16+

«Бал кортлары Кызыл китапка керергә мөмкин»

Россиядә соңгы ун елда бал кортлары 40 процентка кимегән. «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшерү университеты белгечләре шундый саннар китерә, дип яза «Российская газета». Бездә генә түгел, бөтен дөнья буенча күзәтелә икән бу хәл.

«Бал кортлары Кызыл китапка керергә мөмкин»

Россиядә соңгы ун елда бал кортлары 40 процентка кимегән. «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшерү университеты белгечләре шундый саннар китерә, дип яза «Российская газета». Бездә генә түгел, бөтен дөнья буенча күзәтелә икән бу хәл.

Америкада кыргый бал кортларының – 90, хуҗалыкта асрала торганнарының 80 проценты үлеп беткән. Мондый тенденция сакланса, 2035 елга кортлар бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Ә алар булмаса, агрокультураларның өчтән бер өлешен үстереп булмаячак, чөнки кортлар авыл хуҗалыгының 75 процент культурасын, шул исәптән алмагач, башка җиләк-җимеш агачларын да серкәләндерә. Алай гына да түгел, кортлар бетү аркасында, экологик катастрофа барлыкка килмәгәе. Эйнштейн үз вакытында язып калдырганча, бал кортлары үлеп бетсә, кешелек дөньясы дүрт кенә ел яши ала. 
Проблеманың шактый куркыныч булуын аңлап, Берләшкән Милләтләр Оешмасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек оешмасы быел беренче тапкыр 20 майда Бөтендөнья бал кортлары көнен билгеләп узган. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белән берлектә пестицидлардан файдалану буенча кагыйдәләр – Халыкара кодекс та эшләгән. 

Европада берничә ел элек чүп үләннәренә каршы глифосат нигезендә эшләнгән гербицидларны куллануны тыйганнар. Дөньядагы иң эре сәүдә челтәре дә мондый гербицидны сатмый башлаган. Россиядә исә әлеге препаратлар Белгород өлкәсендә генә файдаланылмый. 
Илнең көньягында да шундый ук хәл икән. Узган елны Ростов өлкәсендәге эре умартачылыкта 50 умарта үлгән. Күршедәге авыл хуҗалыгы предприятиесе аның янәшәсендә генә бернинди кисәтүсез пестицидлар сипкән булган. Дон умартачылар союзы җитәкчесе Александр Железняков моны ветеринария законнары үтәлмәү белән бәйләп карый. 
Бөгелмә районының Татар Димскәе авылы умартачысы Фәрит абый Шәфигуллин әйтүенчә, гербицидларны куллану алга таба да дәвам итсә, бал кортлары ун елдан бөтенләй бетәргә мөмкин. 
– 2016 елда алты баш умартам һәлак булды, авылдагы башка умартачының да шактый корты үлде. Моны кырга сибелгән агудан күрәм. Инвесторлар хәзер яз көне җирне сөреп тә тормый. Чәчкәннән соң да бер-ике кат пестицид сибәләр. Аз гына чыгым белән яхшы табыш алырга теләүдән бу. Җирне дә, кортларны да бетерәләр. Мин үзем колхоз рәисе булып эшләгән кеше. Элек бөтен әйбер контрольдә иде. Агуны билгеле бер чорда, тәүлекнең билгеле бер сәгатендә, химиянең күләмен кат-кат тикшереп һәм башка кагыйдәләр истә тотылып сибелә иде. Хәзер исә кортлар бал җыйганда сибәләр. Зур-зур техника аны ике-өч метр биеклектән сиптерә. Экологик контроль җитми. Болай барса, умарта кортлары Кызыл китапка кермәгәе. Минем һәр елны кортларның 50 проценты үлеп бара, – диде ул.

Кукмара умартачысы Дамир Бариевның кортларын мондый зур күләмдә югалтканы юк, әмма башка умартачыларның әлеге хәлгә таруын ул яхшы белә. 
– Бәхетебезгә димме, без Киров өлкәсе белән чиктәш. Андагы җирләр чәчелми дә кала. Кортлар ул кырларга оча. Химикатлар кулланмый мөмкин түгелдер инде, анысы аңлашыла, әмма агуны билгеле бер чорда сипсәләр, технологиясен белеп куллансалар, бал кортлары да исән булыр, – диде ул.

Бал кортлары карабодайның уңышлылыгын – 57 процентка, рапсны – 66 процентка, көнбагышны 42 процентка арттыра.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading