16+

Азнакайда токмач өмәләре гөрли 

Туган җирләреннән еракта Украин илендә яу кырындагы солдатларга ярдәм итәргә теләп, Азнакай районы Урсай авылының уңган хатын-кызлары токмач кисү өмәсе оештырганнар. Мондый токмач өмәләре районның башка авылларында да дәвам итә.

Азнакайда токмач өмәләре гөрли 

Туган җирләреннән еракта Украин илендә яу кырындагы солдатларга ярдәм итәргә теләп, Азнакай районы Урсай авылының уңган хатын-кызлары токмач кисү өмәсе оештырганнар. Мондый токмач өмәләре районның башка авылларында да дәвам итә.

Гаиләреннән аерылып китеп, ут яңгыры астында үлем күзенә карап яшәргә мәҗбүр ул солдатлар кемнәнеңдер газиз уллары, әтиләре абый-энеләре бит. Аларга бүген үзләрен яратуларын, сагынып көтүләрен белү бик мөһим, бу аларга көч өсти. Шуны истә тотып республикабыз авыл калаларында “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!” шигаре белән хәйрия гамәлләре бара. Кемнәрдер оекбаш бәйләсә, икенчеләр маска ятьмә үрә. Шәм ясаучылар да бар. Ә менә кунакчыл Азнакай апа-җиңгиләре токмач басып кисеп җибәрергә булганнар. Авыл йомыркасына “Бисмилла” әйтеп җәйгән токмачлы аш бик тәмле була бит ул. Бу саваплы эшне мәчеткә җыелып башкарганнар. “Догалар укып, изге теләкләр тели-тели эшләдек”, - диләр уңган хуҗабикәләр үзләре. Кул җылысын да, күңел җылысын да кушып, ихластан әзерләгән бу ризыклар тиз көннәрдә ияләренә барып җитеп, аларны сөендерсен, көч бирсен иде.

Бу хакта әлеге авылдан Гөлзаһирә ханым Галиуллина сөенече белән уртаклашты. “Кызганыч. Мин ишетми калдым”, - дип уфтанды да әле үзе. Гөлзаһирә ханым Казан мәктәпләренең берсендә татар теле һәм әдәбияты укыта, җәйге каникулга туган авылы Урсайга кайта. Шул авылда яшәмәгәч, белми калуы да гаҗәп түгел. Кайтканнарны чакырып тормаганнар инде, үзләре дә 25әү җыелганнар да күз ачып йомганчы таудай өеп токмач кискәннәр. Аннары аларны капларга тутырып кирәкле җиргә җибәргәннәр. Күңелләрендә әйтеп бетермәслек рәхәтлек хисе булган.

Мондый токмач өмәләре районның башка авылларында да дәвам итә. Әгерҗе, Тымытык авылы уңганнары да бу хакта күбрәк кеше белсен һәм матур үрнәккә кушылсын дип, социаль челтәрләргә дә хәбәр куялар. Мин дә бу язманы шул ният белән яздым.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading