Шәһри Казан

Бакчачы Руниза Закирова: «Помидорларга сөтле коктейль эчерәм»

Урамда кар катламнары ятса да, язгы кояш, бакчачыларның күңелен кытыклап, тизрәк бакча эшләренә тотынырга ымсындырып тора. Бакчачы өчен иң җаваплы һәм мәшәкатьле, шул ук вакытта дулкынландыргыч чор хәзер.

Берсеннән-берсе кечкенә дүрт бала әнисе, инстаграмда актив блогер, аш-су остасы һәм уңган бакчачы Руниза Закированың өе бүген яраткан орхидея гөлләре һәм помидор үсентеләренә тулган. Күмелгән дип әйтергә курыкмыйм. Рузинаның өендә 100 төрле томат үсентесе бар. Әйе, нәкъ шулай. Ул моны әйткәндә, үзем дә 100 төп дип әйтергә теләгән иде бугай дип уйлап куйдым. Әмма аннан соңгы җөмләсе «һәр сортны биш-алты төп утыртам» булды. Шуннан исәпләгез инде: 500 төпкә кадәр җитә аның томат үсентесе. Аларның барысы да яңа төр томатлар. Аларны бакчачы коллекционерлардан сатып ала. Араларында гадәти кызыл яки сары төстә генә түгел, кызылга буй-буй яшел сызыклар төшкәне дә, сары тамчылар белән бизәлгәне дә бар, ди. Чәчәкләр дә үстерергә ярата Руниза. Аларның да өстән-өстән генә бер ун төрен исәпләп күрсәтте.

– Ун ел элек Алабугадан Казанга күчеп килдек. Үз йортыбыз белән яшәгәч, бакча тутырып чәчәкләр, яшелчәләр утыртасы килде. Белгечлегем буенча биолог, вертолет заводында территорияне яшелләндерү өчен җаваплы кеше идем. Хәзер декрет ялында. Бакчачылык эшен үлеп яратам, шуңа да җирдә казыну рәхәтлек, ял гына бирә. Көздән 15 төрле җиләк утыртып калдырдык, шуңа да балалар белән бергә җәйне зарыгып көтәбез. Җәй көне бакчабыз розаларга күмелә. Минем өчен бакча сезоны гыйнвар аеннан ук башланды. Әмма соңга калганмын булып чыкты. Эустома чәчәге орлыгын ноябрьдә үк чәчәсе калган икән. Ул бик озак «уйланып утыра торган» чәчәк. Орлык утыртудан чәчәк атканчы җиде ай вакыт үтә. Петунияләрне гыйнварда ук утырттым. Алар өчен өстәмә ут куям. Тизрәк үстереп, май аенда ук аларның чәчәкләрен күрәсем килә, – дип, һәр чәчәк турында баласы кебек назлы итеп сөйли Руниза.

Помидорларны исә ул ике этапка бүлеп утырта икән. Иртәрәк ашарга дигәнен февральдә үк чәчә. Калганын мартта утырта. Май бәйрәмнәрендә инде үсентеләрен теплицага чыгара.
– Әгәр дә өстәмә яктырткычлар булмаса, иртә утыртып җәфаланырга киңәш итмим. Февральнең нечкә озын булып үскән рассадасына караганда, мартның матур, калын сабаклы үсентесе әйбәтрәк. Мартта утыртканы теплицага чыгаргач бик тиз үсеп китә, ә февральнең нечкә озын бичаракайлары озак вакыт кояшка чыккан шатлыктан үз хәленә килә алмыйча утыра, – ди бакчачы.

Без аңардан помидор орлыкларын нинди туфракка чәчүе белән дә кызыксындык. Кибеттән алынган грунтка перлит дигән материал куша һәм катнашманы тартмаларга бер көн алда тутырып куя. Алай иткәндә, туфрак утыра төшә, орлыклар да, бер тирәнлектә батып, бер вакытта чыга икән. Петуния белән лобелия чәчәге орлыгын туфрак өстенә генә сибә. Кар салып, шуның өстенә дә чәчкәнем бар, аермасын күрмим, кемгә ничек җайлы, шулай эшли, ди.

Реклама

Помидор озынаеп үсмәсен өчен, үсентенең беренче ике яфрагы башлары белән ябышып торган һәм кабыгын салырга өлгермәгән вакытта ук өстәмә яктылык кирәк икән. Бүлмә температурасы артык җылы да булмасын, җылыдан буйга үсеп китәләр. Аларны Руниза өйләренең икенче катында махсус рассадалар өчен каралган бүлмәдә тота. Анда җылылыкны киметә һәм тәрәзәне дә аз гына ачып куя. Теплицага чыгарып утыртырга берничә көн кала, үсентеләрне шунда чыгарып тора. Ә менә чәчәкләргә, киресенчә, җылы кирәк.

– Рассадалар нык булып үссен өчен, ашларга да онытмагыз, – дип киңәш бирә Руниза. – Чәчәкләрне биогумус, HB 101 кебек органик препаратлар белән ашлыйм. Соңгысы бик озакка җитә. Бер тамчы препаратны бер литр суга салып сибәм. Шулай ук чәчәкләр өчен универсаль саналган ашламаны да кулланам. Помидор рассадаларына да биогумус препаратын файдаланам. Үсентенең беренче ике яфрагы чыккач, 3 литр суга 2 тамчы йод салып сибәм. Бу беренче тукландыру була. Ачык туфракка яки теплицага чыгарып утырткач, сөтле коктейль белән дә сыйлыйм. 10 литр җылы суга 1 литр сөт һәм 15 тамчы йод салам һәм шуны яфракларына һәрьяклап үткәзеп сибәм. Ул фитофторага каршы чара да булып тора. Бу коктейль белән җәй буена биш тапкыр тукландырырга кирәк. Сөтнең төп функциясе монда элпә хасил итү, йод шуның ярдәмендә помидор сабаклары һәм яфракларына ябышып кала. Шуның белән тәэсире дә озакка җитә. Сөт урынына савыт-саба юа торган сыекча да кулланырга була.

Рунизаның өендә 70 төрле орхидея үсә. Аның әйтүенчә, орхидея – «ялкаулар гөле», аны карап тәрбияләп торуның бер авырлыгы да юк, имеш. Иң мөһиме: орхидеяны чиста нарат кайрысына утырту. Нарат кайрысын яңа танышым урманнан җыеп кайта да өч сәгать кайната икән. Кайнаганда сагызы чыгып бетә һәм чистара. Бу иң әйбәт субстрат булып тора. Секатор белән ваклап туралган нарат кайрысы өстенә, дымны әйбәт тотсын өчен, кибетләрдә сатыла торган торф мүге (аны сфагнум мүге дип тә атыйлар) сала. Яңа сатып алган орхидеяны шундый катнашмага күчереп утырта. Ике-өч атнага бер, савытлары белән, су тутырылган тазларга батырыg куя һәм бер-ике сәгать тота.

– Орхидеялар өчен «Плантафол 20.20.20» дигән ашлама бик яхшы. Аның белән берничә тапкыр тукландыргач ук, чәчәккә бөрtләнә башлый. Гәрәбә кислотасы (янтарная кислота) исә орхидеяга гына түгел, бөтен гөлләр өчен менә дигән витамин. Никотин кислотасы гөлләргә күчереп утыртканнан соң яки авырулардан соң кирәк. Ул чәчәк бөресенә тизрәк барлыкка килергә булыша. Тиаминнан (В1 витамины) соң исә буйга яхшы үсеп китәләр. Чәчәкләре дә эрерәк була. Витаминнарны бер литр суга бер ампула исәбеннән аена бер тапкыр сибегез. Монна бер ун ел элек миңа беренче орхидеяны бүләк иткәннәр иде. Ул бик тиз үлде. Шуннан соң бу гөлгә битараф булдым. Әмма кибеттә тагын шуңа күзем төшеп, берьюлы берничә төрлене алып кайттым. Ничек тәрбияләргә икәнен өйрәндем, хәзер алар минем иң яраткан гөлләрем. Минем шикелле кыенсынып торучыларга тәвәккәлләргә киңәш итәм. Бакчачылык белән кызыксынучылар өчен инстаграм битендә турыдан-туры эфирлар да алып барам, – ди уңган хуҗабикә.

Анна Арахамия фотолары

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 24 апрель 2019 - 12:52
    Без имени
    мама в саду дип җыегыз
  • 9 апрель 2019 - 22:03
    Без имени
    Инстаграмнан ничек табарга сезне?