16+

Аяк тибеп бәйрәм итеп булмас быел...

Узган 2019 елны аяк тибеп озатканда, бер Яңа ел өстәле россиялеләргә якынча 6430 сумга төшкән иде. Быел бу сан ничек үзгәрер – анысын вакыт күрсәтер. Ә хәзергә, 2020не, кире кайтмаслык итеп, яхшылап озатыр өчен озак вакыт бозылмый торган продукция җыярга кибетләргә чаптык. 

Аяк тибеп бәйрәм итеп булмас быел...

Узган 2019 елны аяк тибеп озатканда, бер Яңа ел өстәле россиялеләргә якынча 6430 сумга төшкән иде. Быел бу сан ничек үзгәрер – анысын вакыт күрсәтер. Ә хәзергә, 2020не, кире кайтмаслык итеп, яхшылап озатыр өчен озак вакыт бозылмый торган продукция җыярга кибетләргә чаптык. 

2019 елдан күпкә яхшырак булыр дип, әмма, кәбисәлелеге аркасында, бераз гына шүрләбрәк көткән 2020 елның соңгы көннәрен ваклыйбыз, сизәсезме?
99 процент халыкның теңкәсенә тигән, илгә-көнгә, һәр кешегә югалтулар алып килгән елның тиздән җиңеләсен кемдер тыныч кына күзәтеп тора, кемдер минутларын-сәгатьләрен санап, зарыгып көтә. 
Ай-һай катлаулы ел булды бу, аңларга да була. Туган кешең, кара-күршең белән кул бирешеп исәнләшү түгел, очрашып сөйләшүдән качып йөргән чаклар да күп булды бит. “Алай түгел лә! Рәхәтләнеп йөрдек!” атлы ышанмас тинтәкләрнең күбесе котырган вирусны үзләре үк таратып йөрде... 
Нәрсә генә булмасын, борчу-мәшәкатьләрнең барысын да кәбисә 2020 елга сылтап куйдык та, ул беткәч бөтен проблемалар да китәр дип, көтәбез... 
Хәерлегә көтәбезме икән? “Шаккатыргыч” могҗизалар, гадәттә, ел азагында була бит. Кибетләрдәгеләрен генә алыйк: бөтен дөньяда “распродажа” дип атала торган арзан бәяләр чорының безнең илдә генә “котырган бәяләр бәйрәме”нә әйләнүе могҗиза түгел мени?
Әйдәгез шул турыда сөйләшеп алыйк...

Мандарин бәйрәме лә!
Яңа ел өстәлендә, хәтта бүтән нәрсә булмаса да, мандарин, кыяр-помидор ише яшелчә-мазар, җиләк-җимешкә генә урын табыла. Шунлыктан, прилавкаларда бу төр нигъмәтләрнең бәясе бик тиздән якынча 15-20 процентка артачак, ди белгечләр. 
Бәйрәм табынының тагын бер бизәге, байлык-муллык күрсәткече – кызыл уылдык та кыйммәтләнеп килә. Быел бу кыйммәтләнү 40%ка җитми туктамас, дип фаразлана. Сәбәбен дә эзләп тапканнар. Ерак Кончыгышта Тын океан сөләйман балыгының эләгергә бик теләмәвенә сылтарга уйлап торалар.
Яңа ел табынының күркен алкоголь эчемлектә күрүчеләр дә бар бит әле... Сезне исә, мөчтәрәм “алкогольчеләр” сөендерәсе юк, сезне “2021 елның 1 гыйнварыннан шәрабләр һәм каты градуслы алкогольнең минималь бәяләрен кискен күтәрү” турында хәбәре белән Хөкүмәтебез күптәннән сөендерде. Шуңа күрә, шампаннар һәм катырак эчемлекләргә бәяләр Яңа ел алдыннан күтәрелә башласа, бер дә гаҗәпләнмәячәкмен. 

Җаен таптык – уңышка яптык.
Кайсыбер көндәлек азык-төлек товарларына бәяне күптән күтәреп куйдылар. “Шәһри Казан” битләрендә без Россиядә теләр-теләмәс кенә уңган көнбагыш һәм шикәр чөгендере аркасында шикәр комы һәм көнбагыш маеның бәясе артачагын анонслаган идек. Нәтиҗәдә, шикәр комы да, алтын төсендәге май бәясе дә, алтынга үрелеп, уртача 20-30 сумга артып өлгерде. 
Бер гадәтләнгәч, түбән уңышка сылтап, ел ахырына таба макарон һәм токмач ризыкларына да бәя күтәрергә җыеналар... Өлгерсәгез, алып куегыз, яшелчә кебек тиз бозылмый бит. 
Аның каравы, белгечләр иткә, колбаса, сосиска һәм ит ярымфабрикатларына ел ахырына кадәр бәя күтәрелмәс дип ышандыра. Ышандыргач, нишлисең, ышаныйк соң...
Узган 2019 елны аяк тибеп озатканда, бер Яңа ел өстәле россиялеләргә якынча 6430 сумга төшкән иде. Быел бу сан ничек үзгәрер – анысын вакыт күрсәтер. Ә хәзергә, 2020не, кире кайтмаслык итеп, яхшылап озатыр өчен озак вакыт бозылмый торган продукция җыярга кибетләргә чаптык. 
Өлгерәсе бар ич...

Мул табыннар һәм зур уңышлар теләп, сезнең Әмир Исламов диеп белерсез.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading