Шәһри Казан

Бакчачыга: бакча җиләген иртәрәк өлгерүнең кайбер серләре.

Иртә өлгерешлесенең сусыл җиләкләрен июньнең беренче атнасында ук татыйбыз. Сере нидәме? Эшне иртә яздан ук башларга кирәк. Апрель башында кар астында яткан бакча җиләге (виктория) түтәлләре өстенә көл, ә берничә көннән җиләк өчен тәгаенләнгән махсус ашлама сибеп чыккан идегезме? Оныткан булсагыз, киләсе язда шулай эшләрсез – кар суында эреп, җай белән туфракка сеңә торулары хәерле.

Яфраклары, сабаклары әйбәт формалашсын өчен, язын үсемлекләр аеруча азотка мохтаҗ, ә суперфосфат – тамырларын үстерә, көч бирә, көл составындагы калий, кальций, фосфор кебек минераллар яңа уңышка нигез сала, микроэлементлар иммунитетын күтәрә, гөмбәчек чирләреннән, корткычлардан сакланырга ярдәм итә. 

Һәвәскәр бакчачылар, шул исәптән үзем яратып куллана торган, аптекада сатыла торган, чагыштырмача арзанлы препаратлардан бу чорда викторияләргә файдалы ашлама ясау һәм куллану әмәле белән таныштырып үтәм. 1 литр шау кайнар суда 5 гр бор кислотасы эретәбез. Ул 40-50 градуска чаклы суынгач, 10 тамчы йод салып болгатабыз, 2 гр калий пермагнаты бөртекләре (марганцовка) эретәбез, 2 аш кашыгы 10 %лы нашатыр спирты өстибез. Составны 10 литр суга салып бик әйбәтләп болгаткач, вак тишекле лейкадан җиләк куакларын коендырып, төпләрен чылатып сибеп чыгабыз. Бер чиләк ашлама 5-6 квадрат метрлы түтәлгә сибәргә җитә. Җиләклекне эшкәрткәнче түтәлне яхшылап сугару мәҗбүри. Сыек ашламаны яңгырдан соң кертү аеруча отышлы. Нашатыр спирты – азот чыганагы, ул үсешне тәэмин итә. Йод белән марганцовка куакка, туфракка дезинфекция ясый, кышлаган корткыч личинкаларын, чир чыганакларын – гөмбәчекләрне юк итә, үсемлекне микроэлементларга баета. Бор кислотасы чәчәк бөреләре яралуга, җимшәннәр ясалуга җирлек тудыра, шул рәвешчә уңдырышлылыкны арттыра.

Бакчабызда иртә өлгерә торган “Даренка”, безнең төбәктә киң таралган, талымсыз “Фестивальная”, җиләкләре бик эре була торган “Гигантелла Максим”, “Слоненок,”соң өлгерешле “Лорд” һәм башка сортлар үсә. Үсемлекләрне югарыда тасвирлаганча эшкәрткәч, төпләрен мүлчәлим, рәт араларына салам таратам. ”Даренка” түтәле өстенә дугалар бастырып, 60 миллиметрлы тукылмаган материал тарттырам. Тернәкләнеп килүче җиләкләремне төнге суыклардан, кыраулардан, корткычлардан саклап, җылытылган кар, яңгыр суын мулдан сибеп үстерәм. Көннәр җылынып, бал кортлары, серкәләндерүче бөҗәкләр оча башлаганчы, тукылмаган материалдан эшләнгән япманы ачмыйм. Суны шуның өстеннән генә сибәм. Әлеге түтәлдәге җиләк куаклары тиз формалаша, сабаклары озын, чәчәкләре күп, уңышы мулдан була. Иң мөһиме – эре, тәмле, җиләкләре гадәттәгедән ике атнага иртәрәк өлгерә. Сезонга берничә мәртәбә: үсемлекләр чәчәккә бөреләнгәндә микроэлементлар белән тукландыру, уңыш биргән вакытта минераль һәм органик ашламаларны, ачытылган тирес, үлән суларын, көл төнәтмәләрен чиратлаштырып сибү зарури. 

Җиләкләр ярала башлагач, уңышны саклап калу җәһәтеннән, түтәлләрне туралган салам, коелган ылыс белән калын итеп мүлчәләү, җылы суны даими сибү – тиешле гамәл. Бакча җиләге кояшлы урынны үз итә, янәшәсендә борыч, бәрәңге, помидор үскәнне сөйми, былтыргы бәрәңге түтәлендә үзен яхшы хис итә. Бакча җиләгенең уңышы аңа суны ничек сибүеңә карый. Көннәр кызу торганда, атнасына 2-3 мәртәбә, тирәндәге тамырлары чыланганчы сибү зарури. Ә чәчәк ату чорында бу эштән тыелып торырга туры килә, чөнки аны бал кортлары, бөҗәкләр, җылы коры җил серкәләндерә. Җиләкләре формалаша башлагач, тирес суы, микроэлементлар, комплекслы ашлама, су сипсәк, эре сусыл җиләкләр белән сыйланырбыз. Җиләклеккә кошлар, лайлачлар, җимешкисәрләр, аю чикерткәләр зыян сала. Кошлардан саклау өчен, җиләк түтәлләремнең берсенә 17 миллиметрлы тукылмаган материал ябам, икенчесенә җилдә әйләнеп торучы уенчык кадап куям, өченчесе өстендә ялтыравык кассета ленталары җилферди. 

Июльнең өченче ункөнлегендә бакча җиләгенең ремонтант сортларыннан кала, башкалары төп уңышын биреп бетерә, киләсе ел уңышына нигез салырга әзерләнә башлый. Һәр түтәлгә ревизия ясарга, дүрт еллык викторияләрне төбе-тамыры белән казып алырга кирәк. Яңа түтәлгә нигез салу өчен, теләсә кайсы розетканы күчереп утыртырга ярамый. Аларны көчле күч булып үскән, ике-өч яшьлек сәламәт җиләк куакчыгыннан алу зарури. Быел мул уңыш биргән, чуклы чәчәк сабакчыгы булган “ана” үсемлек мыекчасының беренче-икенче буынында формалашкан сәламәт, яшь үскеннәрне генә сайлап алам. Киләсе елга түтәлдә калачак үсентеләрнең үзәген, өч-дүрт яшь яфрагын калдырып, чәчәк сабакларын, карт, зәгыйфь яфракларын кисеп яндырам. Түтәлне чирләр, корткычлар нык зарарланган булса, үсемлекләрне төптән үк кистереп чалгы белән чабарга туры килә. Запастагы бөреләр уяна, куак сәламәтләнә. 

Реклама

Ничә еллык булуларына карамастан, түтәлләрне дезинфекциялим: һәр төпкә 1әр литр марганцовка эремәсе сибәм. Фитоспорин белән эшкәртү, энтамофаглар җибәреп, туфракны тере микроорганизмнар ярдәмендә зарарсызландыру да үтемле чара. Киләсе ел уңышына нигез салына торган җаваплы чорда түтәлләрне сугару, йомшарту, комплекслы минераль ашлама, көл, микроэлементлар сибү мөһим. Мүлчәләү өчен арыш, бодай саламы, торф, пычкы чүбе, ылыс кулланабыз. Бакча җиләге черемәне үз итә, әмма анда май коңгызы личинкалары үрчүе мөмкин. Тирес суын ачытып кына сибәм. Яңа утыртылган үсентеләр тукылмаган материал астында әйбәт тернәкләнә. Аларга суны чүмеч белән сибү отышлы, шлангтан коендырсак, ояларыннан юылып чыгулары, тамырлары черүе мөмкин.

Яшь үсентеләрне көзен дә, язын да утыртырга була, язгысының уңышы мулрак була. Түтәлгә 1 яки 2 рәт итеп, шахмат тәртибендә, араларын 40-45 см калдырып утыртырга кирәк, “Гигантелла Максим” кебек көчле куакларның арасы кимендә 50 см булырга тиеш. 

Кышка керер алдыннан аларны чыршы ботаклары, кипкән яфраклар, чәчәк сабаклары белән томалап, кар тоту өчен, өсләренә чыбык-чабык таратып калдырабыз. 

Хәмидә Гарипова,
Казан.

Фото: https://www.pexels.com/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: