16+

Азат Хөсәенов коронавирустан дәваланган

Барыгызга да шуны әйтергә телим - коронавирус бар һәм ул бик куркыныч! Мин үзем чирләдем. Өйдә 10 көн яттым, хастаханәдә 10 көн дәваландым.

Азат Хөсәенов коронавирустан дәваланган

Барыгызга да шуны әйтергә телим - коронавирус бар һәм ул бик куркыныч! Мин үзем чирләдем. Өйдә 10 көн яттым, хастаханәдә 10 көн дәваландым.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Азат Хөсәенов коронавирустан дәваланган. Бу хакта ул Фейсбукта хәбәр итте.

- Барыгызга да шуны әйтергә телим - коронавирус бар һәм ул бик куркыныч! Мин үзем чирләдем. Өйдә 10 көн яттым, хастаханәдә 10 көн дәваландым. Аллага шөкер, дәваланып чыктым! Дусларым ярдәм итте, үзем генә люкс палатада яттым. Ә бу - бик мөһим. Алты кеше белән бер палатада ят әле, җитмәсә барысы да бертуктаусыз йөткерә! Хастаханәләр тулы, коридорларда мәетләр... Дуслар, үзегезне саклагыз! - дип язган Азат Хөсәенов.

Фото: vk.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading