16+

Бабайны өеннән куып чыгардылар

Карт-карчыкны яратмый инде яшьләр. Хәтта үзен карап үстергән әти-әнигә карата да хөрмәт юк кайберләрендә.

Карт-карчыкны яратмый инде яшьләр. Хәтта үзен карап үстергән әти-әнигә карата да хөрмәт юк кайберләрендә.

Бер гаилә язмышы мине аеруча тетрәндерде. Ул бабайны яхшы беләм. Сугыштан соң хатыны белән өйләнешә алар. Алты балаларын аякка бастыралар. Төпчек малайларына йортларын яздыралар. Кызганыч, әби дөньядан иртә китеп барды. Ике кызлары катлаулы авырудан савыга алмагач, бала хәсрәтен күтәрә алмады ана кеше. Бабайның төпчек улы өйләнде. Килен белән бер өйдә яши башладылар. Бабай оныкларын тәрбияләргә булышты, мал-туар карады. Тормыш үз көенә җайлы гына барганда, кинәт бабайның улы үлеп китте. Ул килен белән генә яшәп калды. Тик тату яши алмадылар. Кулыннан килгәннең барысын да эшләргә тырышса да, бабай килен өчен артык кашыкка әйләнде.

Көннәрнең берендә килен бабайның Кукмарада яшәүче кызларына: «Әтиегезне алып китегез, картлар йортына урнаштырыгыз», – дип шалтыраткан. Барысы да аптырашта калганнар. Кызлар, чарасызлыктан, әтиләрен туган нигезләреннән аерып, үзләренә алып китәргә мәҗбүр була. Тормышыннан бабай зарланмый анысы, кызлары янында рәхәт, бар шартлар да тудырылган, тик барыбер туган нигезен сагына. Үз куллары белән салып чыккан йорты иде бит. Килененә үстерергә ярдәм иткән оныкларын да күрәсе килә аның. Ни чәчсәң – шуны урырсың, диләр. Килен дә картаер, әнисенең гамәлләрен күреп үскән балалары үзен дә шулай йорттан куып чыгарырлар дип уйламыймы икән ул?

Миңлегөл Әдһәмова, Казан

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading