16+

Айрат Заһидуллин: “Коръәнне алып китегез, бездән соң саклаучы юк”, – диючеләр дә күп"

Күпләрнең өй чормасында кадерләп яулыкка төрелеп куйган иске китапларга юлыкканы бардыр. Иске язуларга кайчак орынырга да куркабыз, ә аларны укучы галимнәр барлыгын белмибез дә. Татарстан Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллин исә ул китапларны яшереп яткырырга кирәкми дип саный.

Айрат Заһидуллин: “Коръәнне алып китегез, бездән соң саклаучы юк”, – диючеләр дә күп"

Күпләрнең өй чормасында кадерләп яулыкка төрелеп куйган иске китапларга юлыкканы бардыр. Иске язуларга кайчак орынырга да куркабыз, ә аларны укучы галимнәр барлыгын белмибез дә. Татарстан Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллин исә ул китапларны яшереп яткырырга кирәкми дип саный.

– Быел без Арча районы авылларында йөрдек. Дөресен генә әйткәндә, Арча төбәгенә 2015 елдан бирле чыгабыз. Башта бер атнаны Арчага, икенче атнаны Мамадыш төбәгенә бара башлаган идек. Мамадышны йөреп бетердек дип әйтергә кирәк. Мәйданы ягыннан бик зур район бит. Әмма Арча авыллары сан ягыннан бик тыгыз утырган. Узган ел Арча районының Яңа Кенәр авыл җирлегендә булдык. Быел инде шушы җирлеккә караган Яңа Ашыт дигән авылда булдык, аннан Шурабашка юл тоттык, Печмәнтау, Мәмсә, Иске Ашыт,  Наратлы, Ак Чишмә һәм Шекә авылларында булдык. Кызыклы әйберләр чыга. Арча төбәген йөреп бетерәсебез килә. Әле Шушмабаш, Апаз, Хәсәншәех авыллары бар. 

– Айрат абый, бу юлы нинди зур табышлар чыкты?
– Наратлыда без Әнисә абыстайда булдык. Гарәп язуын танучы кеше булгач, заманында аңа бер мулла нәселенең китапларын тапшырганнар. Шуннан 1855 елгы Казан басмасы Коръән табылды, аның эченнән бер бит кулъязма килеп чыкты. Тикшергәннән соң, Казан ханлыгы чоры шагыйре Мөхәммәдьярның “Нуры содур” әсәренең бер фрагменты булуын ачыкладык. Ул 18нче гасыр күчермәсе. 
Мәмсә авылында 89 яшьлек Сәрия апаның чормасыннан 18нче гасыр кулъязмасы килеп чыкты. Ул да булса – кулдан күчерелгән Коръән китабы. Иң борынгылар инде болар. 
Гадәттәгечә дини эчтәлектәге әсәрләр бар. Гарәп телендәге шигырьләр, мөнәҗәтләр, калганнары шигырь, бәет дәфтәрләре. Кызларның көндәлек һәм теләкләр дәфтәрләре дә чыкты. Тарихчыларыбыз, безгә килеп өйрәнүче галимнәребез өчен һәртөрле мәгълүмат та кирәк һәм файдалы булачак.

– Айрат абый, авылларда чорма-сандыкларда яшереп яткан әйберләр шактый күп. Сезгә бирергә атлыгып торалармы соң?
– Төрлесе бар. 90 процент халык безне аңлый. Аңламаучы, сәерсенеп караучылар да бар. Дөресен әйтергә кирәк, китаплар кими бара. Сыйфат та, сан һәм эчтәлек ягыннан да. Археографик сәфәрләрдә йөри башлаганга 30 ел була. Аннан Арча ягы бик өйрәнелгән як. Шулай да чыга. Узган ел, мәсәлән, Түбән Оры авылыннан иң борынгы кулъязма – татар телендә догалык табылды. Ул 17нче гасырда күчерелгән. 
Билгеле, бирергә теләмәүче  кешеләр дә бар.  Кайберсенең күрсәтәсе килми. “Чормада тора, әби 30 ел элек төреп куйган иде, кагылмаска кушты. Орынмыйбыз да, нитмибез дә”, – диләр. Без бит мәҗбүриләп тартып алып китмибез. Кеше теләми икән, хәзер бит техника заманы, фотога төшереп тә алабыз. Яшереп ятмагыз, ята-ята юкка чыга, дым тарта дип тә әйтеп карыйбыз.

– Саклану шартлары да бар бит инде...
– Әйе, ярый, өйдә сандыкта ятса... Яулыкка төрелгән, чиста урында торса, һавасы яхшы булса. Әмма чормада тузанда яткан әйберләр күп. Узган ел Арча районында бер апа: “Бар ул, бирмим”, – ди.  “Карыйк, алып төшегез. Үзегезгә дә кызык булыр, нинди китаплар барлыгын белерсез”, – дибез. Ашламадан калган капчыкта ята китаплар. Шуннан чыгардык. Дым тарткан, таралып беткән. Күбесе яраксызга чыгып бетеп барган хәлдә, бер генә тулы сакланган китап та юк. Аралый торгач “Мөхәммәдия” китабы чыкты. 18нче гасырга карый. Капчыктагы китапларның халәтен  үзе күрде дә: “Балам, зинһар, алып кит. Мондый хәлдә бетә бит инде”, – диде. “Аңладыгызмы инде, шулкадәр әрсезләнеп сезне чормага меңгерүемне?” – дидем. 
Бетеп бара шул. Ул безнең мирасыбыз, тарихыбыз. Без болай да инде ул яктан каһәрләнгән халык бит. Әмма без китаплы халык. Һәрбер нигездә китап булган. Коръән һәр өйдә булган. “Коръәнне алып китегез, бездән соң саклаучы юк”, – диючеләр дә күп. 
Аларны алып кайтып, киштәләргә генә өеп куймыйбыз, тикшерәбез.  Бик авыр хәлдәгеләре бар. Аларны “дәвалыйбыз”. Үзебезнең көчебез җитмәгәндә Санкт-Петербургка реставрациягә җибәрәбез, алар да яңартып бирә. Кызыксынган укучының кулына тоттырырлык,  өйрәнүче галимгә бирерлек китапны тиешенчә төзекләндерәбез. Бөтенесе тасвирланып, компьютерга кертеп барыла. Алар берсе дә югалмый.  Әрәм булмый, аяк астында да калмый.   

–    Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенә кемнәр мөрәҗәгать итә?
–    Төрле кеше бар. Студентлар, аспирантлар, галимнәр дә. Дин әһелләре дә, гади халык та мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, үзләренең авыл тарихларын өйрәнүчеләр. Нәселләрен эзләүчеләр. Бездә кызыклы чыганаклар саклана.

–    Бүген укучылар өчен нинди фондлар ачык?
–    Безнең бүлек ике сектордан тора. Берсе – татар һәм шәрык әдәбияты, икенчесе – рус һәм көнбатыш әдәбияты секторы. Гомуми фонд саны 60 меңгә якын. Шулардан кулъязма фонды 8 меңнән артып китте. Гарәп язуындагы 11 мең басма китап саклана. ХХ йөз башында басылган 100 исемнән артык газета-журналлар, фотоматериаллар, Коръән коллекциясе бар. Әбрар Кәримуллин, Үзбәк Байчура, Әдһәм Тенишев коллекцияләре. Берничә ел элек Татар мөһаҗирлеге коллекциясе барлыкка килде. 

– Татар мөһаҗирлеге фонды турында күбрәк сөйләгез әле.
–2014 елда Төркиягә бардык. Татарлар төпләнеп яшәгән Искешәһәр, Әнкара, Истанбул шәһәрләрендә булдык. Аннан шактый гына кызыклы язма һәм фоточыганаклар алып кайттык. Татар мөһаҗирлеге коллекциясен тулыландырдык. Безнең татарлар төпләнеп яшәгән Кытай җирлегендә Харбин, Шанхай шәһәрләрендә, Япониядә китаплар бастырганнар һәм газеталар чыгарганнар. Баштанрак кулъязма газеталар да хәзерләп таратканнар. Шул ук Харбинда 1920 елларда “Ерак Шәрык” журналы нәшер ителә. “Берлек” дигән кулъязма газета чыгаралар. Аннары соң Япониядә – “Япон мөхбире”, “Яңа Япон мөхбире», Төркиядә – “Казан” журналы чыга. Финляндиядә “Ак юл” журналы, “Шималь очкыннары”, “Бердәмлек”. Хәзер дә “Мәхәллә хәбәрләре” журналы басылып килә. Мукденда, Варшавада Гаяз Исхакый чыгарган газета-журналлар бар. Бездә “Милли байрак” газетасының 80нән артык төп нөсхә саннары саклана. “Яңа милли юл”ның бөтен саннары бар дип әйтә алмыйм, әмма ләкин Казандагы иң тулы тупланмасы безнең бүлектә. “Япон мөхбиренең” аерым саннары, шул ук Финляндиядә чыккан газета-журналлар саклана. Финляндия татарлары тарафыннан бастырылган китапларны фонд өчен Швециядә яшәүче Түркәр ага Соуккан бүләк итте.

– Китапларны үзләре китерүчеләр дә бармы?
–    Безнең чыгышларны укып-күреп, кайбер кешеләр үзләре дә китерә. Быел гына Мамадыш-Әкил авылыннан Айрат әфәнде Газизов шактый гына  язма чыганаклар алып килде. Аннары Апас районыннан китерделәр. Казандагы мәчет-мәдрәсәләр белән дә эшне алып барабыз. Ислам динен кабул итүнең 1000 еллык мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин фонд туплауда безгә даими ярдәм итә. Шиһабетдин Мәрҗанинең оригиналь фотосы да алар тапшырган кулъязмалар арасыннан килеп чыкты. Әмәт бистәсе мәчете имамы Равил хәзрәт Бикбаев безгә шактый булышлык күрсәтә. Заманында ул безнең бүлектә эшләгән иде. Халык бик еш кына борынгы язуларны мәчетләргә китерә. Безгә мөрәҗәгать итсәләр, без аларны укыйбыз, ярдәм итәбез. Кайсы чорныкы, авторы, эчтәлеге нинди? Тулы булган кулъязмалар сирәк чыга хәзер. Башы-ахыры булмаганнарны, без аларның кәгазенә, карасына, язу стиленә, су билгеләренә карап ачыкларга тырышабыз.

–    Менә бу табышлар-эзләнүләр китап буларак басыламы? Теркәлеп барамы?
– 2008 елдан башлап “Татар археографиясе” сериясе чыгып килә. Ул безнең Татарстан Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә тупланган байлыктан эшләнә. Елына ике китап  чыга. Хәзер 30нчы китап әзерләнә. Бүлегебезгә быел 30 ел тулды. Әлеге сериядә басылган китапларны Татарстан милли электрон китапханәсе порталында укып була. Электрон порталда 2008 елдан башлап чыккан китапларның тулы текстлары урнаштырылган.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading