16+

Азнакай Азнакай инде!

Юлга чыксаң, бер көтмәгәндә сокланырлык кешеләр белән очрашасың, матур күренешләргә тап буласың. Азнакай районында уздырылган Сукачылар бәйрәменә дә без очраклы гына килеп эләктек.

Азнакай Азнакай инде!

Юлга чыксаң, бер көтмәгәндә сокланырлык кешеләр белән очрашасың, матур күренешләргә тап буласың. Азнакай районында уздырылган Сукачылар бәйрәменә дә без очраклы гына килеп эләктек.

Зур тормыш мәктәбе үткән, һәр эшне үз куллары белән тотып башкарырга күнеккән чын эш кешеләре янында башкача рәхәт. Алар зарланырга да, кимсенергә дә күнекмәгән. «Азнакай Азнакай инде, без һәрвакыт, һәр эштә бер баскыч өстә булырга тиеш», – диделәр алар, бер авыздан. Сөйләргә генә түгел, әйткәннәрен эшләре белән исбатларга күнеккән алар.

Ярыш районның иң алдынгы хуҗалыкларының берсе булган Чуар-Абдул авылының «Тукай» җәмгыяте басуында үткәрелде. Бәйге шартлары нигезендә буразналар тигез ятарга, эшкәртү тирәнлеге сантиметрлап туры килергә, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләре сакланырга тиеш иде. Нинди генә техника юк хәзер, кайберләре янында бөтенләй югалып калгандай буласың. Әллә ни чаклы мәйданны сөреп, басу түреннән ыжгырып киләләр. Шулай да нигәдер гел ДТ 75 тракторына карап торасы килә. Күңелгә якын. Кайчандыр әлеге чылбырлы тракторларда эшләп, лаеклы ялга чыккан ветераннар да чакырылган иде бәйрәмгә. Газетабызның киләсе саннарында аларның истәлекләре белән дә уртаклашырбыз әле.

Кунакларны кабул иткән «Тукай» хуҗалыгында 1200 баш мөгезле эре терлек бар, шуларның 300 башы – савым сыерлар.

– Чәчүлек җирләребез – 3065 гектар. Быел орлыкларны авторларның үзләреннән алып кайтып чәчтек. Узган ел бер гектардан 46 центнер уңыш алырга ирешкән идек, быел да сынатмаска исәп. Тишелеш бик матур күренә, – диде хуҗалык җитәкчесе Габделәхәт Рафыйков. – Авыл хуҗалыгы берничек тә җиңел була алмый. Шулай да район башлыгы сине аңласа, ярдәм итәргә тырышса, эшләргә була. Симәнә юнәткәндә, ашлама алганда, район башлыгы Марсель Шәйдуллин гел үзе кайгыртып йөри. Кемгәдер ярарга теләп әйткән сүзләр түгел, эшләргә җайлы кеше. Ел саен кырларны карап чыкканнан соң иң алдынгы хуҗалыклар билгеләнеп, аларга җиңел машиналар тапшырыла. Ким дигәндә, дүрт-биш хуҗалык ала машина. Без ике ел рәттән алдык инде, быел да сынатасы түгел иде.

Дистәләгән ир-ат арасында бердәнбер хатын-кыз җитәкче Ландыш Закированы күрмичә калырга мөмкин түгел. Аны яратып, безнең Екатерина 2 диләр райондашлары. Ул үзе исә моңа елмаеп кына карый.

– Ир-егетләр арасында эшләү авыр түгелме? – дип сорыйм Ландыштан.

– Ничектер бу турыда уйлаган да юк. Эшлибез дә эшлибез инде. 21 яшьтән авыл хуҗалыгы тармагында эшлим, быел рәис булып эшләвемә менә 18 ел була. Җиденче сыйныфны тәмамлаганда, әти белән кукуруз урырга чыккан идек, мин аның ярдәмчесе булдым. Сигезне бетергәч, авыл хуҗалыгы техникумының агрономнар әзерли торган бүлегенә укырга кердем. Хәзер инде улым 21 яшьтә. Аллага шөкер, техниканың берсеннән төшә, икенчесенә утыра. Читтән торып институтта укый. Ул да янда булгач, бик рәхәт. Мондый бәйрәмнәр күңелле инде ул. Ду килеп гаилә белән әзерләнәсең, быел җиңә алмасам, киләсе елга бирешмим дип сүз куясың. Авылда яшәргә дә, эшләргә дә була. Сөт, ипи бәяләре тотрыклы сакланса, берни дә кирәкми, – ди Ландыш Закирова.

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен хөрмәтләп үткәрелә торган бәйрәмнәр күп уздырыла Азнакайда. Әле күптән түгел генә нәкъ шулай итеп терлекчеләрне җыйган булганнар. Мондый ярышлар үзенә күрә бер җыйналып, киңәшләшеп, тәҗрибә уртаклашу мәйданы да булып тора. Шушында ук алдынгыларга бүләкләр тапшырыла, мул итеп кунак өстәле әзерләнә. Сабан сөрүдә беренче урынны Таллы Бүләк агрофирмасыннан – Илһам Хәсәншин, туфракны өстән эшкәртүдә Азнакай агрофирмасының Урманай бүлекчәсеннән Зиннур Кәримов алды. Аларга 10000 сум премия тапшырылды.

Әлеге очрашудан үзгә бер җылылык белән киттек. Механизаторлар белән – хуҗалык җитәкчеләренең, җитәкчеләр белән район башлыгының үзара мөнәсәбәтеннән күчте, ахры, җанга рәхәт җылылык. Әйе, Азнакай Азнакай инде...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading