16+

Айдар Фәйзрахманов: «Бу сәләт миңа табигать бүләге дип уйлыйм»

Зәвыклы. Айдар Фәйзрахмановның иҗаты турында уйланганда, иң беренче күңелгә килгән бәя бу.

Айдар Фәйзрахманов: «Бу сәләт миңа табигать бүләге дип уйлыйм»

Зәвыклы. Айдар Фәйзрахмановның иҗаты турында уйланганда, иң беренче күңелгә килгән бәя бу.

 Аның киңкырлы эшчәнлегенең кайсы тармагын гына алып карасаң да шуңа инанасың. Эстрада җырчысы буларак сәхнәгә чыккан елларында ук ул татар җыр сәнгатенең биеклек дәрәҗәсен тәгаенләп куйды. Аның репертуарындагы һәр җыр нәкъ менә тамашачының зәвыгын тәрбияли торган әсәр иде.

Менә хәзер, дистә еллардан соң да, Айдар Фәйзрахманов сәхнәгә алып менгән, ул башкарган җырларны искә төшергәндә генә дә күңел җылына: «Мин сандугач түгел…» (С.Садыйкова муз., ­И.Юзеев сүз.), «Су буеннан әнкәй кайтып килә» ­(Л.Батыр-Болгари муз., М.Гали сүз.), «Кайту» (Л.Батыр-­Болгари муз., М.Гали сүз.), «Мин сине шундый сагындым» ­(Л.Батыр-­Болгари муз., Ф.Зыятдинова), «Гомер» (М.Шәмсетдинова, Г.Рәхим)… Анда бер генә дә очраклы җыр юк, һәрберсе җырчының җаны, акылы аша узып, тиешле фикер тыгызлыгы һәм хис бөтенлеге белән тамашачыга тапшырылган. 

Әаңа кадәр без Айдар Фәйзрахмановны сәхнәдә 1980 елларда иң элек гармун тоткан килеш күрдек. Гармун, дип гомумиләштереп әйтәм, аның кулында баян да, тальян да булды. Бертуган абыйсы Марсель Фәйзрахмановның гармун остасы булганын да беләбез. Бу осталык, гомумән җыр-моңга мөкиббәнлек аларның гаиләсеннән килә. Әтиләре Фәтхрахман да оста гармунчы булган. Шуның өстенә чын педагог та. Мәктәптә җыр дәресләрен венский гармунында үзе уйнап, үзе җырлап алып барган ул. «1962 елда туган көнемә гармун алып бирделәр, – дип искә ала Айдар абый үзе. – Әмма мөмкинлекләре чик­ле бул­ганга, ул гармун мине кызыксындырмады, әтиемнең гармунын кулайрак күрә идем. Мәктәп елларында әйбәт кенә уйнарга өйрәндем. Абыем Казан дәүләт педагогика институтының музыка факультетында укыганда, баян алып кайтты. Мин утырдым да баянда уйный башладым. Абыем шаккатты. Бу сәләт миңа табигать бүләге дип уйлыйм, күңелдәге моң үзеннән-үзе бармакларга күчә». 

Тормышын җыр-моңнан башка күз алдына да китерә алмаган егет, әлбәттә инде, сәнгать юлын сайлый: Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетын (1976 ел), аннан соң Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетын (Зөләйха Хисмәтуллина курсы, 1981) тәмамлый.

Студент чорында ук инде ул бар булмышы белән югары сәнгать дөньясына чума: ­симфоник оркестр чыгыш­ларын тыңлау (Нәҗиб Җи­һа­нов, Фасил Әхмәтов­ симфонияләре, Ал­маз Монасыйповның «Тукай аһәңнәре»...), ­зур-зур шәхес­ләрнең иҗат кичәләре, концертлар, А. Ключарев хо­ры... Яшь иҗатчы өчен чын зәвык, осталык дәресләре була алар! 

Консерватория аудитория­сеннән туры опера театрына эшкә килеп керүен исә Айдар Фәйзрахманов язмыш бүләге дип саный, ул чорны тормышымның асыл бер чоры, дип бәяли. «Театрда 27 ел хезмәт итү дәверемдә мин шәхес буларак үстем, чөнки гаҗәеп тирән шәхесләр белән эшләргә, аралашырга насыйп булды. Михаил Панджавидзе кебек зур режиссерлар куйган спектакльләрдә катнашу, Азат Аббасов, Фәхри Насретдинов, Усман Әлмиевләр белән бер сәхнәдә җырлау – үзе бер мәктәп иде», – ди. Театрда бик матур дәвер – Азат Аббасов, Фәхри Насретдинов, Нияз Даутовларга алмашка икенче буын татар җырчылары: Хәйдәр Бигичев, Зилә Сөнгатуллина, Венера Ганиева, Мөнир Якупов, Руслан Дәминовлар килгән вакыт бу. Спектакльләрдә җырлаудан тыш концертлар белән йөреп, нәкъ шул чорда киң катлам тамашачының мәхәббәтен яулый ул. Татарстанның атказанган артисты, Татарстанның халык артисты дигән югары исемнәргә лаек була. 

Айдар Фәйзрахмановның иҗат эшчәнлеге шулай ук Татар дәүләт филармониясе белән тыгыз үрелгән. Бүгенге көндә ул – филармониянең сәнгать җитәкчесе. «Халык филармонияне концерт бригадалары: Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Флюра Сөләйманова, Габдулла Рәхимкулов, Рәшит Ваһапов бригадалары аша белә, – ди Айдар абый. – Заман үзгәрде, концерт эшчәнлеге белән шөгыльләнә торган бик күп мөстәкыйль оешмалар барлыкка килде. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле дә үзбашка аерылып чыкты. Филармониядә хәзер дүрт бүлек бар: халык уен кораллары бүлеге (рус халык уен кораллары оркестры); әдәби лекторий; джаз оркестры; фольклор музыкасы дәүләт ансамбле. Бүгенге көндә бу дүрт бүлек тә бик нәтиҗәле эшләп килә. Һәр бүлекнең җитәкчесе бар. Филармониянең директоры Кадим Нуруллин белән, бүлек җитәкчеләре белән кулга-кул тотынып, ки­ңәшләшеп-аңлашып эшлибез. Эшебезнең дәлиле – биргән концертларыбыз, без үткәргән фестивальләр, тамашачыларыбыз. Филармония оештыр­ган концертлар кайсы яктан гына алып карасаң да, артистларның башкару осталыгымы, алып барылышымы, тавыш аппаратурасы, сәхнә бизәлешеме, кыскасы, бар җәһәттән камил дәрәҗәдә дип әйтә алам. Филармониянең сәнгать җитәкчесе буларак, һәр концертның сәнгать ягын карап барам. Ел саен Филармониада фестивален уздырабыз. Бу фестиваль бик югары дәрәҗәдә үтә, сәхнә сәнгатенең төрле өлкәләрен колачлый. Тик концерт залы белән филармония эшчәнлеген бутарга ярамый. Концерт залында теләгән һәркем концерт бирә ала. Без аларның сәнгать ягын тикшермибез. Әгәр безгә андый вәкаләт бирелгән булса, тамашачыга профессиональ таләпләргә җавап бирердәйләрен генә тәкъдим итәр идек».

Бүген Айдар Фәйзрахманов исеме Татарстан Рес­п­убликасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле белән аерылгысыз. Ансамбльнең иҗатын озак еллар күзәтеп килүче, аның чит илләрдәге чыгышларына да шаһит кеше буларак әйтәм, Айдар Фәйзрахмановның татар фольклор музыкасын дөньяга танытуда куйган хезмәтен бәяләп бетергесез. Ансамбль татар милләтен иң югары дәрәҗәдә зур тарихлы, матур, затлы-зыялы халык итеп таныта ала. Бу, әлбәттә, һөнәрмәндлек (профессиональлек). Әмма бу һө­нәрмәндлек эчендә икенче бик тирән катлам – тәрбия, милли үзаң, тамыр тирәнлеген тою бар. Монысы – иң мөһиме. Бу инде җитәкченең милләттән, гаиләдән килгән тәрбияне тирәнәйтеп, үзаң дәрәҗәсенә җиткерә алуы. Бу инде аерым зур хезмәт. Монда ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахмановның педагоглык сәләтенә сокланмый мөмкин түгел. Бу аңарда нәселдән, табигатьтән килә. «Айдар, кайберәүләр кебек, музыка мәктәбендә яисә консерваториядә генә татарча җырларга өйрәнгән кеше түгел, – дип язган иде аның турында Разил Вәлиев. – Татар аһәңе аның күңеленә бишек җырлары, кичке уеннар, аулак өйләр, сабантуй моңнары аша балачакта ук иңгән. Хәтта милләтсез опера театры да аны тулаем Европа кысаларына куып кертә алмаган. Ә инде 2002 елда фольк­лор ансамблен җитәкләп, тора-бара университет профессоры дәрәҗәсенә җиткәндә, ул инде татар җыры, татар моңы сагында торучы, аны табып-туп­лап, эшкәртеп, халыкның үзенә кире кайтаручы «Остага һәм Остазга» әверелә. 

Ансамбльнең йөргән юлларына гына күз салсаң да, искитәрлек. Казан шәһәрендә, Татарстан районнарында, авылларда, мәктәпләрдә ясаган чыгышларыннан тыш, күпме чит мәмләкәтләрдә татарны танытканнар алар: Германия, Тунис, Төркия, Монголия; Литва, Төрекмәнстан; Франция; Оман Солтанатлыгы, Чехия; Голландия... Бу гастрольләрдән тыш күпме зур концерт программалары эшләнгән, клип­лар төшерелгән, видеоальбомнар чыгарылган.
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм Татар дәүләт филармониясе белән берлектә дөнья күргән «Онытырга мөмкин түгел» икетомлыгы (Төзүчесе – А.Фәйзрахманов. Казан, 2013. – 184б.; Казан, 2014. – 312б.) әдәбиять-сәнгать белгечләре тарафыннан да, киң җәмәгатьчелек тарафыннан да гаять югары бәяләнде.

Соңгы елларда Айдар Фәйзрахманов иҗаты өр-яңа яктан ачылып китте: ул көйләр яза башлады. Бүген, һәр ике җырчының берсе үзе язган җырларны башкарган чорда, гаҗәп түгел, диярсез. Юк, нәкъ менә андый бер каптырмалы җырлар язучылардан аермалы буларак, Айдар Фәйзрахманов бу эшкә дә, үзенә хас булганча, тәҗрибә туплап, зур җаваплылык белән, үз алдына зур таләпләр куеп килде. Юкка гына ул җырлар беренче кат яңгыраудан ук халык күңелен яулап алмады. Айдар Фәйзрахмановның 2014 елда «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексында дөнья күргән «Яшәү – барыбер кызык» (җырлар һәм романслар) китабын гына ачып карыйк: «Ак болыт» (Р. Корбан сүзләре), «Бездән әле яшьлек узмады» (Г. Рәхим), «Талларым, тирәкләрем» (Г. Афзал), «Туган җиреңнән китмә» (Г. Афзал), «Яшәү барыбер кызык» (И. Юзеев) һ.б. 

Мин үзем, шагыйрь буларак, Айдар Фәйзрахмановның шигъ­ри сүзнең нечкәлеген тоюына, мәгънәви тирәнлеген көйдә калкытып бирә белүенә сокланам. Чын, асыл шигъриятне таный алу – зур композиторларга гына хас аерым талант ул. Айдар абыйның кул астында – эш өстәлендә дә, ачылып куелган фортепьяносы янында да – Нәкый Исәнбәт, Илдар Юзеев, Роберт Әхмәтҗанов, Мөдәррис Әгъләм, Харрас Әюп, Гамил Афзалларның ­шигырь җыентыклары. Роберт Әхмәтҗановның үтә дә нечкә шигырьләрен дә, Мөдәррис Әгъләмнең тирән фәлсәфи юлларын да көйгә салырга алыну үзе үк бу шәхескә карата тирән ихтирам хисләре уята. Үземнең дә һич кенә дә җыр булыр дип күзалламаган шигырьләремнең үз көйләрен табып бирде Айдар абый. Һәм иң гаҗәпләндергәне һәм сөендергәне дә: ул көйләр шигырь тугандагы күңел халәтенә аваздаш. Бары шундый җырлар гына башкаларның да җан кылын тибрәтә ала, минемчә. 

«Айдар Фәйзрахмановны кая гына куйсаң да, үз эшен җиренә җиткереп башкара, адәм баласы сокланырлык итеп үти», – дип язган иде аның турында мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакиров. Еллар дәвамында Айдар Фәйзрахмановның иҗатын күзәтеп килгән һәркем бу фикер белән килешер һәм аның, һичшиксез, Республикабызның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премия­сенә лаек булуын таныр дип уйлыйм. 

Илсөяр Иксанова, шагыйрь, язучы,  Татарстанның атказанган ­сәнгать эшлеклесе.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афәрин, кушылам, һичшиксез, Габдулла Тукай исемендзге премиягә күптән лаек!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Айдар Фэйзрахманов бу премиягэ лаеклы сэнгать эшлеклесе.

      Мөһим

      loading