16+

Айваз Садыров хатыны белән ничек танышкан?

Танылган алып баручы Айваз Садыйров хатыны белән ничек танышуы һәм аңа бары ун ел үткәч кенә шалтырату сәбәбе белән язылучыларын да таныштырган.

Танылган алып баручы Айваз Садыйров хатыны белән ничек танышуы һәм аңа бары ун ел үткәч кенә шалтырату сәбәбе белән язылучыларын да таныштырган.

“2018 ел. Мин ялларга Арчага кайттым. Группадаш Ришатның фатирында 4 егет утырабыз. Сөйләшәбез. Сөйләшү барышында Ришат читтәрәк үзенең инстаграм лентасын актарып утыра. Бер мәлне аның телефонына күз төшеп китте. Телефоны экранында бер мөләем туташның фотосын күреп алырга өлгердем. Мизгелендә үк: “Тукта!”, дим моңа, “Кем бу кыз?”

“Алинә Касимова, элеккеге ГАИ начальнигы кызы”, ди бу.

“Кая, карыйм әле фотосын җентекләп”, дип, Ришатның телефонын кулга алам.

Чибәр күренә. Әхә, минәйтәм, ГАИ начальнигы кызы булгач, бик “высокомерный” инде бу. Ярар, мондый “фифочка”калар белән сөйләшә беләбез без. Язып карыйм әле моңа, дип уйлыйм үзем. Бик масайса, үзен төп башына да утыртып куярмын әле?

“Өйгә кайткач, үземнең инстаграмнан эзләп таптым моны. Аккаунты ябык. Запрос җибәрдем. Үзе “подтверждать” итмичә язып та булмый. Башка фотоларын да күрәсе килә. Көтәм, көтәм… Ул көнне дусларга алучы булмады?

Икенче көнне дә, өченче көнне дә. Ә минем аның белән элемтәгә керү теләге тагын да арта. Шуның белән бергә кызкайның «кәттәбикә» икәнлегендә ышаныч та.

5нче көнне, ни хикмәттер, кабул итте бу минем запросны. Кереп фотографияләрен тикшерәм беренче чиратта. Әллә ни күп түгел. Гомумән, һәр адымын, һәр ашаган ризыгын инстаграмга элеп баручы "инста-чика"га охшамаган бу. Артык масаючан кызга да охшамаган. Киресенчә, тыйнак кыз булып күренде. Минем кәеф тә кырылды әле баштарак. Янәсе, мин уйлап куйган образ белән бер дә чагышмый… Кемне төп башына утыртам соң мин хәзер??

Ярый, мин язарга булдым. Нәрсә дип язганны хәтерләмим. Җавап килде. Сүз арты сүз китте. Үзем язам, үзем һаман да минем белән язышкан кеше мин иң башта уйлаган образдан нык аерыла икәнен аңлыйм. Берничә көн шулай языша торгач, мин очрашуга чакырырга булдым. Тиз генә ризалашмаса да, баллы телем белән күндердем мин моны очрашуга. Безнең аралашу инстаграмда гына барганын әйтеп куйыйм. Очрашыр алдыннан телефон номерын сорап алдым. Очрашуга килеп җиттем. Машинада утырган килеш җибәргән номерны җыеп, «Позвонить» дигән төймәгә басам… (Әйтергә кирәк, номерны мин алдан саклап, исемен язып куймаган идем) Шалтырату төймәсенә басуга, экранда исем килеп чыкмасынмы - АЛИНӘ КАСИМОВА…

... 2008 ел. Җәйге каникуллар вакыты. Дус егет Илнур белән кич чыгабыз. Көн саен диярлек маршрут бер - стадионга кадәр төшәбез дә, кызлар очратмабыз микән, дип бер әйләнәбез дә, өйләргә таралышабыз.

Бүген дә әллә кемнәрне очрата алмадык. Кайту ягына атлыйбыз. Гадәттә турыдан гына менеп китәргә ияләнсәк тә, бу юлы: тукта әле, дим Илнурга, әйдә үзәк аша китик.

- Анда урам егетләре була, тыгылмавың хәерле, ди бу.

- Булмагае. Каршыга чыксалар, табарбыз җаен. Бәлки кызлар очрап куяр без бәхетсез ике бәндәгә.

Чыннан да, ул кичне тел байлыгыбызны усал малайларга түгел, матур кызларга карата кулланырга язган икән.

Барабыз шулай. Кайдадыр кызлар көлгәне ишетелә. Колакны торгызам. Әһә, әнә тегеннән килә бугай. Шул якка кызуладык. Утыралар икәү көлешеп.

- Сез кемнәр?

- Койрыклы җеннәр!

- Нишләп утырасыз?

- Көлке капчыгын чишеп!

Диалогның эчтәлеге мондый ук булмаса да, шаяру, үчекләү катнаш күңелле генә барды, дип хәтерлим. Бераз сөйләшеп утыргач, без кайтабыз, дип бызгый башлагач, озатып куярга булдык үзләрен.

Кызларның исемнәре Алия һәм Алинә булып чыкты. Минем күз Алинәсенә төшеп өлгергән иде. Саубуллашыр алдыннан кыюланып номерын сорадым.

- Мин сиңа шалтратачакмын әле, көт! - дип куллар болгап, кайтып киттек.

Икенче көнне чыннан да шатраттым. Телефон недоступен. Әһә, минәйтәм, ялган номер биргән бу кыз. Мин ошатсам да, мине ошатмагандыр инде, шалтыратуымны теләмәгәндер, дидем дә. Бу вакыйганы оныттым…

Ә сим-карта телефон номерын онытмаган булып чыкты.

“Мин сиңа шалтыратачакмын әле, көт!” дип әйткән сүзләремдә тордым бит тәки! 10 елдан соң булса да…

Бу тарихны, чынлап әйтәм, мин онытырга өлгергән идем инде. Алинә үзе искә төшерде.

Ул кичне белдем - Алинәнең телефон номеры шушы еллар буе минем кул астында гына булган. Номерны миңа төгәл 10 елдан соң гына җыярга язган…”, - дип бәян итә Айваз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading