16+

Бакча җиләген – ике гектарда

Әгерҗе районы Касай авылында яшәүче Әхмәдиевләр гаиләсе узган ел сигез сутый мәйданда бакча җиләге (виктория) үстерү белән шөгыльләнә башлаган иде. Быел язга чыгуга, алар, мәйданны арттырып, җиләкне тагын бер гектарда утыртканнар. Федераль программада катнашып откан 1,5 миллион сум грант акчасына киләсе елга мәйданны янә бер гектарга арттырачаклар.

Бакча җиләген – ике гектарда

Әгерҗе районы Касай авылында яшәүче Әхмәдиевләр гаиләсе узган ел сигез сутый мәйданда бакча җиләге (виктория) үстерү белән шөгыльләнә башлаган иде. Быел язга чыгуга, алар, мәйданны арттырып, җиләкне тагын бер гектарда утыртканнар. Федераль программада катнашып откан 1,5 миллион сум грант акчасына киләсе елга мәйданны янә бер гектарга арттырачаклар.

СИГЕЗ СУТЫЙДАН БАШЛАНГАН ЭШ
Әминә-Альберт Әхмәдиевләрнең Казанда IT-лицейда укытучы булып эшләүче өлкән уллары Айнур һәм Ислам университетында белем алучы төпчекләре Искәндәр җәйге ял вакытында елның елында 100әр баш каз үстереп, азмы-күпме керем ала торган булганнар. Узган ел Яшел Үзән районында җиләк үстерү белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр белән танышкач, Айнурда да әлеге эш белән мавыгу теләге туа. Голландиядән җиләк сортларын кайтарталар. Үстерү технологиясен өйрәнеп, эшкә керешәләр. Озын-озын түтәлләр ясыйлар, аның астына сугару җайланмасы урнаштыралар, эшкәртелгән туфрак өстен кара пленка белән каплыйлар. Араларын 30ар сантиметр калдырып, 3000 төп җиләк үсентесе утырталар.

– Җиләкне күчергәч, бер атна күп итеп су сибәргә кирәк. Аннан торбалар аша тамчылап сибелгәне дә җитә, – ди Айнур.

Узган ел бер сорттан ике тапкыр уңыш җыялар Әхмәдиевләр. Гомумән, сигез сотыйдан җыелган җиләкне сатып, аны үстерүгә киткән чыгымнарны каплыйлар. Көз көне туганнары ярдәме белән, меңәрләгән мыекчаны аерым утырталар. Сигез сотый мәйданчык янындагы шуның кадәр үк участокны эшкәртеп, 3000 төп үсентене күчерәләр. Шушы 16 сотый җирдән көн саен дистәләгән кило җиләк җыйган Касай уңганнары.

Тәмле, сусыл, чип-чиста викторияләрне Удмуртиянең Сарапул шәһәренә озатканнар. Анда үзләренең сатып алучылары бар. Күрше-тирә авыл халкы да Әхмәдиевләр йортына тузан төшерми. Җиләкләрне мактый-мактый алып китәләр.

БЕР СЕЗОНГА – ДҮРТ ТАПКЫР УҢЫШ
Айнур белән Искәндәр ирешелгәннәрдә генә туктап калучылардан түгел. Бу очракта да ничек тә җиләк мәйданын арттыру турында хыялланалар. Ниһаять, инвестор табыла. Үзләренең өйләре яныннан кул сузымында гына бер гектар җирне алу бәхетенә ирешәләр һәм биредә иртә яздан эш башлыйлар. 230 метрлы биш теплицаның конструкциясен Ижауда яшәүче Әгерҗе районы егетләре җыя. Аның өстен пленка белән яба да башлаганнар. Су сибәр өчен скважина да казыганнар. Әлбәттә, кызу эш чорында эшче куллар да ялларга туры килгән. Унлап хатын-кыз сигез көн буе җиләк үсентеләре күчергән.


Якты хыяллар белән янучы бертуганнар Айнур һәм Искәндәр.

Барлыгы 40 мең төп җиләк утыртылган. Ә барлык эшләр биш миллион сумга төшкән.

– Җиләк уңышы белән сөендереп, сату яхшы гына барса, чыгымны өч ел эчендә капларга тиеш без, – ди Айнур.

– Иртә яздан әлеге теплицаларны пленка белән төреп алырга планлаштырабыз. Шул очракта бер сезонга дүрт тапкыр җиләк уңышы алачакбыз. Һәм без моңа бик өметләнәбез, – дип, әңгәмәгә кушыла Искәндәр.

ГРАНТЛЫ ДА БУЛДЫЛАР
Әгерҗе районында җиләк үстерү белән шөгыльләнә башлаган бердәнбер гаилә – Әхмәдиевләр. Теләкләре изгедән, планнары зурдан булган бу тырыш егетләргә район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллинның, аның урынбасары Ленар Сабировның да ярдәмнәре зур була. Алар тәкъдиме белән, «Әхмәдиев» крестьян-фермерлык хуҗалыгын оештыралар һәм яңа эш башлаучы фермерлар өчен федераль программа буенча бәйгедә катнашалар. Егетләргә бәхет елмая: алар җиләк-җимеш культуралары үстерү буенча 1,5 миллион сум грант оталар. Гаилә башлыгы Альберт абый әлеге суммага сертификатны Лаешта узган «Кыр көне»ндә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кулыннан ала.

– Министрның фермерларга карата: «Сез – авылның яшәү рәвешен саклап калучылар, аның нигезен тәшкил итүчеләр. Сез – авылның бүгенгесе һәм киләчәге», – дигән сүзләре күңелемә бик тә хуш килде. Без дә бер генә урамлы, 40ка якын хуҗалыгы гына булган кечкенә авылыбызны яшәтү өчен кулдан килгәнчә тырышабыз. Әнә бит, Казанда төпләнеп калу мөмкинлеге зур булса да, Айнур белән Искәндәребез авыл дип янып яши. Мал тоту, кош-корт үстерү белән генә шөгыльләнеп калмыйча, үзләренә яңа шөгыль дә таптылар. Без моңа сөенәбез генә һәм аларга кулдан килгәнчә ярдәм итәбез, – ди Альберт абый, уллары белән горурланып.

Әлеге грант акчасына егетләр янә бер гектар мәйданда җиләк үстерү турында хыялланалар. Анысының эшен киләсе язда башлаячаклар.

– Анда җиләкләрне ачык грунтта үстерәчәкбез, – ди Айнур.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.
Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading