16+

«Авырткан» урыннарга дәва эзлиләр

«Минем өем – минем ныгытмам» диләр. Ә ишегалды ул – шул өйнең, димәк, ныгытманың да дәвамы. Ишегалды – йортның җаны. Анда һәркемгә уңайлы-җайлы булырга тиеш.

«Авырткан» урыннарга дәва эзлиләр

«Минем өем – минем ныгытмам» диләр. Ә ишегалды ул – шул өйнең, димәк, ныгытманың да дәвамы. Ишегалды – йортның җаны. Анда һәркемгә уңайлы-җайлы булырга тиеш.

Шуны истә тотып, «Бердәм Россия» партиясе Татарстан төбәк бүлеге республикада ишегалларын төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру максатыннан, «Безнең ишегалды» дигән яңа проект инициативасы белән чыккан иде. Бу проектның нигезендә республикабыз халыкларының мөрәҗәгатьләре, хатлары ята.

– Парк һәм скверларны төзекләндерү буенча уңышлы гамәлгә ашырылган программаны дәвам итеп, без йорт яны территорияләрен яңарту эшенә керешәбез. Ишегалларын төзекләндерү – республиканың теләсә кайсы шәһәрендәге «авырткан» урыннарның берсе. Татарстанлыларны фикер алышу процессына кушылырга чакырам. Һәр фикер исәпкә алыначак. Уртак эш таркалмас, – дип фатихасын биргән иде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

2020-2024 елларга исәпләнгән әлеге проект Татарстандагы күпфатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерүне күз алдында тота. 2019 елда проектның беренче әзерлек этабы башлана. Анда яшәүчеләр белән бергәләп ишегалларының төрле төрләре турында сөйләшә-киңәшәләр. Аннары ул эшлекле тәкъдимнәр Төзелеш министрлыгына, тиешле оешмаларга җиткерелә. Әлегә БТИ барлык ишегалды территорияләрен исәпкә алып, торышларын билгеләп паспортлаштыра. Татарстанда яшәүчеләр ишегалларының нинди булачагын үзләре хәл итәргә тиеш! Шуңа күрә «Бердәм Россия» партиясенең гамәлдәге депутатлары, Татарстанда ишегалларын төзекләндерү буенча фикер алышу өчен, халык белән очрашулар оештыра.

Шундый очрашуларның берсе башкалабызның Җиңү Проспекты, 212 а йорты ишегалдында узды. Бу йортларда яшәүчеләр белән күзгә-күз карап, ачыктан-ачык сөйләшергә, аларның гозер-тәкъдимнәрен тыңларга Татарстан Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина һәм «Бердәм Россия» партиясе депутаты Роза Җаббарова килде.

Әлеге ишегалдында күпфатирлы ун йорт. Аларның барысы да социаль ипотека буенча төзелгән. Адәм баласы беркайчан да булганына гына риза булмый ич инде ул, шуңа да киңәш-тәкъдимнәр шактый яңгырады.

  • Юлларны яхшыртырга кирәк. Асфальт ватылып беткән. Хәтта «Ашыгыч ярдәм» машиналары да керә алмый тора.
  •  Машина куярга махсус урыннар кирәк.
  •  Чүп контейнерлары куелган мәйданчыкны рәткә китерергә.
  •  Яктырткычлар куярга, агачлар утыртып, яшеллекне арттырырга.
  • «Балаларга уйнарга яхшы мәйданчыклар күбрәк булсын иде, – диде хезмәт ветераны Семен Алексеев. – Элек без урамнан керми идек. Хәзерге заман баласы экранга береккән. Аларны аннан кубарыр өчен, үзләренә тартып тора торган мәйданчыклар кирәк. Балалар сәламәтлеге – иң мөһиме. Хәрәкәттә генә бәрәкәт».
  •  Балаларның үзләренең дә теләкләре кызыклы: бушлай туңдырма өләшә торган кибетләр булсын!
  • Этләр йөртергә дә урын кирәк.

Депутатлар әлеге ишегалдының планы төшерелгән плакат та, фломастерлар да алып килгәннәр иде. Бу йортларда яшәүчеләр бергәләп киңәшеп уй-фикерләрен рәсемдә дә күрсәттеләр. Бигрәк тә балалар тырышты. Ни дисәң дә, аларга үсәсе, яшисе бит бу ишегалдында. Мондый очрашулар Актанышта да булган.

Тик менә бу очрашуда кешенең бик күп булмавы гына аңлашылып бетмәде. Аларны нәрсә, үзләренең ишегаллары кызыксындырмыймы, әллә инде бүтән башка сәбәп бармы?

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading