16+

Азнакайда әниле-кызлы «салкын янгында» һәлак булганнар

Азнакай районының Чалпы авылында булган янгын хакында җирлеккә шалтыратып төгәлрәк белештек.

Азнакайда әниле-кызлы «салкын янгында» һәлак булганнар

Азнакай районының Чалпы авылында булган янгын хакында җирлеккә шалтыратып төгәлрәк белештек.

11 сентябрьдән 12 сенә каршы төндә Чалпы авылы халкы гадәттәгечә изрәп йоклый. Авыл эчендәге йортларның берсендә янгын чыкканлыгын берәү дә белми. Хәтта авыл тутырып ис тә таралмый.

–Үч иткәндәй, эчтән телеп кенә янган. Кислород кермәгәнлектән, ялкын күтәрелеп китмәгән. Андый янгынның төтене дә күтәрелми бит. Күршесе иртән эшкә барганда ис сизгән. Көйгән ис. Ипләбрәк караса, тәрәзә яныннан тәмәке төтененә охшаган нәзек кенә сузылып төтен чыгып тора икән. Миңа да ул хәбәр салды. Янгын сүндерү машиналары килеп җиткәндә ишектән керерлек түгел иде, сөрем газын бер сулау җитә. Тәрәзәләрне ачып, 5 минут дигәндә янгынны бастылар, мәрхүмәләрнең гәүдәләрен алып чыктылар. Әле яңарак кына моргка озаттык. Тикшерү эше озак барды, – диде җирлек башлыгы Алиянус Мөхәмәтшин. 

1980 елгы Ландыш Хәсәнова белән аның кызы 2013 елгы Ясминә Залитова сөрем газыннан агуланып үлгән дип фаразлана. Мәрхүмәнең ире Себердә эшли, аңа хәбәр биргәннәр. 12 яшьлек олы уллары исә, авыруы сәбәпле Бөгелмәдә укый, ул ярты ятим калган. Мәрхүмәләрне иртәгә күмәрләрме, әлегә вакыты, көне билгеле түгел. Язмыш сынавы килгән гаиләгә сабырлык телибез.   

Язмага реакция белдерегез

0

0

6

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading