16+

Азат Әхмәдуллин: “Килүең шәп булды әле”

Азат Әхмәдуллин язган дәреслекләрдән татар әдәбиятын укып үстек. Күпчелек татар балалары аның югары уку йортындагы эшчәнлеген дә искә алыр. Университетта да меңләгән студентларга белем бирде ул.

Азат Әхмәдуллин: “Килүең шәп булды әле”

Азат Әхмәдуллин язган дәреслекләрдән татар әдәбиятын укып үстек. Күпчелек татар балалары аның югары уку йортындагы эшчәнлеген дә искә алыр. Университетта да меңләгән студентларга белем бирде ул.

Азат Әхмәдуллин – татар әдәбияты буенча илледән артык дәреслек, хрестоматия, методик әсбап, егермедән артык монография һәм тематик җыентык авторы. Фән, театр, сәнгать, әдәбият дөньясында аның бетмәс-төкәнмәс хезмәтләрен тиз генә санап чыгып та булмас. Без бу юлы әдәбият галиме, театр белгече һәм тәнкыйтьченең Түбән Осландагы бакчасында булып, аның хәлен белешеп кайттык.

“Яшьләрне үстерү өчен тәнкыйтьләргә кирәк”
Идел буендагы хозурлык, алмалы алмагачлары, ямьле чәчәкле, помидорлы, бәрәңгеле бакчалары белән каршы алды безне Әхмәдуллиннар. Искиткеч тәртип хөкем сөрә биредә. Бакчаның җәйге йортыннан Азат абый матур түбәтәй киеп килеп чыкты. Килүең шәп булды әле, дип каршылады Азат абый. Хәл-әхвәл сораштык. “Хәл белергә килүчеләр бармы? Кемнәр белән аралашасыз?” – дип сорыйм үзеннән.

– Кафедрадан сирәк булса да киләләр, мин ятып авырып торгач, бик борчып йөриселәре килми. Марсель Бакиров, Хатыйп Миңнегулов, Таһир Гыйләҗев шалтырата. Язучылар берлегеннән хәлемне белеп торалар. Шалтыратучылар бар, Аллага шөкер. Җәй көне монда инде без, кайтканым да юк. Октябрьнең 13ендә туган көнем, шуны уздыргач, кайтып китәбез. Ел да шулай, – дип җавап бирде ул.

Азат абый шактый бай тормыш юлы узган кеше. 40 яше тулганчы Тел, әдәбият һәм тарих институтында фән буенча урынбасар булып эшли башлый. Ул чакта аксакаллар белән эшләү авыр булмадымы, дип сорагач та, ике дә уйламыйча: “Юк, авыр, булмады, – диде. – Яшь идем, ләкин, авыр булмады. Коллектив яхшы иде. Шуннан мине, көчләп диярлек, кафедра мөдире итеп күчерделәр. Минем бер дә китәсем килмәде. Обком, партияле кеше буйсынырга тиеш, диде. Шуннан озак еллар кафедра мөдире булып эшләдем. 
– 19 ел Казан дәүләт университетында татар әдәбияты кафедрасын җитәкләгәнсез, сагынасызмы ул вакытны? – сүз сөреше үзеннән-үзе хезмәт юлларына кереп китте.
– Сагынам, кешеләр яхшы иде. Мин эшләгән коллективлар барысы да әйбәт булды. Үзем дә кешегә бәйләнми идем. Һәрвакыт киңәшләшеп эшләдек. Кафедрабызның чәчәк аткан чоры. Ул вакытта бик күпләр фән докторлары булды – Хатыйп Миңнегулов, Марсель Бакиров яклады. 1988 елда үзем дә мондый мәртәбәле дәрәҗәгә ирешеп, профессор булдым. 

– Азат абый, сез иң беренче фәнни эшегез, кандидатлык диссертациясе Фәтхи Бурнаш драматургиясе буенча эшләнгән. Ни өчен Фәтхи Бурнашны алдыгыз?
– Фәтхи Бурнаш җәзага эләккән кеше. 1942 елда аны атып үтергәннәр. Бик талантлы драматург, шагыйрь дә үзе. Талантлы иде. Үсә алмады, юл бирмәделәр аңа. Без Альберт Яхин белән бергә эшләдек. Ул миңа шушыны теманы тәкъдим итте. Үзе Шамил Усманов буенча эшләде. Без бер үк вакытта янәшә эшләдек, фәнни эшләрне яздык.

– Бурнаш драматургиясе буенча архивта өйрәнелмәгән эшләр бар идеме?
– Бар, әле бу көннәрдә аның трагедиясе чыгарга тиеш. Моңарчы бер дә басылмаган әсәре. Дөрес, егерменче елларда куелган ул, ләкин беркайда басылмаган. Кульязма хәлендә генә куелган. Г.Камал исемендәге академия театрында “Яшь йөрәкләр” бара. Трагедиясе исә “Безнең мирас” журналында басылып чыгарга тиеш. Көтеп торам инде, 8нче санында булмады. Журналның 9нчы санда булыр, мөгаен.

– Рецензияләр, тәнкыйть язмаларыгыз матбугатта да еш басылды. Автор буларак үзегезгә нинди таләп куя идегез? 
– Кешенең әсәрен тәнкыйтьләргә кирәк, дип кенә эшкә алынып булмый. Яшьләр булса, аларны үстерергә кирәк дип уйлый идем. Язучыларның басылып чыккан әсәрләрен анализлый идек. Өйрәнәсең, тәнкыйтьләрлек булса, сүзеңне әйтәсең. Тәнкыйть өчен әсәрне, әдәбиятны, сәнгатьне, тормышны белү кирәк. Миңа сезнең тәнкыйть дөрес, диләр иде. Монда иң яхшысы сиземләү булгандыр дип уйлыйм, тәҗрибә дә кирәк. 

“Фәндә бәхәсләшеп тә була”
Бездә әз генә дәрәҗәле исемең булса, төрле иҗтимагый эшләр кушалар, әллә нинди комиссияләрдә эшли башлаганыңны сизми дә каласың. Тәҗрибәле кешенең үтемле сүзе кирәк булгач, баш тартуы да уңайсыз. Элек тә шулай булган, бүген дә шул ук хәл күзәтелә. Азат абый Әхмәдуллинның күп кенә фәнни эшләрдә төп оппонент та булуын беләбез. 
 

– Азат абый, күпме иҗтимагый эшләр алып баргансыз. Моның төп эшкә зыяны тимәдеме?
– Кирәк булгач эшлисең инде. Төрле-төрле комиссияләрдә, спектакльләрне кабул итүдә булышлык күрсәттем. Журналларда редколлегия әгъзасы булгач, килгән әйберләрне укып, үзенең бәяңне бирәсең. 1974 елдан бирле язучылар союзында эшләдем. Гариф Ахунов, Зәки Нури, Туфан Миңнуллин эшләгән чорларда идарәдә, ревизия бүлегендә эш алып бардым. Фәнни хезмәтләр буенча яклаткан вакытларын санап та бетереп булмый. Күп булды инде. Иҗтимагый эшләргә байтак вакыт кирәк. Редколлегияләрдә журналларны укырга кирәк. Озак еллар “Коммунист Татарии”дә эшләдем. Анда русча белү кирәк иде. Укып тәкъдим итәсең яки кире алырга кушасың. Бик җаваплы карарга кирәк андый эшләргә. Бик күп вакыт спектакльләргә рецензияләр әзерли идем.

– Хәзер театр рецензияләре язучылар азаеп бара... 
– Әйе. Элек Дания Гыймранова бар иде. Ильтани Ильялова да эшләде. Без бәхәсләшеп, сөйләшеп эшли идек. Хәзер өйрәнеп язучылар сирәгәя бара. Бу авторга бәйле, кызыксынып китүчеләр сирәк. Әмма язучылар бар әле.

– Фән өлкәсендә эшләгәндә көнләшүчеләр бар идеме?
– Конкуренция булды. Альберт Яхин белән бәхәсләшергә туры килде. Бер мәсьәләгә төрле караш булырга тиеш. Альберт Яхин белән дошманнар булмадык. Дәреслекләр буенча бәхәсләштек. Әсәрне ничек аңлатырга, ничек теге яки бу мәсьәләгә якын килергә икәнлегендә һәркем үз фикерендә калды. Болай беркайчан да дошманнарым булмады.

– Азат абый, сез бик күп өлкәләрне колачлаган кеше. Кайсы өлкә якынрак?
– Әдәбият якынрак. Театр сәнгате дә якын. Аннары алар берләшкән бит инде.

– Бик кешелекле булдыгыз, башкаларның хезмәтен бәяләүнең төрле юлларын таба идегез...
– Батыру ягына беркайчан басмадым. Студент-аспирантларны да улым-кызым дип йөртә идем. Тормышка барыбер дә өйрәнеп якын килергә кирәк. Ярдәм итәргә тырышасың, яшьрәк кешеләргә булышырга да туры килә.

“Баянда уйнарга яраттым”
Азат Әхмәдуллинның хезмәт кенәгәсендә Себердә эшләгән, анда укыткан дигән юллар да бар. Бу хакта да Азат Гыйльмулла улыннан сорашмыйча кала алмадык.

– Тобольскта укыттым. Университетны тәмамлагач, анда эшли башладым. Ул чакта Габделхәй Әхәтов кафедра мөдире булып эшли иде. Ул мине чакырып алды. Аннан мин баянчы да бит әле. Шуңа да чакыргандыр дип уйладым.

– Баянга яшьтән өйрәндегезме?
– Балачактан ук, үзем өйрәндем. Бик яратып уйный идем. Чирләп киткәч, баянны кызым күршедәге музыка мәктәбенә кертеп биргән. Мин аңа бик риза да булмадым. Минем белән киңәшмичә биргәнсең, дидем. Сабага бирергә кирәк иде. Саба гимназиясендә Рифат Сверигин белән икебезгә бер сыйныф бүлмәсе ачканнар иде. Шунда бирермен дип уйлаган идем. Анда бик күп китапларымны тапшырдым.

– Азат абый, сез Каюм Насыйри, Кол Гали, Җамал Вәлиди исемендәге премияләр лауреаты. Алар – иҗатыгызны төрле яктан бәяләгән исемнәр. Кайсысы кадерлерәк?
– Барысы да кадерле, барысы да хөрмәт итеп бирелгән. Эшләгән эшләр шактый киң юнәлештә булды. Татар театры, аның тарихы буенча хезмәтләр күп. Менә соңгы 2018 елда чыккан “Яңарыш юлында” дип аталган китапта күп кенә мәкаләләр тупланып бирелде. Драматургия өлкәсенә тулысынча анализ ясалды, анда гасыр башындагы классик әсәрләргә һәм фәнни эштә беренче тапкыр өйрәнелә торган авторларны да табып укырга була. Тетар дөньясы белән кызыксынучылар өчен файдалы булыр дип уйлыйм.

“Театрга да эшкә йөргән кебек йөрде”
“Театрга эшкә йөргән шикелле йөрде ул. Театр безгә якын, үзәктә Тукай һәйкәле артындагы йортта торабыз”, – дип сүзгә кушыла Фирая ханым.

Азат абый Түбән Осландагы бакчаларында хатыны Фирая апа белән яши. Алар икесе дә бик матур һәм мәртәбәле гомер юлы үткән. Фирая Юнысовна да 17 ел буе Казан дәүләт педагогика институтында кафедра мөдире булып эшли. Икесенең кафедра мөдире булып эшләгән еллары, фәнни эшчәнлек алып барулары, дәреслекләр язулары бер үк чорларга туры килә. Икесенең дә үз фәнни мәктәпләре бар. Алар сөйләшкәндә дә минем дәреслек, синең дәреслек дип кенә сөйләшә.

– Фирая Юнысовна, икегез дә эштә генә түгел, өйдә дә кәгазь өеменә күмелеп утыргансыз. Фән кешесе буларак өйдәге эшкә вакыты кала идеме?
– Азатның бик үк калмады. Сорасаң, әйтсәң, эшли иде. Күбрәк кәгазьләре белән утырды. Компьютер артында эшләде. Икебез дә фәнни хезмәтләр язабыз. Мин хатын-кыз буларак күбрәк аш-су бүлмәсендә. Пешерәм дә, язам да. Азат үзенең эшен буш вакытында да дәвам итте, ә мин фәнни эшләрне төнгә дә калдыра идем. Дәреслекләр язганда, төнге өчкә кадәр хәтле утырам. Ул – бер бүлмәдә, мин – икенче өстәл артында. Азат татар әдәбияты буенча дәреслекләр эшләде. Мин милли мәктәпләр өчен рус теле дәреслекләрен яздым. Автор, редактор, җаваплы редактор да булдык.

– Фирая – бик көчле фәнни редактор. Минем русча язган текстларны Фирая редакцияли иде. Хатын булганга мактанмыйм, әйбәт булганың өчен мактыйм, – дип сүзгә кушыла Азат абый.

– Сез ничә ел бергә? Ничек таныштыгыз?
– 62 ел бергә. Университетта укыган чакта. Студент елларында, китапханәдә, уку залында таныштык.

– Ул көнне хәтерлисезме?
– Юк, без Азат синең белән студентлар фестивалендә таныштык. Әйе, Азат анда баянда уйнады. Соңрак китапханәдә күрешә башладык. Аннан өйләнештек. Айдар улыбыз, Ләйлә кызыбыз туды. Айдарга да быел 60 яшь булды. Ләйлә аңардан ике яшькә кече. Һәрберсенең үз гаиләсе. Атна саен монда килеп йөриләр. Хәзерге вакытта Ләйлә белән торабыз. Аның кызы кияүгә чыкты, фатирын аларга бирде дә, безнең янга килде. Бик ярдәм итә. Аннан башка яши алмыйбыз. Мин үзем дә һәркөнне игелекле эшләр эшләргә тырышам.
– Бөтен эш Фираяда бит. Мин дә чирләп киттем. Ләйлә әнисенә бик булыша. Мине дә карарга кирәк. Фираяның да аяклары куллары, йөрәге авырта, – ди Азат абый. 

“Бакчага көч кирәк”
Без Фирая ханым белән бакчалары, анда үстергән чәчәкләр турында да сөйләштек. Моның кадәр бакчаны карарга көч тә кирәк. Ә бит заманында мондый зур бакчаны шәһәр кешесенә алырга рөхсәт тә итмәгән булалар. Шуңа да Азат абый бертуганы Рафаэль гаиләсе белән уртак бакча ала. Хәзер дә янәшә яшиләр. Рафаэль абый да – химик, фән кандидаты. Хатыны Разыя апа финанс өлкәсендә эшләгән. Бүген исә һәммәсе лаеклы ялда.

– Бу бакчадагы эшләрне минем әни башлады. Без ул чакта эштә бит. Күп алмагачлар утырткан, хәзер алар картайды инде, яңаны утыртасы килми. Кечерәк кенә түтәлләр белән кишер, помидор, кыяр һәм башка төр яшелчәләр үстерәбез. Чәчәкләр яратам. Бакча да көч таләп итә. Чүп үләне белән көрәшә-көрәшә арып бетәм. Хәзер иелеп эшләүләре дә авыр, – дип сөйли Фирая ханым. 
– Бөтен җир бик матур, бөтен җирдә тәртип. Көн саен иртүк торып чыгып китә. Барысын карап кына тора, – ди Азат абый. 

Һәрбер чорның үз вакыты. Янып эшләгән, яшьнәп яшәгән яшьлек еллары да узган. Олы кешене төрле чирләр сагалап кына торуына да гаҗәпләнеп булмый. Әнә, балалары, шәһәргә кайтыгыз, табибларга күренергә кирәк, дисәләр дә, дәү әти белән дәү әнинең Идел һавасын ташлап, шәһәр үзәгенә кайтып утырасылары килми. Аларга биредә рәхәт. Мондагы хозурлык, ике адымнан башланган Идел ярларын үзе бер дәвадыр ул.
 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading