә барып 1 тиенгә 2 стакан чәй алып эчкән чаклары – барысы да исендә аның.
Әнисен, алты ел урын өстендә ятканнан соң, кадерләп соңгы юлга озатканнар.
– 9 май бәйрәмнәрендә “Исәнме, фронтовик хатыны”, дип килеп хәл белешүче булмады. Кызганыч, сугыш ветераны хатыннарын яклый торган канун әни үлгәч кенә чыкты. Рәхмәт, әни каберенә район хәрби коммиссариатыннан килеп таш куйдылар. Хәзер, шөкер, тормыш бик рәхәт, мичкә дә ягасы юк. Төймәгә генә басасың да, өең җылына, ашың пешә. Яшүсмер чакта мондый уңайлык турында хыяллана да алмый идек. Шул чакта күргән авырлыклар тормыш кадерен белергә, дөрес юлдан барырга өйрәтте, – ди Асия апа.
Комментарийлар