16+

Айдар Фәйзрахманов: «Борчылырлык сәбәпләр күп шул»

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов концертына билетлар әллә кайчан сатылып беткән, аншлаг белән узган концертын халык кабат куюын сораган, дигәнне ишеткән бар иде. Әлбәттә, быел да, безнең кебек эшем кешеләре оешканчы, сатуда билетлар калмаган булып чыкты. Бик теләсәң, тормышта хыялларның чынга ашуы дигән нәрсә дә бар бит әле. Миңа да шундый бәхет елмайды.

Айдар Фәйзрахманов: «Борчылырлык сәбәпләр күп шул»

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов концертына билетлар әллә кайчан сатылып беткән, аншлаг белән узган концертын халык кабат куюын сораган, дигәнне ишеткән бар иде. Әлбәттә, быел да, безнең кебек эшем кешеләре оешканчы, сатуда билетлар калмаган булып чыкты. Бик теләсәң, тормышта хыялларның чынга ашуы дигән нәрсә дә бар бит әле. Миңа да шундый бәхет елмайды.

Айдар Фәйзрахмановның быелгы сезонның беренче концерты Казанның Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узды һәм исеме дә гадәти булмаган – «Борчылма». Ул алдагы елларда тамашачы хозурына чыгарылган «Олы юл әйтте...» циклының дәвамы буларак тәкъдим ителде.

Концерт Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле башкаруындагы «Борчылма» җыры белән башланды һәм шул рәвешле, әлеге җыр-моң кичәсе берничә сәгатькә генә булса да борчуларны, дөнья мәшәкатьләрен онытып торырга өндәде сыман. Йөрәкләргә үтә торган тере тавыш, мәгънәле сүзләргә язылган мәгънәле җырлар, Айдар Фәйзрахмановның күренекле татар шагыйрьләре әсәрләрен бәгырьләргә үтәрлек итеп укуы, һәрбер җыр һәм шигырьгә шулкадәр үтемле булырлык итеп сайланган экрандагы бизәлеш, затлы милли киемнәр, музыкаль бизәкләр, күңелнең нечкә кылларына кадәр үтә торган моң – алар һәммәсе бергә кушылгач, гаҗәеп көчкә ия икән. Тамашачының күпчелеге өлкән буын булуын исәпкә алсаң, балачак хатирәләре, әти-әни, туган як, туган нигез, саф мәхәббәт, яшьлек, милләт, туган тел темаларын колачлаган җыр һәм шигырьләр башкарганда ниләр кичергәнлек турында аңлатып тору кирәкмәстер. Әлеге хисләр күңелләрдә сагыну булып сулкылдап, күзләрдә яшь булып җемелдәде.

Ашыгабыз, чабабыз, дөнья куабыз, күңелләр тутыга, бәгыребез шәһәрнең таш диварлары кебек ката сыман. Безгә бит бәхет өчен күп тә кирәк түгел ләбаса. Туган нигезгә кайтып, әни үстергән тамчы һәм яран гөлләргә сокланып, без аунап үскән бәпкә үләннәрдән яланаяк бер үтсәк, күңел сафланып, йөрәкнең егәре артып киткәндәй була. Тик күпчелек очракта тормыш ямен күрергә, милләтебез киләчәген кайгыртырга, якын кешеләребезнең хәлен белергә вакытыбыз калмый. Бу бүген бөтен кешелеккә куелырлык куркыныч «диагноз»га әверелеп бара. Ә Айдар Фәйзрахманов бөтен нечкәлекләренә кадәр күреп, тоемлап, куркыныч диагнозның дәвасын тапкан – милли җыр-моң, шигырь терапиясе!

Әлеге рәхәт кичне ямьләндерүче Айдар Фәйзрахманов җитәкләгән Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамблен татарны бөтен дөньяга таныткан бренды дисәк тә хактыр. Җырлап-биеп, халык уен коралларында уйнаган егет-кызларга кушылып җырлап, биергә җилкенеп утырды ул көнне тамашачы. Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге «Мирас» инструменталь ансамбле әлеге концертны музыкаль бизәлеш ягыннан үтемле итте, моң диңгезендә гиздерде.

Елдан-ел баеп, артып килүче әлеге циклның тагын бер әһәмиятле ягы бар. Концертлар вакытында китаплар, дисклар сатыла һәм сатудан кергән акчалар, хәйрия максатыннан, мохтаҗларга тапшырыла. Бу юлы яңа гына табадан төшкән «Борчылма» дип аталган китап сатуга чыкты.
Татарстанның атказанган артистлары Филүс Каһиров, Айгөл Хәйри, танылган җырчылар Алинә һәм Азат Кәримовлар, Сиринә Зәйнетдинова, Айгөл Гардисламова, Рөстәм Насыйбуллин, Илгиз Мөхетдинов башкаруындагы Рөстәм Мингалим, Равил Фәйзуллин, Роберт Әхмәтҗанов, Зөлфәт, Кадыйр Сибгатуллин, Илдар Юзеев, Разил Вәлиев, Сания Әхмәтҗанова, Илсөяр Иксанова, Мөдәррис Әгъләм кебек күренекле татар шагыйрьләре сүзләренә язылган җырлар тере тавышка җырланды, аларның күбесе тәүге тапкыр яңгырады.

Айдар абыйның җанга җиткереп укыган шигырьләре, ул көй язган җырлар, энәсеннән җебенә кадәр уйланылган сценарий – һәммәсе дә татар халкының гореф-гадәтләрен, милли моңын, аһәңен күңелнең нечкә кылларына тәэсир итәрлек затлы итеп бирүе күңелдә чиксез горурлык хисен уятты.

– Сценарий – үземнеке, концерт дәвамында күрсәтелгән видеоларны апам Фәрдия Сәфәргалиева белән бергә сайладык. Ул мине туганнан белә, шунлыктан алар шулай җанлы килеп чыкты. Ут буенча, башка бөтен әйберне киңәшләшеп бердәм эшлибез, шуңа ул шулай җылы, үтемле килеп чыга да инде. Ә концертның исеменә килгәндә, ул болайрак туды. Узган ел «Алып калыр өмет» концертыннан соң Равил Фәйзуллин килеп керде миңа. 3 том шигырь һәм 3 том проза әсәрләрен алып килгән. Икенче көнне үк мин, үземә ошаганнарын сайлап алып, җыр яза башладым. Шул шигырьләрнең иң беренчесе Равил Фәйзуллинның «Борчылма» дигән шигыре иде. Менә шуннан булачак концертның исеме туды, – ди Айдар Фәйзрахманов. – Бүгенге көндә борчылырлык сәбәпләр бик күп шул. Мәсәлән, тел бетә, халкыбыз тарала, чәчелә... Әмма мәңгелек әйберләр дә бар: туган җир, туган туфрак, әти-әни, балалар һәм шушы фәлсәфә минем концерт буена шигырь-җырлар белән үрелеп барды. Алар – мәңгелек әйберләр, аларны бездән беркем дә тартып ала алмый. Безгә үзебезнең хезмәт һәм гамәлләребез белән милләтпәрвәр булып калырга кирәк. Равил абый бу концерттан соң да керде, бик хисләнгән иде. Разил Вәлиев: «Мондый концертның булганы юк иде әле, Айдар!» – диде. Безнең халык чын сәнгать әсәрләренә сусаган, чөнки без соңгы вакытларда сәхнәдә тузга язмаган юмор, мәгънәсез җырлар күрергә күнегеп киләбез. Минем әлеге хезмәтем белән: «Менә әле сәнгать бар!» – дип күрсәтәсем килде. Сәхнәдә нәфис сүзлелек бетте, әлеге шигырьләрне укып, минем аның барлыгын күрсәтәсем килде. Шигърият тә нәкъ җыр шикелле үк тәэсир итә...

«Олы юл әйтте...» циклының дүртенче «Борчылма» сериясен Айдар Фәйзрахмановның Санкт-Петербург һәм Мәскәү тамашачысына да күрсәтү хыялы бар. Әлегә бу эш матди хәлгә терәлеп кала. Әмма хыялларның чынга аша торганы гадәте дә бар.
Концерт тәмамлангач та, тамашачы анда катнашучыларны аягүрә басып алкышлады, гүя аерылышасы килмәгәндәй, озак итеп кул чапты. Җанга рәхәт әлеге мизгелләрне озаккарак сузасылары килде бугай. Таралышканда, Айдар абый андагы җылылыкны күңелләргә салып, олпатларча, аркадан кагып: «Борчылма!» – дип озатып калды кебек. Әйе, борчылмаска, ә ашыгырга кирәк безгә. Мондый бай һәм затлы мирасыбызны яшь буын тамашачыларыбызны да җәлеп итеп, аларга тапшырырга ашыгырга кирәк...
 

Фотолар: tatar-inform.ru

Автор видеолары

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шәп мәкалә

    • аватар Без имени

      0

      0

      Айдар абый, матур җырлаудан тыш,шигырьләрне дә бик мәгънәле итеп сөйли белә. Концертлары искиткеч, афәрин

      Мөһим

      loading
      2
      X