16+

Бакчада урындыкка утырып эшләргә кирәк

Май, бакча эшләренең гөрләгән чагы. Советлар заманыннан калган гадәттер инде, хатын-кыз бакча сезоны ачылуга өйгә керә белми, бакчасында мәш килә.

Май, бакча эшләренең гөрләгән чагы. Советлар заманыннан калган гадәттер инде, хатын-кыз бакча сезоны ачылуга өйгә керә белми, бакчасында мәш килә.

Бер башлаган эшне шул ук көнне төгәлләргә тырыша. Тик чамасын белмичә артык эшләү сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин, дип кисәтә табиблар. Бакчада имгәнү очраклары турында «Татар информ»да узган матбугат конференциясендә сөйләштеләр.

 – Бакчада эшләгәннән соң иң еш күзәтелә торган авыруларның берсе – ул буыннар сызлау, –  ди Казан шәһәре 7нче хастаханә базасындагы шәһәр ревматология үзәге мөдире Равия Мухина.
« Артроз, остеопороз хәзер әби-бабайларда гына түгел, 18 яшьлекләрдә дә күзәтелә”,– ди табиб. Шуңа да түтәлләрне мөмкин кадәр биегрәк һәм таррак ясарга киңәш итә ул. Тезләнеп эшләгәндә тезләргә махсус саклагычлар кияргә була. “ Сузылып орлык чәчкәндә, чүп утаганда, су сипкәндә буыннарга зыян килергә мөмкин. Иң яхшысы – тәбәнәк кенә урындыкка утырып эшләү. Ике көнлек эш бер атнага сузылсын, аның каравы, сәламәтлекне саклаячаксыз,  үзеңне ярата белергә кирәк”,– ди Равилә Мухина. Идән юганда да буын авыртулы кешеләргә иелеп, чүгәләп юу зыянлы икән. Табиб үзе озын саплы швабрадан файдалана.

 Аннары аю табанлы кешеләргә бакчада уңайлы аяк киеме кисәләр яхшырак. Киң үкчәле, өсте йомшак аяк киемнәре бик ардырмый.  Җылы көнне яланаяк та эшләргә була, әмма шикәр диабеты күзәтелгәндә ярамый. Төрле җәрәхәтләр килеп чыгып, ярага инфекция керергә мөмкин.
Бакчада эшләгәндә авыр күтәрмәскә кирәк. “Бер әрҗә үсенте күтәрәм дип бөтен җәйне әрәмгә уздырырга туры килмәсен. Иң яхшысы – үсентеләрне берничәгә бүлеп, аз-азлап ташу”, – ди табиблар.

Элек саф һава, кояш һәм су – безнең дуслар, дигән лозунг популяр булса, хәзер бу әйтемнән кояш сүзен төшереп калдырдылар.Чөнки озак кояш астында булу  зыян китерергә мөмкин. Кояшта озак булудан кайбер кешеләрнең тәне таплар белән каплана. “Бу “кызыл волчанка” авыруы булырга мөмкин”, – ди табиблар. Шулай ук кояшка аллергия дә күзәтелүе бар.  Шуңа да кояшта эшләгәндә киң кырлы эшләпә, озын җиңле күлмәк кияргә кирәк.

 Республика клиник хастаханәсендә дәвалау физиккультурасы бүлеге  җитәкчесе Владимир Айдаров  бакчада ирләр инструментлар белән эшләгәндә еш җәрәхәтләнә, ди. Хастаханәгә мондый проблемалар белән мөрәҗәгать итүчеләр шактый икән инде.  Еш кына дисклы пиланы кулланганда күңелсез хәлләр килеп чыга, кайбер ир-ат түбә башыннан егылып төшә. “2-3 метрдан елыгып та кеше көчле имгәнергә мөмкин. Әгәр дә ирегез аз гына спиртлы эчемлек тә кулланган икән, аны түбә башына менгермәгез”,– ди Владимир Айдаров.

 Эшләгәндә куркынычсызлык чараларын үтәү бик мөһим. Табиблар мозоль килеп чыкмасын өчен перчаткалар киеп эшләргә куша. Авыл кешесе сөялдән курыкмый анысы, баксаң, җәрәхәт урынына туфрактан инфекция керергә, кешегә столбняк авыруы йогарга мөмкин икән. Элек авылларда прививка ясатмаучылар бу авырудан хәтта үлә торган булган.

 Тычкан бизгәге белән дә сак булырга кирәк. Кеше тормаган йортны кимендә өч сәгать җилләтергә, җыештырганда маска, перчаткалар кияргә киңәш ителә. Мунча кергәндә ис тиюдән, пешүдән сакланырга куша табиблар.  Кыскасы, ялыгыз файдалы, күңелле үтсен өчен нәрсәдер эшләр алдыннан ныклап уйларга, саклык чараларын күрергә онытмагыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading