16+

Айдар Сәлимгәрәев: "ММЧ – хакимият һәм җәмгыять арасындагы диалог мәйданы"

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев барлык журналистларны, полиграфия, нәшрият өлкәсендә эшләүчеләрне һәм ветераннарны һөнәри бәйрәмебез – Татарстан Республикасы Матбугаты көне белән котлады.

Котлау телеграммасында искәртелгәнчә, бүгенге катлаулы вәзгыять шартларында журналистлар иң алдынгы сафларда бара. Ә массакүләм мәгълүмат чаралары исә илдәге, республикадагы санитар-эпидемиологик хәлне яктыртуда, халыкка ярдәм күрсәтү чараларын күрсәтүдә ышанычлы чыганак булып тора.

«Сез эшегез һәм профессионализмыгыз белән республикабыз үсешенә һәм бердәмлекне саклауга зур өлеш кертәсез. ММЧ – хакимият һәм җәмгыять арасындагы диалог мәйданы», дип белдерә Айдар Сәетгәрәй улы. Аның сүзләренә караганда, безнең республика медиаөлкәсендә һәрвакыт иҗади, сәләтле, үз эшенә тугры һәм Татарстан, ил язмышына битараф булмаган журналистлар эшләде һәм эшли.

Айдар Сәлимгәрәев, барлык каләм әһелләренә рәхмәтен белдерде, аларны Матбугат көне белән котлавын җиткерде. “Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек һәм иминлек телим”, диелә котлау мөрәҗәгатендә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading