Айрат Арслановның тууына – 90 ел
Исән булса, быел 10 апрельдә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, нәфис сүзне гаҗәеп биеклеккә күтәргән сәхнә остасы Айрат Арслановка 90 яшь тулыр иде.
Айрат аганың нәфис сүз сәнгате солтаны, уникаль сәхнә остасы булуы хакында күп язылган, күп сөйләнгән. Сәхнәдәшләре, чордашлары, татар сүзенең бәһасен, дәрәҗәсен белгән, Айрат Арслановны күреп калган тамашачылар аның баһадирдай төз гәүдәсен, горур карашын, сәхнәдән сөйләгән һәр әсәренә, һәр сүзгә талымлылыгын, әлбәттә, яхшы хәтерлиләр.
Айрат Арсланов кызлары Алсу һәм Гөлнар белән
Айрат Арсланов хезмәт юлын Татарстан радиокомитетында диктор булып башлый. 1956-1961 елларда – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер була. Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл»ендә – Булат, Таҗи Гыйззәтнең «Ташкыннар» драмасында – Мирвәли, Нәкый Исәнбәтнең «Муса Җәлил» драмасында – Алиш, Мостай Кәримнең «Кыз урлау» комедиясендә –Мөхәммәтша, Мирсәй Әмирнең «Тормыш җыры»нда – Басыйр, Эмиль Золяның «Рабурден токымы» әсәре буенча куелган спектаклендә – Доминик, Фәтхи Бурнашның «Таһир-Зөһрә»сендә Таһир рольләрен башкара... Санап киткән образлар арасында да күпме төп каһарман. Ләкин, күп уйнаучы актер булуына карамастан, Айрат Арсланов театрдан китәргә карар кыла. Аның бу гамәлен Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Камал театры актеры Әзһәр ага Шакиров: «Айрат театрдан китеп, режиссерлардан, партнерлардан бәйсез юлны сайлагандыр. Аның ирекле буласы килде», – дип аңлата. «Айрат Арсланов сәхнәгә татар халкының горур, мәһабәт, дәрәҗәле милләт икәнлеген алып чыккан шәхес. Никадәр затлы программалар эшләп, күпме гүзәл образлар калдырган зур артист ул», – ди Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Николай Дунаев.
1961–1965 елларда Айрат Арсланов телевидение дикторы була. Ә 1965 елдан Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Әдәби-музыкаль лекторий бүлегенә сүз остасы булып эшкә килә. Биредә аның өчен киң иҗат кыры ачыла – мәшһүр әдипләребезнең кабатланмас әсәрләрен бәрхет тавыш белән тамашачыга җиткерү. Татарстан телевидениесенең «Алтын фонд»ында Айрат Арсланов башкаруында сакланучы Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Гаяз Исхакый, Һади Такташ, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким һәм башка бик күп әдипләрнең үлемсез әсәрләре – халкыбызның, милләтебезнең бәһасез байлыгы.
Айрат Арсланов белән бер сәхнәдә эшләгән, гастрольләргә чыккан иҗатчылар ул тәкъдим иткәннән соң чыгыш ясауның никадәр дәрәҗә дә, җаваплылык та булганлыгын әйтәләр.
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Айрат Арсланов белән Татар филармониясе исеменнән дөньяның ерак кыйтгаларына барып җиткән Эмиль ага Җәләлетдинов аның Габдулла Тукай иҗатына булган ихтирамын ассызыклый. «Айрат белән мине бигрәк тә Тукай иҗатына мәхәббәт якынайта иде», – ди ул. Эмиль ага Тукай иҗатын тулаем диярлек яттан укучы шәхес. Зыялы чордашларның икесенең дә иҗатына бөек шагыйребезнең йогынтысы зур була.
«Айрат Арсланов кеше күңеле белән поэзияне тоташтыручы бәллүр күпер иде ул» , – дип яза Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев Айрат Арслановка багышланган «Сүз тәме» дигән китапта. Георгий Ибушев филармониянең Әдәби-музыкаль лекторий бүлегендә бергә эшләгән чорларын да җылылык белән искә ала: «Мин беренче көн эшкә килдем, репетиторийда утырам. Берзаман ишектән Айрат абый килеп керде. Сикереп торып басканымны сизми дә калдым. Минем өчен әйтеп бетергесез югары дәрәҗәле артист, шөһрәтле кеше иде ул. Соңрак, инде бергә концертларда чыгыш ясый башлагач, гел аның артыннан күзәтә идем. Айрат абый инде озак еллар сөйләгән әсәрләрен дә, сәхнәгә чыкканчы, берничә кат кабатлый, интонацияләрен камилләштерә иде. Ул үзенә дә, коллегаларына да бик таләпчән иде. Мин аны гел сәхнә артында тыңлап торам, зал кул чапканда, сәхнә артында мин дә кул чаба идем».
Айрат ага Арсланов белән минем үземә дә аралашырга, хезмәттәшлек итәргә туры килде. Сәнгать журналында җаваплы мөхәррир булган чорда аннан сәнгать, каләм әһелләре турында язмалар сорап ала идем. Ә аның багажы, истәлекләре бихисап. Җаваплылыгы да чиксез. Һәр датага, вакыйгага бәйле хатирәләре була иде аның. Язмаларын сан саен булмаса да, сан аралаш, тәгаен бирә идек. Айрат абый мәкаләләрен ак биткә тигез, матур хәрефләр белән хасиятләп язып китерә иде. Ул кульязмаларның берсен дә югалтмый, ташламый саклап бардым мин. Татарыбызның күренекле шәхесләре кулыннан алган кәгазь кыйпылчыгын да ташларга җөрьәт итми идем. Ул язмалар өчен махсус «Даһилар кулы» дигән папка да ачтым. Айрат Арсланов ның кулъязмалары хәзер инде Татар дәүләт филармониясе музее архивында сакланалар.
Айрат Арслановның вафатыннан соң, аның исемен мәңгеләштерү максатында эшләнгән эшләр аз түгел. Казанның яңа микрорайоннарында урнашкан урамнарның берсенә артистның исеме бирелде, ул яшәгән йорт диварына истәлек билгесе куелды, истәлек кичәләре узды, «Мәрҗани» мәчетендә рухына Коръән уку мәҗлесе оештырылды. Быел апрель азагында, филармония паркында Айрат Арсланов истәлегенә чыршы агачы утыртылачак. «Исемле» агачлар аллеясы утырту – Татар дәүләт филармониясенең соңгы берничә елда кергән матур традициясе.
Хәтерлибез, сагынабыз аны. Халкыбызның мәшһүрләрен оныттырырлык хәлләрдән араласын безне язмыш. Гомер бер – хәтер мәңгелек.
Зимфира Гыйльметдинова
Комментарийлар