Шәһри Казан

Айныткычлар исерекне айнытырмы?

Айныткычларны кире кайтарырга җыеналар. Дәүләт Думасының беренче укылышында бу хактагы канун проектын хуплаганнар. Әлеге айныткычларга җәмәгать урынында аяктан егылганчы исереп йөргән һәм җитди медицина ярдәменә мохтаҗ кешеләрне китерәчәкләр, ди. Дәвалану түләүле булачак.

Эчкечелек элек тә булган, хәзер дә дәвам итә. Илдә ел саен меңләгән кеше исерек килеш туңып-өшеп үлә, аракыдан айный алмыйча бакыйлык­ка күчә.

Тарихка күз салсаң, беренче айныткычлар әле Россия Империясе заманында ук, 1902 елда Тулада барлыкка килгән. Ул чакта ук айныткычны булдыруда башлап йөргән табиб Федор Архангельский аракының икътисади бөлгенлеккә китерүен, бу чир белән көрәшергә кирәклеге турында әйткән булган. Туладагы айныткычны халык телендә «исерекләр өчен приют» дип тә йөрткәннәр. Анда фельдшер һәм кучер эшләгән. Медицина белгече исерекләрне дәваласа, кучер аларны шәһәр буйлап җыеп йөргән.

СССРда исә айныткычлар 1930 елларда ачыла башлый. Урамнарда тәртип бозып йөргән исерекләрне әнә шул оешмаларга китереп салкын душ астында айныта торган булганнар. Бу урында булган кешеләр, айныткычларда җәберләү очраклары да була иде, дип искә ала. Сүз уңаеннан, айныткычта йоклап айныган өчен ул чакта да акча түли торган булганнар. Айныткычта булу ул заманда кеше өчен түбәнчелек булып саналган. Чөнки беренче чиратта бу хакта аның эш урынына хәбәр иткәннәр. Кайберәүләр моны гадәти хәл дип кабул итсә, җитәкче урынындагыларга бу «кара тап» булган.

2010 елга кадәр Татарстанда Эчке эшләр министрлыгы карамагында 13 айныткыч саналган. Дөрес, милиция өлкәсендәге реформадан соң, 2011-2012 елларда айныткычлар бетерелгән. Татарстанның төрле районнарында төрле исемнәр астында исерекләргә ярдәм күрсәтү үзәкләре ачылган анысы. Тик тулы көченә эшләп китә алмаганнар. Әнә Казанда кайчандыр танылган «Возрождение» үзәге дә бүген эшләми. Күрсәтелгән номер буенча шалтыраткач, Түбән Новгородтагы филиалына эләктем. «Эчкечеләргә ярдәм күрсәтәбез. Безнең үзәкнең Казанга иң якын филиалы Түбән Новгородта гына шул хәзер. Бездә кешегә психологик ярдәм күрсәтелә. Кайчандыр эчеп йөргән, хәзер туры юлга баскан кешеләр үз мисалларында исерекләрне тормышка кайтаралар. Гадәттә, берничә кеше коттеджда йә зур фатирларда яши. Эшли, шул эшләгән акчасына йортта бушлай яши, ашый, киенә. Бездә кеше күпме тели, шуның кадәр тора ала, рәткә килер өчен кимендә бер ай яшәргә кирәк. Исерек танышыгыз булса, Түбән Новгородка поезд белән утыртып җибәрегез, без аны вокзалда каршы алырбыз. Иң мөһиме, аның айнырга теләге булсын»,– диде телефоннан белгеч.

Исереккә акча биреп, поездга утыртып җибәрсәң, белмим, кая кадәр барып җитәр икән? Казанда бер медицина айныткычы бар ди барын. Ул Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында ачылган булган. Дөрес, белешмәдә күрсәтелгән номер буенча ике көн дәвамында шалтыратып карасам да алучы булмады. Бу муниципаль учреждение булып санала. Анда килгән кешене генә кабул итәләр. «Ашыгыч ярдәм» хезмәте, полиция анда бер исерекне дә илтеп тыкмый. Ни хикмәт, полиция, «Ашыгыч ярдәм» хезмәтләре ул айныткычның кайда икәнен төгәл генә әйтеп бирә алмады. Сәламәтлек саклау министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча, алкоголь белән агуланган кешеләрне – 7нче Казан шәһәре хастаханәсенә, психоз, «белая горячка» күзәтелгән авыруларны наркология диспансерына илтәләр. Ә менә гади исерекне айныткычка китерү «Ашыгыч ярдәм» хезмәте эше түгел. Алар чакыру буенча килә, кешенең хәлен бәяли, имгәнмәгәнме икәнен тикшерә дә башка берни эшли алмый. Аңларга да була, «ашыгыч ярдәм» машинасы исерек ташый торган такси түгел ләбаса.

Реклама

Айныткычларны кире кайтару эчкечелек проблемасы белән көрәшергә ярдәм итәрме? Исерекне айныту гына җитми шул, аны озак вакыт, чын-чынлап дәваларга кирәк. Ә бу финанс мәсьәләсенә барып төртелә. Айныткычлар исерекне айныта алырмы икәнен вакыт күрсәтер.

Сез айныткычларны кайтарырга кирәк дип саныйсызмы?

Рафил Ногманов, Татарстан Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты әгъзасы, депутат:

– Бездә айныткычлар бар бит инде. Дөрес, аларның эшчәнлеге җайга салынмаган әле. Бу канун проектын әзерләгәндә, безнең республика тәҗрибәсен дә килеп өйрәнделәр. Айныткычлар кирәк, сүз дә юк. Урамда кыш көннәрендә аунап ятучы исерекләр бар, аларны таларга, алар кешене таларга мөмкин. Күпме кеше эчеп үлә. Кыскасы, мондый категория кешеләр өчен айныткычларсыз булмый. Ә менә ни өчен ул исерекләр халык җилкәсендә утырырга тиеш, аларны дәвалаган өчен нигә бюджеттан акча бирергә – монысы ачык сорау. Айныткычларны түләүле итү – бәхәсле мәсьәлә. Айныткычлар полиция учреждениеләре булырга тиеш түгелдер. Анысын да полициягә элеп калдырмасыннар иде. Шул ук вакытта исерекне хастаханәгә дә китереп булмый. Анда болай да авыруларга урын юк, коридорларда да яталар. Совет заманында да бар иде айныткычлар. Ул вакытта план куелган иде, моның үз кимчелеге дә булды, план тутырам дип, аз гына чайкалып торган кешене дә алып китәләр иде. Чит илдә айныткычлар күптәннән эшли. Дөрес, монда исерекләрне күбрәк хастаханәләрдә дәвалыйлар.

Гомәр Зыятдинов, Татарстанның атказанган табибы, психотерапевт:

– Бүген исерекләрне, гадәттә, хастаханәләргә китерәләр. Тик эчкән кеше тавыш куптарырга, сугышырга да мөмкин. Шул исерекне айныту өчен, табиб күпме вакытын сарыф итә. Урамнарда аунап ятуга караганда, исерекләр өчен айныткычлар булдыру кирәк инде ул. Әмма Совет заманындагы кебек салкын су белән юындырып, простыня ябындырып йоклатып чыгаруга гына кайтып кала икән, мәгънәсе булырмы? Кызганыч, эчүчеләр саны кимеми. Бүген яшьләр сырага күчте. Югыйсә, бу да спиртлы эчемлек. Хатын-кызлар да эчә. Айнытучылар бар ул исерекләрне. Шәхси оешмалар өйгә килеп тә эшли моны. Дөрес, акча түләргә кирәк. Аракысыз тормыш кадерен беренче чиратта кеше үзе аңласын иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: