Апаска без яңгырлы вакытта бардык. Казанга да яңгырны шул яктан алып кайттык бугай. Мәйсәрә апа Хәбибуллинаның бакчасын карарга кергәндә, шактый юешләнергә дә өлгердек. Тик бу безгә андагы хикмәти хәлләрне күрергә, гаҗәеп бакчачы белән аралашырга һич кенә дә комачауламады.
«Шифалы агачларыбыз күп»
Капкадан керүгә үк хуш исле чәчәкләр, әле өлгереп кенә килә торган каен җиләкләре каршы ала. Мәйсәрә апа сөйләгәндә үк, бакчага чыгып, һәрберсен күрәсе килә башлады. Аның бер генә агач-куагы, җиләк-җимеше дә гади түгел. Һәрберсенең аерым тарихы бар. «Бу – бакча җиләгенең ике тапкыр җимеш бирә торган сорты. Җәй сезонында кабат чәчәк атып, кар яуганчы җиләге була аның. Бу – вак сорт, менә хәзер шуларның эресен утырттым. Соңгы вакытта шулар белән кайнаштым. Нинди сорт икәнен төгәл әйтә алмыйм. Базарда да сортына карап тормыйм, күз белән чамалыйм. Үземә ошаса, шунда ук сатып алам. Күбрәк Казанга бакчачылык үзәкләренә йөрим. Анда ала торган ике урыным бар. Шәһәргә барсам, шунда кермичә кайтмыйм. Ул кибетләрдән кайчак чыгып та китеп булмый», – дип сөйли Мәйсәрә апа.
Бакча безнең яшәү чыганагыбыз, дияргә ярата ул. Үзе икенче төркем инвалид, аяк-куллары да сызлап интектерә икән. «Бакчага чыксам, эш белән онытылам. Утырып торсам, чирли башлыйм», – дип елмая үзе.
Бакчаның һәр почмагында тәртип, бер генә чүп тә, урынсыз аунап яткан әйбер дә күрмәссең. Капкадан керүгә, бер рәт булып каен җиләге сузылып киткән – сусыл җиләкләр әлегә кадәр үсә, хуш исе борынны ярып керә.
Бакчада агачлар бик күп. Барысы да кул сузымында гына кебек. Мәйсәрә апа аларның һәрберсе турында озак итеп сөйләргә ярата.
– Безнең бакчада шифа өчен барысы да бар. Яңарак кына кытай лимонын алып кайтып утырттым. Аның җимеше дә, яфрагы да бик файдалы. Зәңгәр җимеш утырттым. Биш төр алмагачыбыз бар. Ике төп зелпе бар. Аннан соң сливалар тезелгән. Карасы да, сарысы да бар. Яшь үсентеләре үсә, аларын калдырам. Картайган ботакларны кисә барабыз. Сары сливабызның кайнатмасы абрикосныкыннан да тәмлерәк була. Дус кызларымның интернеттан алган рецепты белән эшләдек. Аннан килеп иң беренче утырткан алмагачыбыз тора. Аны кисәргә кызганам. Күп еллар инде аңа, бу урынга килгәнгә дә 30 елдан артты. Менә үрмәләп үсә торган җимеш агачыбыз, эре чәнечкеле крыжовник, аннан өстәрәк айва урнашкан. Аннан – дәвалый торган, энәсез кара крыжовник. Өч төрле карлыган. Баштарак сортлары истә иде. Яфраклары белән дә, чәчәге белән дә аерыла алар бер-берсеннән. Дүләнә дә үсә, ул безнең элеккеге сорт. Йөрәккә дәвасы күп. Агачларыбыз бик күп. Барысының да дәвасы бар. Без үстереп кенә калмыйбыз, аларның сабак-яфрагын да, җиләген дә дәваланыр өчен файдаланабыз, – дип сөйли сигезенче дистәне түгәрәкләп баручы хуҗабикә.
Помидорның яфрагын кисмим
Мәйсәрә апа бакчасының күп өлеше чәчкәләрдән генә тора. Ул аларга карап соклана. Яңа төрләрен утырта. Кайсы чәчәкнең беренче, кайсысының соңрак чәчәк атуларына карап та утырткан ул аларны. Бер-бер артлы крокус, нәркис, лалә чәчәк ата. Соңыннан инде розалар, кашкарый һәм дәлияләр шау чәчәккә күмелә.
Яшелчәләрне алар үзләренә кирәк кадәр генә үстерә. «Кәбестәләрнең дә күп төрле сорты бар. Зәңгәр кәбестә дә, иртә өлгерә, уртача һәм соң җитешә торганнары да бакчада урын алган.
– Әнә чәчәк кәбестәсе баш ясый башлаган, алар томалап пешерү өчен бик тәмле. Кишер белән суганны да бер генә түтәл утыртам, – ди Мәйсәрә апа. Шул арада киңәшләрен дә биреп ала. – Кайбер кеше помидорның бөтен яфракларын, ботакларын кисеп бетерә. Мин аның астагы яфракларын гына алам, башка яфракларына орынганым юк. Ни өчен дисән, ул азыкны яфрактан ала, аннан соң үз сабагында пешкән помидор, бик йомшак һәм тәмле була. Бервакытта да яфрагын утаганым, кисеп алганым да юк. Таякларга да бәйләмим. Аларның арасында тимер дугалар бар, шулар ярдәмендә, бер-берсеннән аерыла. Иптәшем Новосибирскида авыл хуҗалыгы институтын тәмамлады. Без өченче курста өйләнештек, ул укып бетергәнче шунда яшәдек. Мин аларның авыл хуҗалыгы бакчаларына еш бара идем. Бездә ничек бәрәңге үссә, анда кырда шулай помидор үсә иде. Ике яктан өяләр дә куялар, бернинди таяк куймаганнар, бер яфрагын алмаганнар. Кып-кызыл булып, яфрак эчендә помидорлар үсеп утыра иде.
Рифкать абый исә Мәйсәрә апаның сөйләгәннәрен мыек очына чорнап тыңлап утырса да, сүзгә катнашмады бу юлы. «Рифкать абыең белән бергә яши башлаганга, 52 ел булды. Медальләр дә бирделәр. Укып бетереп, монда кайтып урнаштык, ул агроном булып эшләде. Бәрәңге бакчасында ул хезмәт итә. Бәрәңгенең иртә сортын утыртып, икешәр уңыш ала иде заманында. Хәзер алай шөгыльләнгәнебез юк. Менә шулай гөрләшеп яшибез, ике бала үстердек. Кызыбыз Казанда үз йорты белән тора. Улым гаиләсе белән Апаста яши».
Чикләвекле тәҗрибә
Хәбибуллиннар бакчасында чикләвек агачлары шактый күп икән. Әстерхан, каштан, урман чикләвеге. Иртә яздан ук шау ал чәчәкләргә күмелгән миндаль чикләвеге дә бар. Хуҗабикә аларны яратып үстереп кенә калмый, һәрберсенең дәвасын да сөйли. «Миндал чикләвеге карлыган кебек куак булып үсә. Кибеттәгедән ваграк ул. Әмма тәмле. Каштан быел чәчәген әз күрсәтте. Аның яфрагы да бик файдалы. Буын авыруларыннан дәвалый. Урман чикләвеге биек булып үсте. Астын гел чистартып торам, шуннан җыеп алам», – дип таныштыра ул бакчадагы чикләвекләре белән.
Биредә хикмәтле агачларның берсе – әстерхан чикләвеге. Мәйсәрә апа аны бик күп еллар элек орлыктан тишелдергән.
– Ике төбе дә тора. Дөрес, чикләвеге дә, чәчәк атканы да юк. Аңа безнең һава торышы бик килешми. Бездә салкын белән җылы тиз алышына. Менә шуңа да бәйле чикләвеге юк. Ләкин аның яфрагында йод күп. Әгәр дә организмга йод кирәк булса, бер яфрагын алып, өстенә кайнар су агызып, шуны әз-әзләп эчәсең. Форточканы ачсам да, өйгә йод исе килеп керә, – дип сөйли Мәйсәрә апа. – Беренче елларда гел төреп калдыра идек. Хәзер инде төрмибез. Кышка үлми, яфракларын гына коя. Ләкин кар астында калган өлеше әйбәтрәк чыга. Кая гына барсам да, нинди генә чикләвек күрсәм дә, үстереп карыйм. Кивины да үстереп карадым. Ул үрмәләп үсә, яфраклары соры төстә, нәкъ киви кебек – мамыклы. Бөтенесен өйдә үстереп бетереп булмый. Алар бездә җимеш биреп өлгерми. Инжирны да үстердем. Аннан соң, апельсинны да үстереп карадым. Лимонны үстерергә кыенрак, гел карап торырга кирәк. Өйдә кофе үсә, быел ничектер чәчәк атмады. Узган ел чәчәк атып, кофесын да бирде. Иптәш хатын да утыртты, аныкы да тишелеп чыкты. Аларны Казаннан алып кайттым. Әле быел мүк җиләге алып кайтып утырттым, үстерә алырмынмы, юкмы? Балалар чит илгә ял итәргә барса, киленем миңа бөтен чикләвекләрне алып кайта, ул да бик бакча ярата. Әнә зәйтүнем дә тишелде. Ике төбе яңарды. Аны, вакытлыча, бакчага утыртып тордым. Берәр ят җимеш ашыйм икән, орлыгын шунда ук утыртып куям. Шуларның үсүен күзәтәм. Ничек үсә, яфрагы, чәчәге нинди. Болар барысы да бик кызык».
Хәбибуллиннарның үзләре кебек үк бакчачы дуслары да күп. «Алар безгә караганда яшьләр, бер-беребезне хөрмәт итәбез, тәҗрибә уртаклашабыз. Гомер буе хисапчы булып эшләдем, 1975 елда иң беренче эшли башлаган җиде хезмәткәр белән әле дә аралашабыз. Шатлыкта да, кайгыда да без бергә», – дип сөйли ул.
Мәйсәрә апа сөйләгәннәрне исем китеп тыңлап торам. Боларның бөтен серен каян белеп бетерәсез, дип сорамыйча да кала алмадым. «Элек-электән медицина китаплары күп укыдым. Аннан бакчачыларга багышланган журналлар да алам. Күптәннән җыеп барам. Бөтенесенең төпләнмәләре тора. Бик озак еллардан бирле туплыйм. Елныкын елга тегеп куям. Аларны кабат-кабат алып укыйм. Чынлыкта, сортларны гел алыштыралар, ә җир эшкәртү шул ук кала инде ул», – ди уңган бакчачы.
Мәйсәрә апа бакчасында бернинди химия кулланмауларын да әйтә: «Бакчадагы әйберләр берсен-берсе саклый, – ди бакчачы. – Бархатцы утыртабыз – кәбестәгә корт килми. Суганны кишер янына утыртабыз – кишерне чебененнән суган саклый. Бөтен бакчада сарымсак, кая чыккан, шунда үсә. Сарымсакта фитонцид күп. Ул бөтен бөҗәкләрдән дә саклый. Роза гөлләрем, чәчәкләрем арасында да гел сарымсак. Химия кулланганыбыз юк. Шуңа да бакчадагы бөтен ризыкны курыкмыйча ашыйбыз. Дәвасы да шунда бит инде аның».
PS. Мәйсәрә апа безне, артыгын язмагыз, мактанган дип уйларлар, дип озатып калды. Чынлыкта исә аның бакчачы хикмәтләрен районда белмәгән кеше сирәк булып чыкты. Без сезгә, сөбханалла, дип кенә киттек, ямьле бакчагызның кадерен белеп, озак еллар тәҗрибә үткәреп яшәргә насыйп булсын.
Мәйсәрә ападан тәмле салат рецепты
Кирәк булачак: 3 кг помидор, 1-2 кг кыяр, 1 кг баллы борыч, зуррак касәгә туралган сарымсак, бер касә шикәр комы, тәменчә генә тоз.
Шушы әйберләрне әзерләп, газ өстенә кәстрүлне куясың. Аларга помидорны турый барасың, сала барасың (помидор бик өлгергәне кирәк түгел, алары изелә). Шуннан соң кыярны турыйсың, сала барасың. Помидорың кайнарлана башлый. Аннан әрчеп, чистартып, борычыңны турап саласың, аннан бер касә сарымсакны турап саласың. Шулар кайнап чыгар алдыннан тәменчә генә тоз, бер касә шикәр комы саласың. Май да, башка бернәрсә дә салынмый. Аннан кайнап күпереп чыккач, биш минут кайнатасың да, банкаларга тутырып ябып куясың.
Озак еллар саклана. Ашарга бик тәмле.
Апас
Комментарийлар