16+

Айсылу Лерон: «Татар булу балага исем сайлаудан башлана»

Бүгенге саннан укучыларыбыз өчен «Мин – татар» дип исемләнгән рубрика ачып җибәрәбез. Әлеге рубрикада Татарстанда һәм респуб­ликадан читтә яшәүче милләттәшләребезнең милләтне, телне саклауга карата карашлары чагылыш табачак.

Айсылу Лерон: «Татар булу балага исем сайлаудан башлана»

Бүгенге саннан укучыларыбыз өчен «Мин – татар» дип исемләнгән рубрика ачып җибәрәбез. Әлеге рубрикада Татарстанда һәм респуб­ликадан читтә яшәүче милләттәшләребезнең милләтне, телне саклауга карата карашлары чагылыш табачак.

Айсылу Лерон – «Татар радиосы» ди-джее. Танылган әдип Ләбиб Леронның кызы һәм үзе дә өч бала әнисе. Әлеге гаиләдә балалар бары татарча гына сөйләшә, гәрчә руслар белән аралашып үссәләр дә.  

– Башка милләтләр арасында, рус мохитендә яшәп тә, татарлыкны сакларга мөмкин һәм моның ачык мисаллары да күп. Танышларым арасында да, Татарстаннан читтә яшәүче дусларым арасында да мәдәниятләрен, милли гореф-гадәтләрне, йолаларны саклап калучылар шактый. Татар-халык ашларын да өйләрендә даими пешерәләр, бәйрәмнәрне үткәрәләр.

Шул ук вакытта, кызганычка,  телләрен оныткан, югалткан танышларым да җитәрлек. Бу күренеш без яшәгән чорга, заманга бәйлеме соң? Миңа калса, үзеңне кем дип танып белүгә, акыл, интеллект дәрәҗәсенә дә бәйледер. Кемнедер үзаң милләтне, телне саклап калырга этәрә, ә кемгәдер җайлы гына башка милләтләргә кушылып китәргә комачауламый.

Җанисәп вакытында үземне татар дип яздыру, билгеле инде, минем өчен мөһим һәм мин шулай язылачакмын да.

Татарлыкны саклау ул – гап-гади әйберләрдән башлана. Әти-әни булган кеше иң элек баласына татар исеме сайларга тиеш. Аннан гаиләдә татарча аралашу кирәк. Мөмкинлектән чыгып, балаларны татар балалар бакчасына, татар мәктәбенә бирү мөһим. Безнең гаилә шулай эшли дә. Алга таба белем алу өчен милли югары уку йортларыбыз да булса, балаларны шунда керергә әзерләр идек. Бәлки безнең гамәлләребез зур түгелдер, әмма милләтне саклап калуга өлеш кертүебезгә ышанабыз, – ди Айсылу Лерон.

Лилия ЛОКМАНОВА

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Казанда бит Ботен артист ,Язучы баласы Казаннын икенче Татар гимназиясенда укыталар да ,минем бала татарча сойлаша дип мактанып йорилар.Мена Казанда шундый Бер ун мактап булса мин соенер идем.Безнен ул Казанда Татар теле дип сойлану гена ул ,купме Татар гимназияларе бар Казанда,мактапта Бер татарча сойлашканне ишетмассен,Ачуым да килмагае Бер Татар кафесы да юк бит,халыкка татарча аралашып Кунел ачарга.Без узебез бетерабез татарлар ,татарлыкны.Аны Маскау килеп эшламас .Мена мин Маскауга барсам ,татарлыкны ныграк сизам торле кича ,концертларга йореп

    • аватар Без имени

      0

      0

      Исем сайлаганчы, балага әти һәм әни сайлаудан башлана, татарлык.

      Мөһим

      loading