16+

Бакчачыларга сөенче: дәүләт тагын акча бирә

Татарстан бакчачыларын яңа сезонда яңалыклар көтә. Дөресен әйтергә кирәк, күңелле яңалыклар. Чөнки акча белән бәйле. Моңа бәйле закон проектын бүген Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында карадылар.

Бакчачыларга сөенче: дәүләт тагын акча бирә

Татарстан бакчачыларын яңа сезонда яңалыклар көтә. Дөресен әйтергә кирәк, күңелле яңалыклар. Чөнки акча белән бәйле. Моңа бәйле закон проектын бүген Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында карадылар.

Комитет җитәкчесе Азат  Хамаев билгеләп үткәнчә, бакчачылык ширкәтенә кагылышлы федераль закон бар. Әмма анда ачыклык кертә торган сораулар шактый. Шул бушлыкны тутыру максатыннан, республика парламенты вәкилләре үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә дә инде.

“Бакчачылык ширкәтләреннән безгә мөрәҗәгать иттеләр һәм законны хәзерге таләпләргә туры китереп эшләүне сорадылар. Закон нигезендә, 2017 елдан алып, бакчачыларга юллар төзелешенә акча бирелә”, - дип искәртте комитет рәисе.

Хәзергә кадәр бүлеп бирелә торган акчаларга газ, электр, су һ.б. төрле инфраструктураны бакчачылык ширкәтләренә кадәр китерергә мөмкин.  Ә ширкәт эчендә моның өчен участок хуҗалары акча түли.

“Авыл советларында 1: 4 чагыштырмасында, үзсалым акчасы җыела. Ширкәт вәкилләре дә шул система нигезендә эшләргә тәкъдим итә. Закон проектына килгәндә, без аны беренче укылышта гына караячакбыз һәм кабул итәчәкбез, чөнки сораулар бар. Икенче укылышка әзерләгәндә, депутатлар, дәүләт эшлеклеләре үзгәрешләр кертә алачак. Бу проект апрель аенда тулысынча кабул ителер дип уйлыйм”, - диде Азат Хамаев.

Республика казнасыннан узган ел бакчачылык ширкәтендәге эшләргә  300 млн сум акча бүленгән булган. Тик бу механизм эшләп бетмәде, ди комитет җитәкчесе. Аннан, ширкәтләр шактый күп һәм ел саен бер үк бакчачыларга акча бирү дә дөрес түгел. Бу эш чират буенча барырга тиеш. Закон проектын кабул итү шуның өчен дә таләп ителә.

Проектны депутат Валерий  Власов язган. Аның фикеренчә, республикада бакчачылык ширкәте белән эшләүгә зур игътибар бирелә.

“Закон нигезендә, субъектларга бакчачылык ширкәтләренә ярдәм итү мөмкинлеге каралган. Безнең республикада бу эшли һәм 2017 елдан алып әлеге максатка 2 млрд 700 млн сум акча бүленгән. Ул акчалар юллар, электр, чүп чыгаруга тотыла. Шул вакыт эчендә 125 чакрым юллар төзекләндерелгән, 133 чакрым электр чыбыгы сузылган һ.б. Бакчачылар моның өчен зур рәхмәт укый”, - ди проект авторы.

Әйтелгәнчә, закон субъектларга бакчачылык ширкәтләренә матди ярдәм күрсәтүне тыймый иде. Әмма муниципаль дәрәҗәдә бу мөнәсәбәтләр җайга салынмаган. Закон проекты кабул ителгәннән соң муниципалитетлар да бакчачыларга ярдәм итә алачак.

Быелгы вәзгыятьне истә тотсак, бакчада ял итүләр, 2020 елдагы кебек үк, актуаль булыр, мөгаен. Кибеттәге бәяләрне дә карасак, әле пай җирләренә дә яшелчә утырта башларбыз. Иң мөһиме сәламәт булыйк та, күгебез тыныч булсын!

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading